Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Белгечләр файдалы киңәшләр бирә

Күпме кеше булса, алар белән килеп чыккан төрле хәлләр дә шулкадәр. Әмма килеп туган мәсьәләне мөмкин кадәр уңышлы хәл итү өчен уртак кагыйдәләр бар.

Эш дәүләт хезмәтләренә кагылганда нәрсә эшләргә кирәклеге турында «Минем документлар» күпфункцияле үзәк белгечләре сөйләде.

– Фамилиямне үзгәртәсем килә, нишләргә?

– Шәхси мәгълүматларны алыштырганда, теләсә кайсы уңайлы дәүләт хезмәтләре үзәгенә килеп, паспортны алыштырырга кирәк. Яңа паспорт белән сез шунда ук машина йөртү таныклыгын, СНИЛС, ИННны рәсмиләштерә аласыз.

– Бала туганнан соң күпфунк­цияле үзәктә нинди документлар рәсмиләштерергә мөмкин?

– Күпфункцияле үзәк аша яңа туган сабыйларны яшәү урыны буенча теркәргә, алар өчен ИНН, СНИЛС, ана капиталына сертификат рәсмиләштерергә, балалар бакчасына чиратка басарга, ә әти-әниләргә балалар пособиеләре алырга мөмкин. Әлеге хезмәтләрнең күпчелеген комп­лекслы соратып алуга кертергә мөмкин, моны бер генә гариза язып эшләргә була.

– Дәүләт пошлинасын ничек түләргә: соратып алуга кадәрме әллә соңыннанмы?

– Дәүләт пошлинасын кабул итүгә кадәр яки документларны тапшыру барышында дәүләт хезмәтләре үзәгенә баргач түләргә мөмкин. Моның өчен махсуслаштырылган терминал бар, аннан файдаланырга консультант ярдәм итәчәк.

– Күпфункцияле үзәк эшчәнлеге турында мәгълүматны кайдан алырга?

– Актуаль мәгълүмат рәсми сайтта (mfc16.tatarstan.ru, ВКонтакте социаль челтәрләрендә (vk.com/16mfc) һәм Инстаграмда (instagram.com/mfc16_tatarstan/) урнаштырыла. Кызыксындырган сорауларга колл-үзәк белгечләре 8(843)222-06-20 телефоны буенча җентекләп җавап бирәчәкләр.

– Үз эшемне ачарга һәм шәхси эшмәкәр буларак теркәлергә карар иттем. «Минем документлар» миңа бу эштә ярдәм итә алырмы?

– ТР күпфункцияле үзәгенең барлык филиалларында шәхси эшмәкәр буларак теркәлергә мөмкин. Бары тик паспорт белән нотариус тарафыннан расланган аның күчермәсен генә алып килергә кирәк булачак. Биредә шулай ук рәсми рәвештә үзмәшгуль булу һәм крестьян (фермер) хуҗалыгын теркәү мөмкинлеге дә бар.

– Күчемсез милек белән хокукка каршы операцияләрдән үзеңне саклап калырга мөмкинме?

– Күчемсез милек хуҗасының шәхси катнашыннан башка сату-алу эшләрен үткәрүне тыю турында күчемсез милекнең Бердәм дәүләт реестрына (ЕГРН) билге кертергә мөмкин. Моның өчен гариза язарга һәм паспорт күрсәтергә кирәк. Әлеге хезмәт биш эш көне дәвамында күрсәтеләчәк. Шулай ук күчемсез милеккә хокукны күчерү яки туктату турындагы гаризага электрон имза куелырга мөмкин дигән билге кертү мөмкинлеге дә бар. Әгәр андый язма юк икән, имза белән расланган документлар кергән очракта, килешү туктатылачак.

– Күпфункцияле үзәктә Россия­нең башка өлкәсендә урнашкан күчемсез милек объектына ЕГРНнан өземтә алырга мөмкинме?

– ЕГРНда Россия Федерациясенең бөтен территориясендә күчемсез милек объектлары буенча мәгъ­лүмат бар, димәк, әлеге өземтәгә Россиянең теләсә кайсы төбәгендә заказ бирергә мөмкин.

– Күпфункцияле үзәккә баруны планлаштыру өчен офисның чират аз була торган сәгатьләрен билгеләргә мөмкинме?

– Күпфункцияле үзәкнең рәсми сайтында ТРда барлыгы 57 күпфункцияле үзәк офисының йөкләнеш графиклары тәкъдим ителгән. Алар белән «Бүлек»ләр бүлегендә һәр филиал битендә танышырга мөмкин. Анда кеше­ләрнең килүе һәм китүе күзәтелә. Графиклар хәл үзгәрүгә карап яңартыла. Аларны карагач, кайсы күпфункцияле үзәк офисына кайсы вакытта килү уңайлырак булуын сайларга мөмкин.

– Йөк ташу белән шөгыльләнәм. Күпфункцияле үзәктә «Үзмәш­гуль­лек» темасы буенча консультация алырга мөмкинме?

– Казанның барлык күпфунк­цияле үзәк офисларында, шулай ук Әгерҗе, Яр Чаллы, Алабуга, Бөгелмә, Мөслим, Менделеевск, Актаныш, Минзәлә, Яшел Үзән һәм Түбән Камада килүчеләр Skype буенча ТР Икътисад министрлыгы һәм ТР Прокуратурасының уртак проекты булган «Тикшерелгән бизнес» Интернет-ресурс белгеч­ләренә сорау бирә алалар. Биредә үзмәшгуль гражданнар өчен махсус салым режимының барлык нечкәлекләрен аңлата алачаклар. Моннан тыш, үзәк хезмәткәрләре сезне кызыксындырган барлык сорауларга да җавап бирәчәкләр.

– Авыл кешеләренә үзәк хезмәт­ләреннән ничек файдаланырга?

– Халык саны 1000нән артык булган авыл җирлекләрендә билгеле бер көннәрдә филиал хезмәткәр­лә­ре кабул итә. Күпфункцияле үзәкнең күчмә пунктлары авыл советлары биналарында урнаша. Биредә күпфункцияле үзәктә күрсәтелә торган 180 хезмәт алырга мөмкин. Рәсми рәвештә бу пунктлар күпфункцияле үзәкнең территориаль аерымланган структур бүлекчәләре дип атала.

Күпфункцияле үзәккә барырга планлаштырганда үзегез белән РФ гражданины паспортын алырга онытмагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев