Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беренче сыйныфка – яңа кагыйдәләр буенча!

Быелдан башлап беренче сыйныфка балаларны яңа кагыйдәләр буенча кабул итәчәкләр.

Бу хакта безгә мәгариф идарәсе башлыгы урынбасары Ирина Новикова сөйләде.

– Әгәр элек булачак беренче сыйныф укучыларының әти-әниләреннән гаризалар 1 февральдән дә соңга калмыйча кабул ителә башлаган булса, хәзер гаризалар кабул итү 1 апрельдән генә башланачак һәм 30 июньдә тәмамланачак. Беркетелгән территориядә яшәмәүче балалар өчен гаризалар кабул итү 6 июльдә башланачак һәм буш урыннар тутырылганчы, әмма 5 сентябрьдән дә соңга калмыйча төгәлләнәчәк, – дип билгеләп үтте Ирина Александровна.

– 1 сыйныфка укырга керү өчен нинди документлар кирәк һәм аларны кая алып килергә?

– Документларны кабул итү турыдан-туры мәктәптә башкарылачак. Ата-ана директор исеменә гариза язарга, үз паспортының, туу турындагы таныклыкның, яшәү урыны буенча баланы теркәү документының күчермәләрен алып килергә тиеш.

– Кабул итү күпме вакыт эчендә уза?

– Әгәр элек мәктәп сабыйны документларны кабул иткәннән соң 7 көн эчендә кабул итәргә тиеш булса, яңа тәртип буенча директор кабул итү турындагы күрсәтмә актын барлык гаризаларны кабул итү тәмамланганнан соң 3 эш көне эчендә, ягъни 30 июньнән соң чыгара.

 

Алда –   белемнәрне тикшерү

Бөтенроссия тикшерү эшләре 15 марттан 21 майга кадәр барачак.

Мәктәп укучылары өчен кызу вакыт җитә. Яз уртасыннан алар өчен Бөтенроссия тикшерү эшләре старт ала. Бу темага без мәгариф идарәсенең методик хезмәт бүлеге башлыгы Надежда Кондрашина белән сөйләштек.

– 15 марттан 21 майга кадәр мәктәпләр штат режимында 4-8 сыйныфларда билгеле бер фәннәр буенча тикшерү эшләре үткәрәчәкләр. Рус теле һәм математика буенча эшләр мәҗбүри булачак. Калган фәннәр һәр сыйныфта үзенеке, – дип аңлатма бирә Надежда Ильинична.

4нче сыйныф укучылары – «Әйләнә-тирә дөнья», 5нче сыйныфлар «Тарих» һәм «Биология» фәннәре буенча тикшерү эшләре язачаклар. 7нче сыйныф укучылары өчен тикшерү эшләре тарих, биология, география, җәмгыять белеме һәм физика буенча узачак. 6нчы һәм 8нче сыйныф укучылары очраклы сайлау нигезендә ике фән буенча эшләр тапшырачак.

Быел 10нчы һәм 11нче сыйныфлар да тикшерү эшләре язачак, әмма сынау режимында. Өлкән сыйныф укучылары өчен алар 1 марттан 26 мартка кадәр узачак. 10нчы сыйныф укучылары – география, ә 11нче сыйныф укучылары сайлап алынган фәннәрнең берсе – тарих, биология, физика, география, химия, инглиз, француз яки немец телләре буенча эшләр язачаклар. Бер шарт бар: чыгарылыш сыйныф укучыларына БДИ тапшырмаячак фәнне сайларга кирәк.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X