Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Бер-беребезгә дәшмичә торсак та, күңелсез булмый»

«Ире һәм балаларының яратуын тойган хатын-кыз һәрчак яхшы күренә», – дип җавап бирде әңгәмәбез башында минем мактап әйткән сүзләремә редакциягә ире Дмитрий белән килгән Светлана Силантьева.

29 июньдә ир белән хатын бергә торуларына 30 ел тулуны билгеләп үткәннәр. Аларга караган саен сокланасың, алар әле күптән түгел генә танышкан кебек һәм кәнфит-чәчәк чоры әле дә дәвам итә сыман тоела.
Светлана һәм Дмитрий 1991 елда танышканнар. 30 ел үтсә дә, алар арасында мәхәббәт очкыны сүнмәгән, ә тагын да күбрәк яна башлаган, гашыйклык зур мәхәббәткә әверелгән. Беренче очрашулары очраклы булган, әмма нәкъ менә шул көн яшьләрнең язмышын хәл иткән.
– Мин – яшь белгеч, Казанга «Тасма» мәдәният йортына театр коллективы җитәкчесе булып эшләргә килдем. Аның каршында халык бию коллективы эшләп килде, ул 23 февраль алдыннан предприятие каршындагы ял базасында ветераннар өчен бәйрәм программасы әзерли иде. Коллектив җитәкчесе минем яныма килде дә: «Җырлый беләсеңме?» – дип сорады. Мин: «Әлбәттә», – дип җавап бирдем. Миннән: «Ә баянга кушылып?» – дип сорадылар. Мин: «Әйе, рәхәтләнеп җырлыйм!» – дип җавап бирдем. Ул чакта ансамбль җитәкчесе Аккош күле янындагы тукталышта мине коллектив егетләре каршы алырлар һәм ял базасына озатырлар, дип әйтте һәм өстәп тә куйды: «Безнең егетләребез менә дигән! Бәлки, язмышыңны очратырсың!». Моңа Мәдәният йорты җитәкчесе: «Юк, юк, бу турыда уйлама да!» – дип каршы төште. Аның мине, яшь режиссерны, җибәрәсе килмәде, – дип искә ала Светлана Леонидовна.
Ә менә язмыш үзенчә хәл итә. Шушы егетләр арасында әңгәмәдәшемнең булачак ире дә була. Ул башта аңа игътибар итмәгән. Сөйкемле, гади егет тәвәккәл булып чыга. Концерттан соң кышкы кичтә кызны өенә кадәр озата, Светлана нечкә җилкәләренә авыр пәлтәсен кимәсен өчен, хәтта курткасын да бирә. Үзе джемперда кайтып китә. Февраль ае ул чакта җылы була.
– Света курткада акча янчыгы калдырган. Яллардан соң мин Мәдәният йортына килдем, сеңелем халык бию коллективында шөгыльләнә иде, ә мин степ биергә өйрәнергә хыялландым. Әлбәттә, мин үземә ошаган кыз белән очрашырга теләдем, акча янчыгын да кире кайтарырга кирәк иде. Шулай итеп, без якынрак танышып киттек, хисләр тиз арада мәхәббәткә әверелде. Без өч ай очрашып йөргәннән соң өйләнештек, – дип сөйли Дмитрий.
Туй көнен ир белән хатын яхшы хәтерлиләр. Кәләшнең иртәсе гадәти һәм истә калырлык була.
– Берни дә булмый дигән сәер тойгы биләп алды, гәрчә бүген туй көне икәнен төгәл белсәм дә. Ак күлмәк эленеп тора. Минем булачак ирем, башка шәһәрдә яшәгәнлектән, безнең фатирда, әмма башка бүлмәдә кунган иде. Барысы да ниндидер уенга охшаган иде. Ярдәм итәргә килгән әни белән апа аш бүлмәсендә нидер пешерәләр. Ә без булачак ирем белән көнкүреш йортына киттек, анда элек чәчтарашханә иде. Таныш мастер миңа «Бурда» журналыннан прическа ясады һәм шунда ук чәчкә фата да беркетте. Сүз уңаенда, аны мин татар бизәкләре төшерелгән челтәрдән үзем тектем. Соңыннан без ЗАГСта биергә кирәклеген искә төшердек, ә безнең бер тапкыр да парлап биегәнебез юк. Хәер, барысына да кайчан өлгерик?! Дүрт ай элек кенә таныштык бит, – дип елмая Светлана.
Берничә көннән соң яңа өйләнешкән ир белән хатын чиркәүдә никахларын ныгыталар. Тантана 17 июльдә, туй сәяхәте алдыннан була. Светлананың әти-әнисе сәгать заводында үзләренә бирелгән юлламаны яшь парга бүләк итәләр. Силантьевлар ширбәт аен «Михаил Светлов» теплоходында үткәрәләр. Әстерхан һәм Таганрогны күрәләр.
Туй сәяхәтеннән кайткач, яшьләр Казан тулай торагында, 15 квадрат метрлы кечкенә генә бүлмәдә яшиләр. Бернинди купшылык турында сүз дә бармый. Күршеләргә терәлеп диярлек яшәгәннәр. Комендант аерым бүлмә бирмәгән, «апартамент»ларга лаек булу өчен вакыт кирәк. Күпмедер вакыт Силантьевлар Дмитрийның әбисендә дә яшиләр, соңрак Чистайга күченәләр.
– Безне авыл хуҗалыгы техникумына эшкә алдылар. Мин производствога өйрәтү мастеры булып эшләдем, Светаны үзешчән сәнгать җитәкчесе итеп алдылар, безгә тулай торактан бүлмә бирделәр. Бу тормышыбызның бик бәхетле еллары иде. Без ул вакытта акча турында бөтенләй уйламадык, чөнки ул безгә кирәк тә түгел иде. Әлбәттә, сәер яңгырый. Әмма ул вакытта балаларыбыз юк иде әле, юлга да акча кирәкми, чөнки без эштән ерак булмаган тулай торакта яшәдек, безнең хәтта телевизорыбыз да юк иде, – ди гаилә башлыгы.
Олы уллары Валентин туйдан соң бер елдан артык вакыт үткәч туган. Силантьевлар ул вакытта үзләренең дә әле бала булуын яшермиләр.
– Бу бала җәмәгать тормышының бөтен авырлыкларын күтәрде. Бүлмәбезнең мәйданы 14 квадрат метр иде, ул йокы, кунак, аш бүлмәсе дә иде. Безгә кунаклар килгәндә, без дискотекалар оештыра идек, ә Валентин бу вакытта йоклый иде. Без яшь идек, башкалар кебек яшәдек. Бу шартларда улыбыз велосипедта йөрергә, футбол уйнарга өйрәнде. Ул барысына да канәгать иде.
Ир белән хатынның үз фатиры кече уллары Леонид тугач барлыкка килә. Малайлар арасында яшь аермасы 10 ел. Алар бик тату, әмма характерлары буенча аерылып торалар.
– Олы улыбыз холкы белән күбрәк әтисенә охшаган: ул эш сөючән, спортны ярата. Казанда яши, электр-газ белән эретеп ябыштыручы курсларын тәмамлады, һөнәре буенча машина йөртүче. Ә менә кечесе миңа охшаган – иҗади шәхес. Леонид ушуга йөрде, рок-төркемдә уйнады. КАИның Чистай филиалында укый, шул ук вакытта аниматор булып эшли. Бу безнең гаилә бизнесы. Яңа проектлар, шоулар, мастер-класслар, танып-белү программалары эшлибез һәм гамәлгә ашырабыз, шоу ясыйбыз, – дип билгеләп үтә Светлана Силантьева.
Гаилә учагын саклаучы бөтен җирдә дә өлгерә. Аның тормышында «Эксперимент» Чистай халык драма театры зур роль уйный. Ул – джаз-бэнд солисткасы. Шигырьләр, җырлар яза, самотипология белән шөгыльләнә, «Face-fitness» укыта. 2018 елда Светлана Силантьева гаиләсе белән бергә «Нечкәбил» республика конкурсында Чистай районы данын яклый һәм «Җитез Нечкәбил» исеменә ия була.
Сөйләшү азагында мин гади, әмма мөһим сорау бирдем.
– Гаилә бәхетенең сере нәрсәдә?
– Бер эш белән шөгыльләнүебез зур роль уйный. Без бер казанда кайныйбыз. Ә гомумән, бу сорауга җавап бирү авыр, һәр парның үз сере бар. Читтән караганда, мөгаен, безнең арада да һәрвакыт тыныч кебек тоеладыр. Чынлыкта исә, бездә дәрт кайный. Юк, без бер-беребезне көнләшмибез. Икебез дә бер генә кешене яратабыз. 30 ел тормыш дип аталган кызыклы һәм мавыктыргыч уенны уйныйбыз. Анда барысы да – шатлык та, авырлыклар да, уңышлар да, уңышсызлыклар да, драматик хисләр һәм тынычлык та бар. Болар барысы да безнең тормыш спектаклебезне төрлеләндерә, – дип җавап бирделәр энҗе юбилярлар.
Силантьевлар – яшь әби һәм бабай. Аларның яратып туйгысыз ике кечкенә оныгы бар.
– Менә шулай яшибез. Бергә эшлибез, бергә ял итәбез, бергәләп шәһәрләр буйлап йөрибез, тамашалар һәм бәйрәмнәр оештырабыз. Кайчагында безнең йортыбыз реквизитор-гример-костюм-тавыш операторы-сәхнә мәйданчыгына охшаган, әмма бу безгә үз эшебезгә куанырга һәм тормыштан ямь табарга комачауламый!

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев