Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Бердәмлекне һәм этникара килешүчәнлекне ныгытырга

    Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов алып барган милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Совет утырышында гаилә кыйммәтләре темасына кагылдылар, Бөтендөнья татар конгрессының җирле бүлекчәсе, таҗик диаспорасы эшчәнлеге нәтиҗәләрен тикшерделәр, милләтара килешүчәнлекне ныгыту турында сөйләделәр.

    Рәсми теркәлмәгән гаиләләрдә туган балалар: тенденция сөендерми

    Хәзерге заман җәмгыятенең гаилә кыйммәтләре киселешендә актуаль проблемалары турында Чистай районы ЗАГС бүлеге җитәкчесе Динара Җәләлова сөйләде. Гаилә мөнәсәбәтләре мәсьәләләрендә бүгенге көндә иң кискен проблемаларның берсе – тулы булмаган һәм рәсми теркәлмәгән гаиләләрдә туган балаларның саны артуы.

    – 2021 елның 11 аенда теркәлгән 521 баланың 120се рәсми теркәлмәгән гаиләләрдә туган. Тулы булмаган гаиләләр проблемасы һәрвакыт бар иде, ләкин, ни кызганыч, бүгенге көндә ул тирәнрәк характер йөртә, – диде Динара Наил кызы.

    Ялгыз әниләргә өстәмә матди гарантияләр билгеләү турындагы законнарга үзгәрешләр кертелгәч, бу категориядәге хатын-кызлар саны кискен арткан.

    – Өйләнешмәгән латент парлар түләүләр алу өчен бала тугач таныклыкта сабыйның әтисен яздырмыйлар. Әлеге балаларның туу турындагы таныклыгында «әти» графасында сызык тора. Әти-әниләр киләчәктә мондый балаларда гаиләнең нинди булырга, ир-атның хатын-кызны хөрмәт итәргә тиешлеге, хатын-кызның ир-ат белән бернинди йөкләмәләрсез яшәргә тиеш түгеллеге турында дөрес күзаллау формалашмаячагын исәпкә алмыйлар, – дип ассызыклады ЗАГС бүлеге җитәкчесе.

    Динара Җәләлова шулай ук әти-әниләре никахларын рәсми рәвештә теркәргә теләмәгән балаларның саны артуын билгеләп үтте һәм дини конфессияләр вәкилләренә бу проблеманы хәл итүдә ярдәм итүләрен сорап мөрәҗәгать итте.

    – Мондый парлар белән хәзерге җәмгыятьтә гаилә кыйммәтләре турында сөйләшә башласаң, алар иң яхшы очракта никах укыталар һәм алга таба тыныч күңел белән яшиләр. Бу яктан безне православие вәкилләре хуплыйлар. Бу парларның руханига ЗАГСта никахны теркәү планлаштырылуын исбат итү өчен теркәүгә чакыру кәгазе артыннан килгәндә сизелә. Законда мондый норма каралмаганлыгын аңлыйбыз, әмма бу җәмгыятьнең деградацияләнүен булдырмау, югары кыйммәт буларак гаиләнең абруен күтәрү өчен кирәк. Мөселман җәмгыятенә дә бу юнәлештә безгә ярдәм итәргә тәкъдим итәбез, чөнки дин әһелләрен хөрмәт итәләр һәм аларның сүзләренә колак салалар, – дип мөрәҗәгать итте докладчы.

    Ул ЗАГС бүлеге тарафыннан гаилә кыйммәтләрен ныгыту өчен үткәрелә торган чаралар турында да сөйләде. Мәсәлән, Никахлашу сараенда өлкән сыйныф укучылары белән даими рәвештә гаиләне алып бару дәресләре үткәрелә. Аларда балаларга демографик күрсәткечләр, гаилә кыйммәтләре, кеше тормышында аның аерым роле турында сөйлиләр, ир белән хатын арасындагы мөнәсәбәтләрне ныгыту кагыйдәләре, балаларны дөрес тәрбияләү нигезләре белән таныштыралар, каршылыклы хәлләрне хәл итү юллары һәм аерылышу куркынычы янаган очракта гаиләне саклап калу ысуллары турында сөйлиләр.

    Халыклар дуслыгы – безнең төп байлыгыбыз

    «Дәүләт милли сәясәтен гамәлгә ашыру» программасын гамәлгә ашыру турында мәдәният бүлеге начальнигы Ирина Баранова сөйләде.

    Безнең районда рус һәм татарлардан кала, җиде милли диаспора вәкилләрен (әзербайҗаннар, әрмәннәр, таҗиклар, үзбәкләр, чегәннәр, чувашлар, керәшеннәр) берләштергән Татарстан халыклары ассамблеясенең Чистай вәкиллеге үз эшчәнлеген алып бара. Шулай ук милли-мәдәни җәмгыятьләр: Бөтендөнья татар конгрессының Чистай бүлеге, «Чистай якташлар җәмгыяте», рус милли-мәдәни берләшмә, чуваш милли-мәдәни, керәшеннәрнең милли-мәдәни җәмгыяте дә эшләп килә. Районда 4 иҗтимагый милли, мәдәни үзәк эшли, алар милли мәдәниятне торгызуда юл күрсәтүче булып торалар.

    Чистай җирлекара китапханәсе директоры Ирина Герасимова районда гражданлык бердәмлеген ныгытуга һәм мөнәсәбәтләрне гармонияләштерүгә юнәлдерелгән чараларны тормышка ашыру турында сөйләде.

    – 2021 елда Туган телләр һәм халыклар бердәмлеге елына багышланган чараларга аерым игътибар бирелде. Китапханәләр «Китапханә – Татарстан Республикасында күпмилләтле

    мәдәниятне саклау мохите» программасы кысаларында эшләде. Үсеп килүче буын белән актив эш алып барылды. Безнең яшь укучыларыбыз – «Чишмә башы. Фольклор укыйбыз» халыкара акция, «Тынычлыкка һәм татулыкка әкият аша» республика акциясе, «Яраткан язучыма хат» эпистоляр конкурс, «Без төрле, әмма без – бердәм!» балалар иҗаты фестивалендә актив катнашучылар. Муса Җәлилнең тууына 115 ел тулу уңаеннан «Җәлилне укыйбыз» дип исемләнгән әдәби акция оештырылды, анда 100дән артык кеше катнашты. Китапханә хезмәткәрләре һәм «Энҗеләр» әдәби берләшмәсе әгъзалары «Җәлил укулары» дип аталган IV Халыкара шигырь укучылар әдәби конкурсында катнаштылар. Г.Тукайның 135 еллыгына «Хәзинә» скверында шигъри марафон узды, – дип сөйләде Ирина Герасимова.

    Үзгәлекне саклап калу

    Бөтендөнья татар конгрессының Чистай бүлеге эшчәнлеге турындагы хисап белән аның җитәкчесе Фәрит Галимов чыгыш ясады.

    Җирле бүлекчәнең мөһим эшләре арасында, татар халкының мәдәниятен үстерүгә һәм туган телне өйрәнүгә кызыксынуны арттыруга юнәлдерелгән төрле конкурсларны, проектларны тормышка ашыру билгеләп үтелде.

    Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге башлыгы Илнур Нуриәхмәтов Россиягә килгән чит ил гражданнары өчен законның үз көченә керүе турында хәбәр итте.

    – Федераль закон нигезендә чит ил гражданнарының аерым категорияләре һәм гражданлыгы булмаган затлар өчен дәүләт дактилоскопик теркәү һәм фотога төшү процедурасын узу бурычлары билгеләнде. Ул 29 декабрьдә үз көченә керде. Хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру белән бәйле булмаган максатларда Россиягә килгән чит ил гражданнары 90 календарь көннән артык вакытка мәҗбүри дактилоскопик теркәлергә һәм килгән көннән башлап 90 календарь көн эчендә фотога төшәргә тиешләр. Шулай ук алар табиб билгеләвеннән башка наркотик яки психотроп яки яңа потенциаль куркыныч психоактив матдәләр куллану факты булу яки булмау, әйләнә-тирәдәгеләр өчен куркыныч тудыручы йогышлы авыруларга, ВИЧ- инфекциягә Россия территориясендә урнашкан медицина оешмаларында медицина тикшерүен узарга тиешләр. Хезмәт эшчәнлеген гамәлгә ашыру максатларында килгән чит ил гражданнары килгән көннән яки патент рәсмиләштерү турында гариза белән мөрәҗәгать иткән көннән 30 календарь көн эчендә мәҗбүри дактилоскопик теркәлергә һәм фотога төшәргә, ә медицина тикшерүе килгәннән соң 30 календарь көн эчендә узарга тиешләр, – дип аңлатты Илнур Хәлим улы.

    Таҗик диаспорасы эше турында аның җитәкчесе Әбүбәкр Азизов сөйләде.

    – Бүгенге көндә Чистайда 500дән артык таҗик яши. Алар, нигездә, сәүдә, төзелеш, хезмәт күрсәтү һәм авыл хуҗалыгында мәшгульләр. Таҗик диаспорасы шәһәр тормышында, үткәрелә торган бәйрәмнәрдә актив катнаша, анда без чистайлыларны мәдәниятебез белән таныштырабыз, милли ризыклар белән сыйлыйбыз. Безнең диаспора җирле тормышка җайлашты инде, шул ук вакытта без үз гореф-гадәтләребезне саклыйбыз. Без даими рәвештә очрашулар һәм җыелышлар уздырабыз, анда төрле мәсьәләләр буенча фикер алышабыз һәм киләчәккә планнар билгелибез, яңа килгән таҗиклар белән тәрбия эшләре алып барабыз, аларга теркәлү, эшкә урнашу мәсьәләләрендә булышабыз. Терроризм һәм экстремизмны кисәтү буенча эш алып барабыз. Шулай ук хокук саклау, муниципаль хакимият органнары җитәкчеләре һәм вәкилләре белән «түгәрәк өстәл»ләр һәм очрашулар үткәрелә. Безнең күбебез Россия Федерациясе гражданнары, җирле халык белән туганлаштык, – дип хәбәр итте диаспора җитәкчесе.

    Очрашу ахырында җыелучылар 2022 елга милләтара һәм динара мөнәсәбәтләр буенча Советның эш планын расладылар.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: