Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Белемгә юл чыганаклардан башлана

    "Тарих елын ачабыз. Тарихны чыганаклар буенча өйрәнәбез" дигән фәнни-практик семинар 3нче гимназия базасында узды.

    Анда катнашучыларны сәламләп, муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе Марат Гобәев шәһәребез федераль дәрәҗәдә кызыксыну уятырлык тарихи-мәдәни байлыкка ия дип билгеләп үтте. Моңа фәнни-тикшеренү, туган якны өйрәнүчеләрнең эзләнү эшләре, Россиядә аерым туган як союзлары оештыру, шулай ук Рус географик җәмгыяте бөтенроссия иҗтимагый оешмасының җирле бүлеген оештыру ярдәм итә. Аны булдыруда "Бетар" фирмасы президенты Владимир Зайцев зур ярдәм күрсәтте. Яшьләрнең иҗтимагый файдалы эш белән шөгыльләнүе, туган шәһәрләре төзелешенә үз өлешләрен кертү өчен мөмкинлекләре барлыкка килде һәм бу юнәлештә төгәл эшләрнең берсе булып "Чиста яр буйлары" акциясен уздыру тора. Марат Хөснулла улы "Бердәм Россия" бөтенроссия сәяси партиясенең Татарстан төбәк бүлекчәсенең җирле бүлеге сәяси советы сәркатибе, муниципаль район башлыгы Илдус Әхмәтҗанов исеменнән ТРның рус географик җәмгыяте бүлеге рәисе Дмитрий Шиллерга, рус географик җәмгыятенең җирле бүлеге җитәкчесе Сергей Салеевка, 3 нче гимназия директоры Марина Абзяновага һәм тарих укытучысы Анна Орловага (рәсемдә) Рәхмәт хатлары тапшырды.
    Рус географик җәмгыятенең җирле бүлеге һәм аның кысаларында эшләүче фәнни-тикшеренү су асты археологик отрядының эшчәнлеге аеруча сизелерлек. Алар социаль әһәмияттәге проектларда, су асты археологик экспедицияләрендә катнаштылар. Аларның нәтиҗәләре стендларда тәкъдим ителгән (рәсемдә). Дмитрий Шиллер аларның эшен югары нәтиҗәле дип билгеләде һәм ул Владимир Путин җитәкчелегендәге "Рус географик җәмгыяте" бөтенроссия җәмәгать оешмасының попечительләр советының чираттагы утырышында бу турыда хәбәр итәчәген әйтте. Ул шулай ук яшьләр отрядын төрле яклы яклаганы өчен Владимир Зайцевка диплом тапшырды. Рус географик җәмгыятенең бүгенге көне үсеше һәм барлыкка килү тарихы турында сөйләүче видеофильм күрсәтелде, Сергей Шойгу әлеге җәмгыятьнең президенты булып тора. Россия тарихы елы - үткәнгә мөрәҗәгать итүне, туган якны өйрәнүне, һәрбер яңа ачыш археологик табылдыклар куя торган сорауларга җавап эзләүне, узганны белү тарихына үз өлешеңне кертүне дәвам итү өчен бер сәбәп булып тора.
    Семинарның "Тарихны чыганаклар буенча өйрәнәбез" дигән практик өлеше бик бай булды, ул археологик ачышларның, рухи өлкәнең, мәдәниятенең, кәсепчелекне үстерүнең, борынгы җирлекләрнең үсеш үзенчәлекләрен төрле яклы ачу мөмкинлеге бирде. Анда ТР фәннәр академиясенең тарих институтының өлкән фәнни хезмәткәре Наил Нәбиуллин, югары, гомуми белем бирү йортлары укытучылары, укучылары, туган якны өйрәнүчеләр, җәмәгать структуралары катнашты.
    Семинар "Сәүдәгәр шәһәре архитектурасы" дигән экскурсия белән тәмамланды, ул семинарның фәнни өлешендә тарих елын тәкъдим итүгә өстәмә булды.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: