Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Бер фоторәсем тарихы

    1943 елның 19 гыйнварында Чистай янында ПЭ-2 бомбардировщигы һәлакәткә дучар була. Узган елның җәендә һәлак булган экипажның барлык әгъзалары иске православие зиратында барлык шартларга туры китереп яңадан җирләнделәр.

    Иң башта күмелгән урыннан казып алынган өйрәнү авиабомбасын "Выстрел" ВППОсы командиры Дмитрий Юдин өяз шәһәре музеена тапшырды. Ул күргәзмә залларының берсендә күрсәтүгә куелды.
    Әлеге фаҗигале очракның, кызганычка каршы, бердәнбер булмавын онытырга ярамый. Моңа охшаш һәлакәтнең алданрак 1942 елның 14 декабрендә булуы билгеле. Бу турыда мәгълүматлар бик аз. Аңлашылган сәбәпләр буенча берничә дистә еллар дәвамында моңа охшаш очраклар турында документлар "Яшерен" билгесе астында булалар.
    Шушы уңайдан чын мәгънәсендә уникаль фотоның булуы (дөресрәге, сакланып калуы) могҗизага тиң. Күптән түгел ул "Документлар, фоторәсемнәр һәм язма чыганаклар" дигән иң зур фонд коллекциясен тулыландырып, өяз шәһәре музееның байлыгына әверелде.
    Теләсә нинди башка әйбер кебек үк, әлеге фоторәсем музейга үз юлын сала. Аның мисалында кабат тарихны кешеләр булдыра дигән бәхәссез хакыйкатькә инанасың.
    Безгә фоторәсемнән бераз моңсуланып караган ике очучы - үткәннән караш ул. 1942 елда алар Фрунзе урамындагы 6 нчы йортта, Анатолий Андреевич Арсеньев гаиләсендә фатирда торганнар. Ул вакытта малайга 12 яшь була. Хәрби киемдәге әлеге яшь кешеләрнең аларга бернинди катнашы булмаса да, шушы еллар дәвамында, 70 елга якын, бу фоторәсем аларда саклана. Фотоны чистайлылар саклаганнар. Кызганычка каршы, әлеге рәсемдә кемнең кем булуын без белмибез. Артына язылган сүзләрдән генә берсенең фамилиясе Никрыжка, ә вафат булганның исеме Анатолий Завьялов булуы билгеле. Бәлки, кемдер әлеге кешеләрне белгәндер һәм ачыклык кертә алыр, өяз шәһәре музеена шалтыратуыгызны үтенәбез.
    Хәзер әлеге фото башка - музей экспонаты тормышы белән яши һәм йөзләренә игътибар белән карасак, күп нәрсә - Ватан хакына көрәшкә ашкынган яшь кыю очучылар, аларны тагын да якынайткан солдат дуслыгы, 18 нче запас авиаполкы егетләре өчен очып күтәрелү, ә бәлки, тормышка юл ярган ерактагы тыл шәһәре турында сөйләргә мөмкин.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: