Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Беренче май — хезмәт ияләренең бердәмлек символы

Киләсе чәршәмбедә илебездә Яз һәм хезмәт бәйрәме билгеләп үтелә. Күпләр, аеруча өлкән буын, аны Хезмәт ияләрен берләштерүче көн буларак хәтерлиләр.

Бу бәйрәм ничек кенә аталмасын, һәрвакыт кешеләр хезмәте, хезмәт ияләренә хөрмәт белән тәңгәлләшә. Традиция буенча 1 Майда Профсоюзлар көне дә билгеләп үтелә.
Быел профсоюзларның беренче май акциясе «Һәркемнең лаеклы хезмәте — илнең үсеше һәм гаилә иминлеге гаранты» дигән шигарь астында уза. Әлеге карар Россия бәйсез профсоюзлар Федерациясе Башкарма комитеты утырышында кабул ителде.

Беренче май уңаеннан үзләренең котлау сүзләрен һәм теләкләрен район проф­союз оешмалары вәкилләре чистайлыларга да юлладылар.

Татьяна Курбатова, Чистай районы профсоюз оешмаларының Координация советы рәисе, ТР мәдәният хезмәткәрләренең шәһәр профсоюз оешмасы рәисе:

–Хөрмәтле чистайлылар! Сезне Беренче май — традицион хезмәт бәйрәме белән тәбрик итәбез. Әлеге көн безгә эшче сыйныфларның хокуклары һәм хезмәт шартларын яхшырту өчен көрәшен искә төшерә.

Аерым рәхмәт сүзләрен ветераннарга — безнең кече Ватаныбыз хакына армый-талмый хезмәт итүчеләргә һәм лаеклы хезмәткә чыгучыларга юллыйсы килә.

Әлеге көн безнең һәрберебез өчен бердәмлек һәм уртак максатларга ирешү символы булсын. Хезмәтегезнең бәясен һәм лаеклы тормышка хокукларыгызны онытмыйча, намус һәм хөрмәт белән уңышка ирешегез.

Сезнең хезмәттәге уңышларыгыз зур шатлыклар, канәгатьләнү һәм иминлек китерсен. Сезгә сәламәтлек, бәхет, уңышлар телим. Хезмәт бәйрәме белән!

Наилә Нигъмәтуллина, Чистай үзәк дәваханәсе хезмәткәрләре профсоюзы рәисе:

— 1 Май хезмәт ияләренең берләшкән көне, профсоюзлар бар дөньяда коллектив эшләр башкаралар. Профсоюзлар стратегиясе: лаеклы хезмәт, лаеклы хезмәт хакы, социаль гарантияләр. Беренче май акцияләре үткәрелү белән профсоюз әгъзалары үз таләпләрен дә куялар. Болар — пенсионерларга һәм студентларга — дәүләт кайгыртуы, яшь гаиләләргә — уңайлы торак, торак-коммуналь түләүләр тарифларына — дәүләтнең катгый контроле!

Ольга Лазарева, дәүләт учреждение­ләре һәм җәмәгать хезмәт күрсәтүе хезмәткәрләренең Чистай территориаль профсоюз оешмасы рәисе:

— 1 май –Хезмәт һәм яз көне! 1 май — Халыкара теләктәшлек көне! Россиянең дәүләт учреждениеләре һәм җәмәгать хезмәте күрсәтү хезмәткәрләре профсоюзы үзенең бердәмлекне, теләктәшлекне һәм оешканлыкны хуплау позициясе турында белдерә.


Бердәмлектә — безнең көч! Иң яхшы нәрсәләргә, тынычлыкка, хезмәт­кә һәм гаделлеккә омтылуда без — бер­дәм! Бердәмлек — профсоюзның һәр әгъзасының иминлеге өчен уңай үзгәреш­ләр нигезе. Хезмәтебез имин булсын, һәрбер кеше күңелендә язгы күтәренкелек, һәр гаиләдә тотрыклылык, сәламәтлек һәм бәхет хөкем сөрсен!

Валентина Лачугина, мәгариф гомумроссия профсоюзының Чистай территориаль оешмасы рәисе:

–Хөрмәтле коллегалар! Мәгариф гомумроссия профсоюзының Чистай территориаль оешмасы сезне Беренче май — Яз һәм хезмәт бәйрәме белән ихластан тәбрик итә. Әлеге дата хезмәт ияләренә үзгәрешләр башлануын хәбәр итүче, якыннарыбызга һәм туганнарыбызга лаеклы матур киләчәк вәгъдә итүче символ буларак гәүдәләнә. Сезгә нык­лы сәламәтлек, һөнәри эшчәнлегегездә уңышлар, гаилә иминлеге һәм бәхет телибез. Күңел тынычлыгы, мәрхәмәтлелек, яхшы кәеф сезгә!

Альмира Парамузова, Чистай ЗУЭСының берләштерелгән беренчел профсоюз оешмасы рәисе:

— Хөрмәтле якташлар! Чистай ЗУЭСы исеменнән сезне 1 Май бәйрәме белән тәбрик итәбез, сезгә әлеге искиткеч матур көн рәхәтлек, якыннарыгыз янәшәсендә бәхетле мизгелләр бүләк итсен. Барыгызга да уңышлар, ныклы сәламәтлек, хезмәтегездә үсешләр, энтузиазм һәм эшегездән ләззәт алып, яратып эшләвегезне телибез. Бер генә тырышлыгыгыз да игътибарсыз калмасын, һәрбер өметегез аклансын, бер генә көнегез дә бушка үтмәсен! Барыгызга да сәламәтлек, күңел тынычлыгы телим. Бәйрәм белән!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев