Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Бер-берсеннән башка тормышны күз алдына да китерә алмыйлар

Нина Николаевна һәм Александр Владимирович Буренковларда кунакта булган һәркем гаилә учакларының җылысын, үзара ихтирамлы мөнәсәбәтне, эчкерсез мәхәббәтне һәм бер-берсен кайгыртуларын тойгандыр, мөгаен.

Алар илле ел элек гаилә кор ган нар. Ярты гасыр бергә яшәү дәверендә аларга төрле авырлыкларны җиңәргә туры килгән, күп нәрсәләргә бергә ирешкәннәр, һәр эштә бер-берсенә ярдәм иткәннәр.

– Мин Мамадыш районы Бүкәнле авылында туганмын. 1952 елда әти-әнием Чистай районына күченгәннәр. Без Луч поселогында яшәдек, башлангыч мәктәпне мин шунда тәмамладым, алга таба укуны 1нче мәктәптә дәвам иттем, – дип башлады сүзен Александр Владимирович.

Ни кызганыч, кечкенә Саша бик иртә ятим калган. Аңа 10 яшь булганда әнисе вафат булган, ә бер елдан гаилә башлыгы да бакыйлыкка күчкән. Өлкән абыйларының ул вакытта үз гаиләләре булган. Ике кечкенә баланы туган апалары тәрбияләгән. Александр Владимирович бүгенге көнгә кадәр аның бөтен гаиләсе: әнисе, әтисе, ир туганнары һәм ул үзе төшкән фотосурәтне кадерләп саклый.

Мәктәпне тәмамлагач, Алек сандр сәгать заводына эшкә урнаша. Аның тормыш иптәше Нина Николаевна Чис тайда туып-үскән. Мәктәпне тәмамлаганнан соң бер ел сәгать заводында эшләгән. Аннары Казан педагогика институтына, физкультура факультетына укырга кергән. Яшь кешеләрне спортка мәхәббәт кавыштырган.

– Александр да, мин дә чаңгы спортын яраттык. Ул вакытта шәһәрдә яхшы секция эшли иде, анда көчле тренерлар бар иде. Без шулай таныштык, аралаша башладык, – дип сөйләде Нина Николаевна.

– Мөгаен, бер-беребезгә карата ошату булгандыр. Ул чакта без тыйнак идек, хәзерге яшьләр кебек түгел. Без башка, яхшы вакытта яшәдек. Хәзер еш кына гаиләләрнең көнкүрештәге проблемалар, яшәргә үз тораклары булмау аркасында таркалуын ишетергә туры килә. Әмма без дә әкияти шартларда яшәмәдек, әмма шул ук вакытта бәхетле идек, – диләр ир белән хатын һәм үзләренең гаилә тормышы турында сөйләп киттеләр.

Александр Владимирович һәм Нина Николаевна 1971 елның 17 февралендә өйләнешкәннәр. Ул вакытта кияүгә 23 яшь, ә кәләшкә, III курс студентына, 20 яшь булган. Әмма яшь пар билгеле бер сынау алдында кала. Июнь аенда гаилә башлыгын армиягә алалар, гәрчә ул күп еллар дәвамында хезмәт итү өчен яраксыз дип табылса да.

– Бу безнең өчен көтелмәгән хәл булды! Сәламәтлегем буенча мин хезмәт үтү өчен туры килми идем. Моннан тыш, ул вакытта мин энемнең опекуны идем. Әмма илебезгә ул чакта төзүчеләр кирәк иде һәм мине төзелеш частена алдылар. Мин ике ел Киров өлкәсендә хезмәт иттем, агач эше һәм балта остасы булып эшләдем, хәтта 4нче разряд алдым. Биредә алган күнекмәләр миңа еллар узгач дача төзегәндә кирәк булды, – дип сөйләде Александр Владимирович.

– Мин, әлбәттә, моны көтмәгән идем, еладым. Без бер-беребезне сагындык, еш кына хатлар яздык, ике тапкыр үзем дә аның янына бардым. Ул хезмәт иткән вакытта мин укуны тәмамладым, Чистайга кайттым һәм бер ел физкультура укытучысы булып эшләргә дә өлгердем, – дип уртаклашты Нина Николаевна.

Демобилизациядән соң Александр Владимирович янә сәгать заводына эшкә урнаша. Башта яшь гаиләгә хатынының әнисе һәм ир туганы белән кечкенә бүлмәдә яшәргә туры килә.

Балачактан ук Александр Владимирович юридик белем алу турында хыяллана һәм берничә ел үз максатына бара.

– Мин берничә тапкыр Казан дәүләт университетының юридик факультетына укырга керергә тырыштым. Бары дүртенче омтылыштан соң гына моңа ирештем. Беренче тапкыр заводта бер ел эшләгәннән соң укырга керергә омтылып карадым, әмма барып чыкмады. Икенче тапкыр да шулай. Ул чакта абитуриентларны әзерләү буенча бушлай читтән торып уку курслары бар иде. Безгә биремнәр, әдәбият җибәрә иделәр, без аларны үти идек. Армиядән соң мин әзерләнергә өлгермәдем һәм бер елдан соң гына читтән торып укырга керә алдым.

Соңрак яшь белгеч буларак, Нина Николаевнага Елгачылар поселогында бүлмә бирәләр.

– Хәзерге яшьләр моңа шатланмас та иде: барлык уңайлыклар ишегалдында, бүлмә мич ягып җылытыла, берничә гаиләгә исәпләнгән уртак аш бүлмәсе. Әмма безнең бәхеткә чикләр булмады! – диләр елмаеп Буренковлар.

 

Озакламый аларның кызлары туа. Гаиләдә яңа мәшәкатьләр барлыкка килә.

– Ираны без мебель фабрикасы микрорайонындагы яслегә йөрттек. Ул вакытта анда автобуслар да йөрми иде. Александрга заводка иртәнге җидегә барырга кирәк иде. Ул иртән-иртүк Ираны яслегә алып китә, аны каравылчылар янында калдыра һәм автобуста эшкә барыр өчен яңадан Елгачылар поселогындагы тукталышка йөгерә. Минем беренче дәресләрем булмаганда, кызыбызны мин йөртә идем. Мондый мәшәкатьләргә карамастан, без барыбер һәрнәрсәгә сөенә идек, – дип искә ала ул елларны Нина Николаевна.

Ир белән хатын эшлиләр дә, кызларын да үстерәләр, шул ук вакытта икесе дә читтән торып укыйлар. Гаилә хакына Нина Николаевнага үз белгечлеген алыштырырга туры килгән.

– Миңа һөнәрем ошый иде, мин спортны яратам, әмма гаиләле кешегә бу вазифаны алып бару авыр булды. Дәресләрдән тыш, ял көннәрендә ярышларга барырга, кичке вакытта төрле секцияләр алып барырга туры килде. Миңа авыр булды һәм мин белгечлегемне алыштырырга карар иттем: химия-биология факультетына читтән торып укырга кердем. Миңа шунда ук мәктәптә сәгатьләр бирделәр.

Александр Владимировичка Чистай төрмәсендә эш тәкъдим итәләр. Учреждениегә юридик белемле белгечләр кирәк була. Ел ярымнан соң гаиләгә төзәтү учреждениесе хезмәткәрләре өчен төзелгән йортта ике бүлмәле фатир бирәләр. Тиздән Буренковларның уллары туа.

Тормыш шулай дәвам итә. Нина Николаевна мәгариф өлкәсендә эшләвен (40 елдан артык гомерен ул педагогикага багышлый), ышанычлы тыл һәм гаилә учагын саклауны дәвам итә. Александр Владимирович хезмәткә тугрылыклы була һәм җитәкчелекнең ышанычын яулый, карьера баскычы буенча күтәрелә һәм 5нче СИЗО начальнигы урынбасары була.

Әлбәттә, мондый структурада эшләү җиңелләрдән түгел. Әмма Александр Владимирович намус белән хезмәт итеп кенә калмыйча, балаларын да бу өлкәгә җәлеп итә. Хезмәт династиясен аларның балалары лаек лы дәвам итә. Кызлары Ирина Александровна Владимир юридик институтын тәмамлаган, хәзер 5нче СИЗОда махсус бүлекне җитәкли. Уллары Алексей Александрович Уфадагы Эчке эшләр министрлыгы институтында белем алган, Россия җәзаларны үтәтү федераль хезмәтенең ТР буенча идарәсе башлыгы урынбасары булып эшли. Әти-әниләре алар белән хаклы рәвештә горурланалар һәм аларның уңышларына сөенәләр.

– Әлбәттә, гаиләдә төрле хәлләр була, әмма үз-үзеңне тынычландыра белү мөһим. Бу синең эшең, монысы минеке дип эш бүлешергә кирәкми. Гаилә тормышы – ул, барыннан да элек, юл кую, сабырлык һәм зур дипломатия. Ир белән хатын арасында түземлек, үзара аңлашу, хөрмәт, бер-берең өчен җаваплылык булырга тиеш, ә тәкәбберлекне читкә куярга кирәк. Менә без 50 ел бергә яшәдек һәм хәтта сизми дә калдык. Тормыш бик тиз уза, шуңа күрә аны төрле үпкәләргә, бәхәсләргә сарыф итәргә кирәкми. Хәзер без тормышыбызны бер-беребездән башка күз алдына да китерә алмыйбыз. Ялгыз яшәп буламыни?! – дип алар яшьләргә үгет-нәсыйхәт бирәләр.

Бәхетле пар хәзер дә бер урында утырмый. Александр Владимирович һәм Нина Николаевна сәламәт яшәү рәвеше алып баралар. Кышын чаңгы һәм чанада шуалар. Алар җәй буе бакчада, яшелчә үстерәләр, җиләккә һәм гөмбәгә йөриләр, вакытларын табигатьтә үткә рәләр. Шулай ук ир белән хатын дүрт оныклары тормышында да актив катнашалар.

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев