Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер күрешү - үзе бер гомер

Мәдәният йорты хезмәткәре Гөлнара Сөнгатуллина ачык йөзе, изге теләкләре белән авылдашларыбызны матур бәйрәмгә - Авыл көненә чакырды. Халык бәйрәмне тансыклаган икән, барысы да бердәм булып, бик теләп килделәр.

- Унбер ел инде мондый бәйрәм­нең булганы юк иде!
- 250 машина санадым, и халык­ның күплеге!
- Рәхмәт яусын оештыручыларга, сыйныфташларны, күршеләрне, туганнарны күрдем!
Авылдашларым сөенешеп бер- берсе белән әнә шулай фикер алыштылар, хис-кичерешләре белән уртаклаштылар. Очрашу мәйданын ясауда авыл җирлегеСоветы, шулай ук Фәргать Садыйков, Мансур Кәримовлар булды. Егетләребез эшчәннәр, ачык йөзлеләр, итагатьлеләр, Аллаһы Тәгалә исәнлекләрен, бәхетләрен бирсен. Әни хакын да хаклый, олылый белделәр, рәхмәт яусын үзләренә.
Кибетләр гөрләп эшләп торды. Хәким Шәмсетдинов, Резидә Гайнуллина, Марс Төхфәтуллиннар берсеннән-берсе уңган-булганнар, авылга да ярдәм итеп торалар.Хәким ифтар ашы да уздырды, Марс зиратка ярдәм итте. Эшләрендә уңышлар юлдаш булсын, тагын да игелекле гамәлләр башкарырга насыйп булсын.
Авыл халкын,шулай ук кунакларны гөрләп торган самовар, коймаклар, бавырсаклар белән каршы алучылар Исламия Сираҗева, Наилә Әүхатова, Гөлназ Галяутдинова, Фирая Саттарова булды. Иң матур итеп җырлаучы, оста итеп бавырсак пешерүче өлкән яшьтәге апабыз Фаягөл Минголова булгандыр. Әле ул дин эшләрендә дә башлап йөрүчеләрнең берсе, Аллаһы Тәгалә аңа күркәм сабырлыклар, көч-куәт бирсен.
Туган авылыбызның шифалы һавасы кемне генә үзенә тартып тормый икән?! Туган якларын күрергә, аның шифалы саф һавасын суларга дип очрашуга ераклардан кайтучылар да бик күп иде. Әллә кайдан дәшеп торучы урман, челтерәп аккан Балтай чишмәләре, Кырмыска аланнары... бар да күңелгә якын. Анда безнең гамьсез балачагыбыз үтте, анда эшләп чыныктык, тормышны, кешеләрне аңларга өйрәндек. Рәхмәт сиңа, туган авылыбыз!
Бәйрәмнең яме яшьләрдә, балаларда билгеле. Матур милли киемнәрдән кулларына чәкчәкләр тотып кунакларны каршы алучы егет-кызларыбыз Инсаф Нуруллин, Айгөл Сөнгатуллина, Инсаф Саттаров, Гүзәлия Җаббаровалар булдылар.
Төрле матур киемнәрдән кунак­ларга биюләр бүләк итүчеләр Айгөл Гатиятуллина, Айгөл Сөнгатулли­на, Гүзәлия Җаббароваларга рәхмәт­нең иң зурысын җиткерәсе килә. Бәхетле булыгыз, яшьлегегезнең кадерен белегез!
Китапханәче Гөлсем Билалова барыбызны да бик эчтәлекле итеп авыл тарихы белән таныштырды. Югары дини белем алучы авылдашларыбыз булуы да сөендерә. Мәчетебездә имам вазифасын Мөхәммәт Садыйков башкара, Гөлнур Гатина хатын- кызларга башлангыч дини белем бирә. Әнәс абый Гыйләҗевка да хөрмәтебез зур.
Бәйрәмне имамыбыз Мөхәммәт хәзрәт изге дога сүзләре белән башлап җибәрде. Барыбызга да бәрәкәтле гомер, исәнлек, иминлек теләде, әрвахлар рухына дога кылды. Авыл җирлеге башлыгы Рәфис Җаббаров, Чистай башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Илдар Рәхимов та авыл халкына кайнар котлау сүзләрен җиткерделәр. Киң күңелле, ачык йөзле, авылыбызда нинди генә бәйрәм үткәрелсә дә, акчалата өлеш кертүче «Автотрактор Үзәк»ширкәте җитәкчесе Сергей Шувалов акыллы, кешеләрне хөрмәт итүче депутатыбыз. Аның исеменнән бишәр меңлек сертификат, Рәхмәт хатлары авылыбыз уңганнары Гөлнара һәм Рөстәм Зәйнуллин­нарга, Фирдәвес һәм Илдус Нуруллиннарга, Тәнзилә һәм Альберт Әхмәтвәлиев­ларга тапшырылды. Күп терлек, умарта асрап тормыш итүче уңганнар Тәнзилә һәм Наил Зәйнуллиннар, Венера һәм Зыятдин Гатиятуллиннар, Энҗе һәм Фәнис Шиһаповлар, Мәрзия һәм Шәүкәт Гыйззәтуллиннар, Рифа һәм Фәргать Сөләймановларга Мактау грамоталары тапшырылды. «Тырышкан табар-ташка кадак кагар»дигән гыйбарә нәкъ менә шушы авылдашларыбызга туры килә дә инде. Эшләгән кешегә эш табыла. Үз тырышлыклары белән көн күрүче авылдашларыбызга сокланмый мөмкин түгел.
Авылыбыздан чыккан талантлы кешеләрнең күп булуы да нык сөендерә. Хәзер Чаллыда яшәүче, Чаллының мактаулы гражданины (аның шигырьләр китабы, җырлар кассетасы дөнья күрде) Рафик Сабиров сеңелесе Рузалия Шәйдуллина (бик күп конкурслар дипломанты) белән авылдашларына матур җырлар бүләк итттеләр. Рафик баянда уйнаганда аның «Туган авылым Баганалым» шигырен Алсу Әминова укыды. «Ләйсән» җыр түгәрәгенә йөрүче егет-кызларыбыз җырлар бүләк иттеләр. Илфат Нигъмәтҗанов «Кәләпүш» җырын башкарганда яшь кызлар төркеме аны күңелле биюләре белән тулыландырды. «Җиләк җыйдым» биюен исә Алинә Хөсәенова, Рузилә Таһирова, Гөлинә Галиева зур осталык, нәфислек белән башкардылар. Оператор Илнар Мусин куйган дәртле музыкага аяклар үзеннән-үзе биеп торды шул. Рәхмәт яусын талантлы Гаделша егетенә.
Татар Баганалысы авылында элек- электән нинди генә һөнәр ияләре булмаган. Мич чыгаручы Әсхать Төхфәтуллин йорт саен кимендә өчәр мич чыгарды, бик оста кеше иде мәрхүм, урыны оҗмахта булсын, палас сугучы Наҗия, Фәимә апалар, Җария Җаббаровалар...Иң беренче таш йорт салучы Дамир абый Ишмөхәммәтов, беренче машина алучы Рамил Гыйләҗев (үзе дә «Дружба»колхозында гомерлек шофер булып эшләгән кеше), сөннәтче әбиебез Хәлимә Төхфәтуллина, Мәсер, Энде исемле кендек әбиләребез.?
Заманында авылыбызда өч мәчет эшләп килгән. Аларда Ширияздан, Ногман, Кадыйр, Наил абыйлар хезмәт куйдылар.
Итекне ике йортның берсендә ба­салар иде. Әнәс Гыйльманов, Ән­вәр Сөнгатуллин, Мансур Фазул­лин, Нурулла Гыйльманов, Мөхлис Хәйбуллиннар баскан итекләр бик күп авылдашларның аяк­ларын җылытты. Әлеге уңган итек­челәребез, матур мамык шәл­ләр бәй­ләгән, күлмәкләр тегеп үстер­гән әниләребез бик уңганнар, сабыр­лар, ярдәмчелләр иде. Күршебез Маһруй Галимованың аяк машина­сын­да күлмәк теккәнен басып көтеп тора идек. Сабан туена ситсы күл­мәк теккән әниләребез дә тырыш булдылар.
Безне тәмле ризыклар белән сыйлаган кибетче апаларыбыз Фәүзия Ибәтуллина, Әминә Гайнатуллиналар сагындыра, капчыклар күтәреп, салкын подвалларда керосин сатып эшләделәр алар. Һәркемгә ачык йөзле, итагатьле булдылар. Барысы да яхшы яктан гына искә ала аларны. Гомерлек агач ярдыру остасы Әнвәр Нәбиуллин да һәрчак ярдәмгә ашыга иде. Запасы да, машиналары да һәрвакыт тәртиптә булды. Көндез дә, төнлә дә халыкка хезмәт куйдылар алар.
Бездә шулай ук тавыклар фермасы, атлар абзары, дуңгыз, сарык, сыер фермалары бар иде. Гөрләп эшләп торган техника паркын да күпләр хезмәт урыны итеп искә ала. «Дружба»колхозында нәрәт радиодан гына әйтелә, авылның гөрләп яшәгән чаклары бар иде.
Үзләре чыгарган җырлары, шигырьләре белән чыгыш ясаган Гөлфия Шәрифуллина, Розалия Шәрифуллиналарны да бик яратып тыңладык. Күңел җылысы белән өркетелгән шигъри юллар күп истәлекләр уятты.
Туган авылым, үскән җирем,
Мин синең газиз балаң.
Узсалар да, айлар, еллар,
Мин балаң булып калам, - бу юл­лар Саттарова Рушания җырларын­нан. Аларның гаиләсе бик сәләтле.Бәйрәмдә Илшат Саттаров бөтен гаиләсе белән катнашты: үзе оста җырчы, кызы җырчы, малайлары спортчы, нәфис сүз остасы, әниләре оста пешекче. Шундый ук күркәм гаиләләрнең берсе Нуруллиннар гаиләсе дияр идем. Әтиләре Илдус җырчы, малае да җырчы, кызлары биюче. Барысы да бәхетле, исән- имин булсыннар.
Нарат Елга авылыннан биюче егетебез Разат Минһаҗев очып-очып биегәндә тамашачылар да шатланып мәйданга чыктылар. Безне бәйрәм белән котларга күрше авылдан килгән коллективлар: «Карендәш» (Бахта авылы), «Илем» (Кондрата авылы) чыгышларын, дәртле җырларын яратып тыңладык.
Бәйрәмдә төрле номинацияләр буенча бүләкләүләр күп булды: иң матур ишек алды, иң яшь гаилә, иң күп балалы гаилә, иң өлкән кеше, иң яшь спортчы, иң игелекле егет билгеләнде. Кемнең генә иң-иң буласы килми икән? Билгеле, мондый конкурслар аеруча яшьләргә уңай этәргеч бирә, рухландыра.
...Урман буе газиз милли моңнар­га, дәртле җырларга күмелде. Җырчыларыбыз - Риназ Мостафин, Хәлил Вафин, Илнар Мусин, Сиринә Фәйзрахманова, Ләйсирә Җамалетдиновалар зур сәхнә тотучылар. Үзебезнең авыл җырчылары - Эльвира Сибгатуллина, Илдус Нуруллин, Илшат Саттаров, Гөлназ Ибраһимова, Алия Минголова, Розалия Шәрифуллиналар һәрчак яныбызда, гаиләләре белән дә бик матур яшиләр, балалар үстерәләр. Сәхнәгә авылыбызның күрке булган, авылыбыздан чыккан күренекле шәхесләребезне чакырдылар. Болар - «Чистаем. Родной Чистополь» китапларының авторы, Татарстанның атказанган мәдәният хезмәткәре Рәзинә Исмәгыйлева һәм мәгариф бүлеге җитәкчесе, Мәгариф отличнигы, Бөтендөнья татар конгрессының Чистай бүлеге җитәкчесе Госман Нәбиуллин, Чистайның 1нче номерлы хастаханәсендә 44 ел буе педиатр булып эшләгән Луиза Дәүләтҗанова.
Республикада, районда танылган музыкант Рифкать Гобәйдуллин да бер бәйрәмнән дә читтә калмый, клуб эшләренә даими ярдәм итеп тора.
Сабантуй көрәшсез буламыни?! Яшьләребез, балалар бил алышканда Илшат Сабиров, Риваль Хөснетдиновлар судья булдылар. Бу егетләр дә ышанычлы, авылның киләчәген кайгыртып торалар. Кешеләргә ярдәм итеп торалар, эшчәннәр. Көрәштә җиңүчегә Раил Төхфәтуллин тәкә бүләк итте.Бәйрәмгә акчалата ярдәм итүчеләр­гә дә зур рәхмәт. Игелекләре үзләренә кайтсын. Болар - Сергей Шувалов, Рафик Сабиров, Раушат Раджабов, Фәнис Хәбибуллин, Гөлсем Хамматова, Наил Саттаров, Рәсим Гыйләҗев, Хөсәен Фазуллин һәм башка бик күпләр. Халык хөрмәте, изге теләкләр сезгә, шәфкатьле кешеләр.
Милли уеннарыбызда өлкәннәр­ дә, балалар да бик теләп катнашты­лар.Чүлмәк вату, көянтә белән су ташу, капчык киеп узышу... Тамашачы­лар уеннарны бик яратып күзәттеләр, катнашучыларга көч-куәт биреп тордылар. Мәйдан гөрләп торды. Өлкәннәргә дә, сабыйларга да зур шатлык бүләк иттеләр.
Осталыкларын, уңганлыкларын Ис­ламия Миңнебаева, Алинә Хөсәе­нова кул эшләре күргәзмәсендә чагылдырдылар. Бигрәк осталар инде, юкка гына үзләрен район күргәзмәләренә чакырмыйлар шул!
«Бер очрашу - үзе бер гомер»дип белми әйтмәгәннәр. Сыйныфташларым белән кочаклашып күрештек. Тәлгать Нигъмәтуллинны соңгы күрүебез булган икән, күптән түгел вафат булды. Урының җәннәттә булсын, балачак дустыбыз. Авылны сагынып еш кайтып йөрдең, безгә бик кадерле кеше булып күңел түрендә яшәрсең.
Укыткан укучыларым белән очрашу да күңелемә хуш килде. Барыгыз да исән-сау булыгыз, тормышларыгыз бөтен, күңелләрегез көр булсын.
Үткәннәргә күз салыйк без,
Гасырлар аша карыйк.
Газиз халкым үткән юлны
Дисбегә салып карыйк.
Үткәннәрне барлап, киләчәккә планнар корып, матур итеп яшәргә, очрашырга язсын. Безгә зур шатлык, бәйрәм бүләк итүчеләр, оештыручылар, алып баручылар Венера Гатиятуллина, Гөлнара Сөнгатуллинага бар халык исеменнән чиксез рәхмәтемне белдерәм. Сәламәтлек, иминлек, гаилә бәхете, яңа үрләр телим.
\

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай

2
X