Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беренче сыйныф укучылары өчен бәйрәм

Чәршәмбе көнне, һәр россияле өчен әһәмиятле дата - РФның дәүләт әләме көнендә "Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" хәйрия акциясе кысаларында яшь чистайлыларга букчалар тапшыру булды.

Берничә ел дәвамында барлык милек формасы белән эшләүче предприятиеләр һәм оешмалар коллективлары социаль ярдәмгә мохтаҗ гаиләләргә балаларны мәктәпкә әзерләүдә ярдәм күрсәтәләр, канцелярия товарлары белән комплектланган букчалар тапшыралар. Акция старт алуның беренче көненнән үк диярлек булачак беренче сыйныф укучылары өчен бәйрәмнәр узды, анда матур букчалар тапшырылды. Мәдәни ял итү комплексында узган тантана иң күләмлесе булды, анда 102 бала әти-әниләре белән килде.
Муниципаль район җитәкчелеге, ТР Дәүләт Советы депутаты ярдәмчесе, "Бердәм Россия" дәүләт фракциясе депутатлары нәниләрне тормышларындагы әлеге әһәмиятле вакыйга - мәктәпкә укырга керү, Белем көне белән тәбрик итәргә килделәр. Муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов һәм мөлкәт белән идарә итү буенча федераль агентлыкның ТРдагы территориаль идарәсе җитәкчесе Елена Паткина кулыннан менә дигән бүләкләрне беренче сыйныф укучыларының зур төркеме алды. Гадәттәгечә, ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков та шатландырды. Букчаларны һәм спорт формалары сатып алуга сертификатларны аның ярдәмчесе Владимир Пещеров тапшырды (рәсемдә). Иң яхшы солистларның һәм иҗат коллективларының чыгышы чарага тантана рухы өстәде.
"Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит" акциясе тәмамлануга кадәр калган көннәрдә территориаль җәмәгать советларында, мәчетләрдә, социаль учреждениеләрдә, уку йортларында букчалар тапшыру булды. Балаларны мәктәпкә әзерләүдә 2 нче номерлы "Сәгатьчеләр поселогы" территориаль җәмәгать советы ("Бетар", "Квест" фирмалары, икмәк заводы, шәһәр Советы депутаты Олег Тесаков һәм башкалар), "Континентал-Аутомотив РУС" фирмасы, Чистай электр челтәре, "Элегант-Плюс", үзәк универсаль кибет (Марат Камалетдинов), ЗУЭС һәм башка коллективлар актив катнаштылар.
Акция хәйрия эшчәнлеге мәсьәләләре буенча респуб­лика советы, "Бердәм Россия" Бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлеге патронажы астында үткәрелде. Партиянең җирле бүлеге сәяси советы муниципаль район кысасында акция уздыру инициативасы белән чыкты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев