Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Белемнәрен тикшерделәр – «Татарча диктант» яздылар

Илебездә 10 сентябрьдән 12сенә кадәр татар телендә диктант яздылар. Гадәткә кергән белем бирү акциясенә чистайлылар да кушылдылар.

Акцияне шәһәр һәм район мәктәпләрендә, башка оешмаларда да күтәреп алдылар. Теләгән һәр кеше «Татарча диктант»ны онлайн-форматта яза алды. Нәкъ менә шул рәвешчә белем бирү акциясендә газета редакциясенең кайбер хезмәткәрләре дә катнашты.

– Мин туган телемне шактый яхшы беләм. Диктантны соңгы 20 елда беренче тапкыр язам. Барысы да онлайн форматта булса да, диктор Интернетта текст укыса да, бераз дулкынлану хисе булды: хатасыз язасым килде. Моңа ирештем дип өметләнәм, – дип сөйләде газетабыз корреспонденты Гүзәл Гомәрова.

Ә менә мәктәпләрдә диктантны сыйныф бүлмәләрендә турыдан-туры яздылар, текстны татар теле укытучылары укыды. Белем бирү акциясендә педагоглар, укучылар, ата-аналар катнашты.

– Мин әлеге белем бирү акциясендә ел саен катнашырга тырышам. Текст ошады, аның эчтәлеге бик матур һәм аңлаешлы иде. Катлаулы булды дип әйтмәс идем, әмма бик үк җиңел дә түгел иде. Моннан тыш, диктант язганда үзем өчен яңалык та ачтым. Гомәр Бәшировның (текст авторы) һәм композитор Сара Садыйкованың бергәләп язылган җырлары бар икән. Гомумән, мондый белем бирү акцияләре бик файдалы дип уйлыйм, чөнки алар барысына да үзләренең грамоталылыгын һәм татар телен белү дәрәҗәсен тикшерергә, ә иң мөһиме – ата-бабаларыбызның телен онытмаска ярдәм итә, – дип билгеләп үтте Йолдыз мәктәбе директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Екатерина Верина.

Әлеге белем бирү акциясе алтынчы тапкыр узды. Аның максаты – татар теленә кызыксыну уяту, дөрес сөйләм һәм әдәби телдә грамоталы язу күнекмәләрен үстерү, орфографик һәм грамматик хаталарны тикшерү, филологларны һәм туган тел укытучыларын популярлаштыру. Бөтендөнья татар яшьләре форумы тарафыннан оештырылган проект киң популярлык казанды. Акциядә катнашучыларның елдан-ел арта баруы моны раслый.

Әйтергә кирәк, татар теле буенча диктантны КФУның Филология һәм мәдәниара коммуникацияләр институты хезмәткәрләре тикшерәчәк. Нәтиҗәләр акциянең diktant.tatar рәсми сайтында аны уздырганнан соң 30 көннән дә соңга калмыйча игълан ителәчәк. Нинди билгегә язуыгызны гариза бланкында күрсәтелгән кодлы сүз, телефон номеры, фамилия һәм исем буенча белергә мөмкин.

      

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев