Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бердәм тавыш бирү көне: кемне һәм ничек сайлаячакбыз

Дәүләт Думасына сайлаулар башланырга берничә көн калды.

Аның ничек узачагы, башка шәһәрдә булсаң, моны ничек эшләргә һәм сайлау участокларында иминлек чаралары турында безнең материалда укыгыз.

2021 елда бердәм тавыш бирү көне итеп 19 сентябрь сайланды. Әмма Үзәк сайлау комиссиясе карары буенча, VIII чакырылыш Дәүләт Думасына депутатларны россиялеләр 17 сентябрьдән 19ына кадәр сайлый алачак лар. Сайлау участокларында 8дән 20 сәгатькә кадәр тавыш бирергә мөмкин булачак.

 

59 сайлау участогы эшләячәк

Чистай районында 34 участок сайлау комиссиясе эшләячәк, шәһәрдә – 25, аларның икесе ябык булачак, алар Чистай үзәк район дәваханәсе һәм 5нче номерлы тикшерү изоляторы биналарында урнашачак.

Сайлаучы теркәлү урыны буенча тавыш бирә. Үз сайлау участогыңның адресын cikrf.ru сайтында белергә мөмкин.

Дәүләт Думасына сайлауларда тавыш бирү партия өчен дә, кандидатлар өчен дә үткәрелә. Сайлау чыларга икешәр бюллетень биреләчәк. Төбәк берничә сайлау округына бүленгән. Һәр округта үз кандидатларының исемлеге бар. Чистай районы 28нче номерлы Түбән Кама бермандатлы сайлау округына керә.

Дәүләт Думасына сайлаулар белән бер үк вакытта Чис тай районы Гаделша авыл җирлегендә вәкиллекле орган депутатын сайлау да узачак.

 

Өйдә тавыш бирү – җиңел!

Үз сайлау участогында сайлаучылар исемлегенә кертелгән кеше җитди сәбәпләр аркасында (сәла мәтлеге, гариплеге яки кечкенә баласы булган яшь әни) мөстәкыйль рәвештә тавыш бирү урынына килә алмый икән, ул, өйдә тавыш бирү мөмкинлеген бирсеннәр өчен, үзе шалтыратып яки гариза биреп (телдән яки язмача), яисә әлеге үтенечне башка затлар аша тапшыра ала.

Гаризаны яки телдән мөрәҗәгатьне тавыш бирү көненә 10 көн кала һәм 19 сентябрьдә 14 сәгатькә кадәр бирергә мөмкин. Әгәр гариза күрсәтелгән сроктан соң килсә, сайлаучыга аның үтенечен канәгатьләндерүдән баш тартачаклар.

 

«Мобиль сайлаучы» урнашу урыны буенча тавыш бирергә мөмкинлек бирәчәк

Әгәр сайлаучы сайлау ларны үткәрү чорында башка шәһәрдә булса, ул «Мобиль сайлаучы» механизмы ярдәмендә теркәлгән урын буенча түгел, ә ул вакытта кайда булса, шунда тавыш бирергә хокуклы. Моның өчен 13 сентябрьгә кадәр урнашу урыны буенча тавыш бирү турында гариза бирергә кирәк. Моны Дәүләт хезмәтләре порталы аша, Татарстанның күпфункцияле үзәкләре офисларында, террито риаль сайлау комиссиясендә яки участок сайлау комис сиясендә эшләргә мөмкин.

Урнашу урыны буенча тавыш бирү турында гариза биргәннән соң, сайлаучы турында мәгълүмат яңа участокка беркетелеп, даи ми теркәлү урыны буенча исемлектән төшереп калдырылачак.

 

Саклану чараларына – аерым игътибар

Барлык сайлау участокларында да яңа коронавирус инфекциясенә каршы чаралар күреләчәк.

Биналарда тавыш бирү алдыннан һәм аннан соң дезинфекция чаралары белән җыештыру үткәреләчәк. Бинага кергәндә контакт сыз термометр белән бөтен кешенең тән температурасын үлчәячәкләр, битлекләр һәм шәхси каләмнәр бирә чәкләр.

Күзәтүчеләр, сайлау ко мис сия ләре әгъзалары шулай ук шәхси саклану чараларында булачаклар. Моннан тыш, сайлау участокларында 1,5 метрлык социаль дистанцияне үтәячәкләр.

Сайлаучыларга үз паспортын чит кулларга бирмичә, битләрен үзләренә ачып, ерак арадан күрсәтергә кирәк булачак.

Өйдә тавыш биргәндә дә аерым саклану чаралары күреләчәк. Сайлау комиссияләре әгъзалары сайлаучының өенә барганда бер тапкыр кулланыла торган халатлар һәм тавыш бирү өчен шәхси тупланмалар булган полиэтилен пакетлар кулланачаклар.

Дәүләт Думасына сайлауларда катнашучы партияләр һәм 28нче номерлы Түбән Кама бермандатлы сайлау округы кандидатлары исемлекләре белән сайтта танышырга мөмкин. Моның өчен QR-кодлар аша керергә кирәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев