Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Бер-беребезне тулыландырып яшибез»

Ирле-хатынлы Мифтаховларны гаилә генә түгел, ә һөнәр дә бәйли.

Матур һәм күркәм гадәт буенча Чистайның Никахлашу сараенда юбиляр гаиләләрне хөрмәтләделәр.

Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнендә ЗАГСка Гүзәл Венер кызы һәм Марат Габделәхәт улы Мифтаховларны чакырдылар. Сәбәбе дә тантаналы: гаилә пары «Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» Бөтенроссия медаленә лаек булды.

Мифтаховлар 25 ел бергә бәхетле гомер итәләр, август аенда гаилә көмеш туйларын билгеләп үтәчәк. Алар чирек гасыр элек Чистай ЗАГСында никахларын теркәгән булганнар. Бүгенге тантаналы көнне дә ир белән хатын Мендельсон маршы яңгыравында, кулга-кул тотынышып, якыннары, туганнары, хезмәттәшләре, мәртәбәле кунаклар алкышлавында никахлашу залына үттеләр. Марат Габделәхәт улы һәм Гүзәл Венер кызы «Мәхәббәт һәм туг рылык өчен» медален район башлыгының беренче урынбасары Константин Иванов кулыннан алдылар.

– Гаилә – кешедә булган иң зур кыйммәт дигән сүзләрем белән барысы да килешерләр дип уйлыйм. Гаилә – ул ир белән хатын һәм балалар, әти белән әни һәм якыннар гына түгел, ә тулы бер буын. Без барыбыз да гаиләләребезнең сәламәт булуын телибез. Район башлыгы һәм барлык җирле үзидарә органнары исеменнән сезне әлеге искиткеч бәйрәм белән котлыйм. Хезмәтегез өчен зур рәхмәтемне белдерәм. Мифтаховлар – районыбыз горурлыгы. Гаиләгезнең бердәм, бәхетле булуын, ә балаларыгыз һәм оныкларыгызның сезне уңышлары белән куандырып торуларын телим, – диде Константин Валентинович.

Марат Габделәхәт улы һәм Гүзәл Венер кызы – табиб лар. Гаилә башлыгы хирургия бүлеге мөдире булып эшли, ә аның хатыны Чистай үзәк район дәваханәсенең педи атрия бүлеген җитәкли. Юбиляр гаиләне тормышларындагы истәлекле вакыйга белән хезмәттәшләре дә котлады.

– Чистай үзәк район дәваханәсе коллективы исеменнән мин сезгә иң җылы һәм ихлас теләкләрне юллыйм. Бүген, Никахлашу сараенда, сез 25 ел элек кебек үк, шул ук назлы, эчкерсез хисләрне кичерәсездер дип уйлыйм. Сезнең мәхәббәтегез һәрвакыт нык булсын, ул барлык авырлыкларны җиңәргә ярдәм итсен, – диде Чистай үзәк район дәваханәсенең педи атрия буенча баш табиб урынбасары Наталья Толкина.

Тантана сәбәпчеләрен иң якын кешеләре дә тәбрик итте. Гаилә башлыгы табиблар нәселеннән. Марат Мифтаховның әнисе – Мәүлидә Зәкәрия кызы – районда танылган педиатр, Татарстанның атказанган табибәсе. Әтисе – Габделәхәт Гариф улы – күп еллар ветеринария табибы булып эшләде.

– Балаларыбызның районда шундый хөрмәткә һәм ихтирамга лаек булуларына шатбыз. Аларның гаилә корганнарына 25 ел тула, ә без алтын туебызны билгеләп үттек. Алар да бу датаны бәйрәм итәрләр дип уйлыйм. Бүген барыбызга да, бер-беребезне сайлаганбыз икән, тугры булуны телим, ахыргача бергә барырга, бер-береңә ярдәм итәргә, бер-береңне сак ларга, һәм, әлбәттә, яратырга кирәк. Аннан башка берничек тә булмый, – дип ассызыкладылар әти-әниләре.

Марат Габделәхәт улы һәм Гүзәл Венер кызы ике бала тәрбияләп үстергәннәр. Кызлары Эльмира КФУның исәпләү математикасы һәм мәгълүмати технологияләр институтын тәмамлаган. Уллары Айдар бабасы эзеннән киткән, Казан ветеринария академиясенең өченче курсында белем ала. Улларының сүзләренә караганда, әти-әнисе аның өчен бөтен нәрсәдә үрнәк булып тора. Ул әтисе һәм әнисенә алга таба да бер-берсен яратып, аңлашып, тату яшәүләрен теләде.

Бәхетле гаилә тормышының серләре турында мин юбилярларның үзләреннән кызыксындым.

– Дөресен генә әйткәндә, төгәл, билгеле бер рецепт юктыр, мөгаен. Гаилә тормышында иң мөһиме – үзара аңлашу, бер-береңне кичерә белү дип уйлыйм. Гаилә тормышында төрле хәлләр була, кызулык белән кырт кисәргә ярамый. Ике кеше бер-берсен очраткан, өйләнешкәннәр, гаилә барлыкка килгән икән, димәк, бу юкка түгел. Гаилә корганда, аның озакка, гомерлеккә икәнлеген аңларга кирәк. Тәҗрибәм буенча шуны әйтә алам: ел саен безнең хисләребез ныгый гына бара, хәзер алар яшь чактагы кебек түгел, ә җитдирәк: син сөйгән ярыңны кадерләп саклыйсың. Бер-береңә терәк булып, бер-береңне тулыландырып яшисең, – ди Гүзәл Венер кызы.

Аның сүзләрен шунда ук Марат Габделәхәт улы күтәреп алды.

– Безнең өчен ике яктан да әти-әниләребез үрнәк булды һәм шулай булып кала да. Алар озак еллар бергә бәхетле гомер кичерәләр һәм моңа безне дә өйрәттеләр. Үскәндә күргән җылы мөнәсәбәтне балаларыбыз, оныкларыбыз тормышларында да кабатларлар дип ышанам, – ди гаилә башлыгы. – Һәм тагын безне уртак кызыксынулар берләштерә. Безнең һөнәребез бер үк төрле, хәер, без Казан медицина институты студентлары булганда таныштык. Гаилә тормышын тулай торакта башлап җибәрдек, кызыбыз шунда туды. Килеп чыккан авырлыкларны да бергә хәл итә идек. Ә хәзер безнең үз бакчабыз бар, без анда да бергә эшлибез. Гомумән, гаиләбез хакына барысын да бергә киңәшләшеп эшләргә тырышабыз.

Ир белән хатын көмеш туйларын күпьеллык күркәм гадәт буенча билгеләп үтәргә планлаштыруларын сөйләделәр.

– Без 17 августта өйләнештек. Һәм менә инде күп еллар дәвамында, һәр елны диярлек, без бу датаны туганнарыбыз һәм дусларыбыз белән билгеләп үтәбез. Гаиләбезнең әлеге күркәм гадәтләренең берсе булуын барысы да белә инде. Быелгы, юбилей елы, безнең гаилә өчен искәрмә булмас дип уйлыйбыз, – диләр Мифтаховлар.

Никахлашу залында медаль тапшыру тантанасында Марат Габделәхәт улы һәм Гүзәл Венер кызы кабат бер-берсен яратырга һәм бер-берсенә туг ры булырга ант бирделәр һәм, гадәттәгечә, мәртәбәле юбилярларның истәлек китабында имза куйдылар, гаилә вальсы биеделәр.

Ир белән хатын булган көннән чирек гасыр үтүгә карамастан, Мифтаховлар бер-берсенә карата эчкерсез һәм ихлас хисләрне саклыйлар. Бу хакта аларның наз тулы карашлары сөйли. Тантана барышында алар кулга-кул тотынышып, бер-берсеннән күз дә алмыйча утырдылар.

 

Белешмә

«Мәхәббәт һәм тугрылык өчен» медале Россиядә «Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көне»н үткәрү буенча оештыру комитеты тарафыннан булдырылган җәмәгать бүләге булып тора. Аның белән ким дигәндә 25 ел бергә яшәүче, үзара мәхәббәткә һәм тугрылыкка нигезләнгән ныклы гаилә корган, шулай ук уртак хезмәт белән иминлеккә ирешкән, балаларын җәмгыятьнең лаеклы әгъзалары итеп тәрбияләгән гаилә парлары бүләкләнә

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев