Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беренче әзерлек этабы тәмам

2020 елда россиялеләрне мөһим вакыйга – Бөтенроссия халык санын алу көтә. Аның төп максаты – ил халкының саны, яше, милләте, тормыш дәрәҗәсе һәм төбәк турында төгәл мәгълүматлар җыю.

Алда торган халык санын алуда яңалыклар, зур күләмле чарага әзерлек эшләре турында Чистай статистика бүлеге баш белгеч-эксперты Рузалия Шакирова сөйләде.

– Рузалия Әсхәтовна, халык санын алуга әзерлек ничек бара?

– 28 августта халык санын алуны әзерләү һәм үткәрү буенча комиссия төзелде. Аны район башлыгы Дмит­рий Иванов җитәкләде. Бүгенге көндә халык исәбен алуның беренче әзерлек этабы тәмам. 1 августтан 30ына кадәр шәһәр һәм район буенча 27 участокта махсус сайлап алынган һәм өйрәнү узган теркәүчеләр эшләде, алар алдан төзелгән йорт исемлекләренә һәм картография материалларына төгәллек керттеләр, шулай ук урам күрсәткечләренең, йортлардагы номер билгеләренең булуын ачыкладылар.

– Алар нәрсә ачыклый алдылар?

– Теркәүчеләр эше нәтиҗәсендә түбәндәгеләр билгеле булды: урам исемнәре язылган аншлаглар бөтен җирдә дә бар, әмма 562 йортта номер билгеләре юк. Халыкка бу мәсьәләгә җаваплырак карауларын һәм исәпкә алучылар яшәүчеләрне адрес буенча таба алсыннар, халык санын алу уңышлы үтсен өчен, аларны үз йортларында урнаштыруларын сорап мөрәҗәгать итәсем килә. Моннан тыш, теркәүчеләр карта белән эшләделәр. Әгәр соңгы тапкыр исәпкә алудан шәһәрдә яки районда яңа урамнар яки йортлар барлыкка килгән булса яки, киресенчә, йортлар сүтелгән булса, алар бу мәгълүматларны картага һәм маршрут битләренә керттеләр.

–  Исәпкә алуга әзерлек буенча эшнең киләсе этабы нинди булачак?

– Теркәүчеләр тарафыннан тупланган мәгълүмат нигезендә 2020 елгы Бөтенроссия халык санын алуның автоматлаштырылган системасының адреслы базасын актуальләштерү һәм картографик материалны элект­рон рәвештә әзерләү башкарылачак. Яңа урамнар һәм йортлар электрон карталарда урын алачак.

 – 2020 елгы халык санын алуда нинди яңалыклар барлыкка киләчәк?

– Үзенчәлеге шунда: ул кәгазьдә түгел, ә электрон вариантта үткәреләчәк. Исәпкә алучылар планшетлар белән йөреячәк һәм аларга барлык мәгълүматларны да кертәчәк. Халык санын алуны үткәрү чорында, ЕСИАда расланган хисап язмасы булган очракта, Дәүләт хезмәтләре порталында өйдә компьютерда яки смартфонда анкеталарны мөстәкыйль тутыру мөмкинлеге булачак.

Исегезгә төшерәбез, соңгы тапкыр Бөтенроссия халык санын алу 2010 елда узды. Аның нәтиҗәләре буенча Чистай районында 80169 кеше теркәлгән иде. Ун елдан соң Чистай халкының саны нинди булуын – алда торган халык санын исәпкә алу күрсәтәчәк.

Сүз уңаеннан

Бөтенроссия халык санын алу – һәр торак пункт һәм муниципаль берәмлекнең саны, демографик, социаль-икътисади, этнолингвистик характеристикасы, шул исәптән йорт хуҗалыклары составы, халыкның торак шартлары һәм йорт хуҗалыклары турында рәсми статистик мәгълүматның бердәнбер чыганагы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев