Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Беренче сыйныф укучылары өчен беренче кыңгырау чылтырады

1 сентябрь яңа уку елының беренче көне

Җәйге чорда мәктәп коридорларында урнашкан тынлык бер мизгелдә шау-шуга күмелде. Күзләрне сокландыручы матур киемнәр, чәчәк букетлары һәм балаларның шат елмаюлары... Боларның барысы да көзнең беренче көне яңа уку елы башлану билгеләре. Ул аеруча беренче сыйныфка баручы кызлар һәм малайлар өчен истәлекле.
2 нче гимназиягә шаян, бераз оялчан, иң мөһиме, тизрәк сихри дөнья белән танышырга омтылучы 79 бала килде. Ә әти-әниләр, мөгаен, тагын да күбрәк дулкынланганнардыр. Һәм менә сабыйлар үзләре хөрмәтенә оештырылган тантанада. Алар һәр сүзне бирелеп тыңлыйлар, әйтерсең лә ишетми калудан куркалар. Бөтен нәрсәне зур кызыксыну белән күзәтәләр.
- 1 сентябрь һәрвакыт бәйрәм ул, мәктәп дусларың, яңа ачышлар белән очрашу көтү, - дип билгеләп үтте муниципаль район башлыгы Дмитрий Иванов гимназиячеләрне һәм аларның әти-әниләрен уку елы башлану белән котлап. - Бу көнне беренче сыйныф укучыларына аерым игътибар бирелә, чөнки алар таныш булмаган коллективка кушылалар. Аларга җайлашырга ярдәм итүче, укуга кызыксыну уятырга тырышучы укытучыларга рәхмәт.
- Кадерле балалар, хөрмәтле укытучылар, бүген сезнең янәшәгездә булуыма шатмын, - диде ассызыклап Татарстан Республикасының муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров, хуҗаларга мөрәҗәгать итеп. - Чистай муниципаль районы мәгариф системасының узган уку елында ирешкән уңышлары турында сөйләве дә күңелле. Яңа казанышлар тагын да зуррак булыр дип өметләнәбез.
Казан кунагы белем көне уңаеннан Татарстан Респуб­ликасы Президенты Рөстәм Миңнехановның гимназия укытучыларына һәм анда тәрбияләнүчеләргә мөрә­җәгатен укыды. Балалар мәгариф идарәсе начальнигы Госман Нәбиуллиннан, Бөтенроссия Халык Фрон­тының республикабыздагы төбәк башкарма комитеты җитәкчесе Равил Хөснуллиннан, һәм, билгеле инде, гимназия директоры Равилә Гайнетдиновадан котлаулар алдылар.
Чыгыш ясаучылар горурлык белән югары постларда эшләүче гимназияне тәмамлаучыларның исемнәрен атадылар, бүгенге укучылар да танылган шәхесләр, хезмәт геройлары булырлар дигән өмет белдерделәр.
Беренче сыйныф укучылары җавап сүзе белән чыктылар. Унберенче сыйныф укучылары өчен бу үткән этап булса, беренче сыйныфка килүчеләр өчен танып-белү дөньясына юл башлана гына әле. Аларга уңышлар телибез.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай яңа уку ел 1 сентябрь