Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бердәм булулары белән көчле

Быел Татарстан проф союзлары мөһим даталарны: Казан өязе профсоюз хәрәкәтенең 115 еллыгын һәм ТАССР профсоюзлары берләшмәсенең 100 еллыгын билгеләп үтә.

Безнең район профсоюз берләшмәләренең эшчәнлеге, төп бурычлары, өстенлекләре турында Чистай районы проф союзлары оешмасының Координация советы рәисе Наилә Нигъмәтуллина сөйләде.

– Наилә Такыетдиновна, бүгенге көндә профсоюзлар алдында нинди төп бурыч тора?

– Профсоюз берләшмәләренең төп максаты – нәтиҗәлелек. Профсоюзлар бердәм булганда гына чын-чынлап нәтиҗәле була ала.

– Бу максатка ирешү өчен сез нинди эш башкарасыз?

– 7 октябрьгә планлаштырылган чараларның берсе – «Лаеклы хезмәт өчен!» Бөтендөнья гамәлләр көне кысаларында узачак Бөтенроссия профсоюзлар акциясен үткәрү. Республика профсоюзлары бу акцияне «Лаеклы хезмәт өчен!» шигаре астында үткәрәләр.

– Аның асылы нидә?

– Без хакимиятнең һәм эш бирүчеләрнең игътибарын кискен социаль проблемаларны хәл итү зарурлыгына җәлеп итү бурычын куябыз. Бу мәсьәләне бергәләп генә хәл итеп була.

– Бүгенге көндә нинди проб лемалар хәл итүне көтә?

– Глобальләшү, икътисадны һәм социаль өлкәне цифрлаштыру шартларында дәүләт сәясәтенең өстенлеге булып лаеклы хезмәт торырга тиеш, аның принципларын гамәлгә ашыру кеше капиталын арттыруга, югары технологияле эш урыннары булдыруга, сатып алу сәләтен үстерүгә, кризислар һәм килеп туган башка проблемалар чорында тигезсезлекне киметүгә һәм тотрыклылыкны арттыруга юнәлдерелгән. Нәтиҗәле эшкә, лаеклы хезмәт хакына хокукларны тәэмин итү, ярлылыкны һәм социаль тигезсезлекне җиңү мәсьәләләре актуаль булып кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев