Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Батырлыкның чиге юк...»

Ак карларны туздырып,  Исәр җилне уздырып,  Кайтам сиңа, кайтам,  Авылдашым Исхакый,  Ырудашым Исхакый...

Милләтнең иманына, кыйбласына туры калып, теленнән, халкыннан, диненнән ваз кичмәгән Гаяз Исхакый исеме һәрберебезгә таныш. Идел-Урал милли азатлык хәрәкәтенең бөек юлбашчысы, XX гасыр башында татар реалистик әдәбиятына нигез ташларын салучы язучы, күренекле җәмәгать эшлек­лесе, татарның бөек улы, йөз аклыгы булган Гаяз Исхакыйның тууына 23 февральдә 140 ел тулды. Мин Яуширмә кызы, Исхакыйнын авылдашы. Безнең әниләр үскәндә аның гаиләсе белән күршеләр булып, аралашып яшәгәннәр.


1997 елны икенче Бөтендөнья татар конгрессына, Исхакыйнын олы сеңлесе – Гайнелмәрзиянен кызы, минем кебек табибә, Ташкенттан килгән Сөембикә Гариф кызы Шәрипова белән махсус очрашу өчен, Казанга килдем. Без конгресс вакытында табышып, бераз аралаштык. Очрашуның рәсми, төп өлеше кичен «Сәфәр» кунакханәсендә узды, биш сәгатькә якын сөйләштек. Мин кайтырга урамга чыкканда төнге сәгать ике тула иде инде. Исхакый нәселен эзәрлекләүләрен китаптан уку бер нәрсә, шуларны үз башыннан кичергән шушы нәсел кешесеннән тыңлау бөтенләй икенче нәрсә икән ул. Сөйләшеп бетергәч, Сөембикә апа очрашу истәлеге итеп бүләк бирде, аннан мине озак итеп кочаклап торды да: «Наилә, син әле яшь, боларның бөтенесен аңлап та бетермисеңдер, олыгая төшкәч, бөтенесен аңларсын. Безнен очрашуыбыз тарих өчен, татар халкы өчен кирәк, Аллаһы Тәгалә үзе безне очраштырды», - диде. Кунакханәгә мин бер кеше булып кердем, икенче кеше булып чыктым. Урамга чыккач, акылыма килә алмыйча, бик озак басып тордым да, Казанда туктаган фатирыма кайтып киттем. Төнне керфек тә какмыйча, йокысыз үткәрдем. Сөембикә апа сөйләгәннәр Муса Җәлилнең «Вәхшәт» шигырендәге кебек гәүдәләнеп, ике көн күз алдымда тордылар. Сөембикә апаның сөйләгәннәре күңелемә мәңге онытылмаслык булып кереп калды һәм гомер юлыма, хәтта язмышыма, зур тәэсир ясады. Шушы вакыттан бирле Исхакыйлар нәселе белән аралашып яшим. Бу нәселнең рәсми чакыруы белән 2013 елда Ташкентта – Сөембикә апаларда ике атна торып, бу нәселнең матди һәм рухи мирасын авылга алып кайтып, музейга тапшырдым. 


Гаяз абзый (авылда аны шулай атаганнар) һәм Исхакыйлар нәселе турында әле матбугатта басылып чыкмаган шактый күп нәрсәләр язып алып, 2015 елда «Чал тарихлы Яуширмә» исемле китабымны чыгардым.
Сөбханалла, Сөембикә апага хәзер 96 яшь, актив тормыш алып бара. Телефоннан даими хәлен, исәнлеген белешеп, сөйләшеп торам. Ул минем шалтыратуны сагынып көтеп ала. Авылның, музейның, Казанның, татар дөньясының хәлләрен җентекләп сораша. Мөмкинлектән файдаланып, Сөембикә апаның әманәтен татар дөньясына - галимнәргә, милләт зыялыларына, укытучыларга, тарихчыларга, милли хәрәкәт әгъзаларына җиткерәсем килә: «Исхакыйның исемен илгә кайтаруда, нәселебезне аклауда үзеннән өлеш керткәннәргә, нәселебез исеменнән зур рәхмәтебезне житкерәбез, – ди ул. – Бөтенебез бер булып, ана телен, динебезне, халкыбызны, татар илен саклап кала алсак иде. Татар дөньясының бар өмете Казанда, татар халкы да милләт хакына шулкадәр авырлыклар кичергән Исхакый мирасына лаек булса иде. Авылда туганнарыбыз калмады бит, Наилә, син мине авыл белән тоташтыручы күпер, Исхакыйнын оныгы, авылыбыздан аның эшен дәвам итүче кеше». 
Гаяз Исхакыйга багышлап, без, Уль­ян-Сембер татарлары, «Батырлык­ның чиге юк:    милли каһарманыбыз Гаяз Исхакыйнын тууына 140 ел» исемле әдәби кичә уздырдык. Кичә Чардаклы районы татар автономиясе һәм районның «Ак калфак» оешмасы үзәгендәге мәдрәсәдә узды. Әйтергә кирәк, Исхакыйга багышланган чара Ульянда беренче тапкыр узды. Чардаклыда гына түгел, Ульянның үзендә дә, башка районнарында да Исхакыйның тормыш юлы, иҗаты гына түгел, исеме дә бик азларга гына таныш. Кичәне Ульян өлкә татар автономиясе президиумы әгъзасы, Чардаклы районының Мактаулы гражданины, районның татар автономиясе рәисе Җәмил әфәнде Хәкимов башлап җибәрде. Кичәне районның «Ак калфак» оешмасы рәисе Гөлсинә апа Герасимова алып барды. Ульян өлкәсенең «Ак калфак» оешмасы рәисе Кәримә Алиуллина оешманың максатлары, башкарган хезмәтләре белән таныштырды. «Ак калфак»ның татар тормышындагы, гаиләдәге роленә тукталды.


Бүгенге көндә минем кулымда Исхакый нәселенә караган шактый күп материаллар бар. Аларны киләчәктә музейларга, Казанның фәнни-тикшерү институтларына тапшырыр алдыннан халыкка да күрсәтеп калуны максат итеп куйдым. Мәдрәсә өстәлләрендә Исхакый нәселенә, Яуширмә авылына, аннан чыккан шәхесләргә багышлынган экспонатлар урын алды. Алар арасында Сөембикә апаның миңа бүләк итеп биргән көмеш колак алкалары, Америкадан (бер кышны балаларында, кызы Дилбәрдә чыкты), Ташкенттан язган хатлары, бу нәсел кешеләренең фоторәсемнәре, «Чал тарихлы Яуширмә» китабын төзегәндә кулланылган күпсанлы материаллар бар. Кичәдә чыгыш ясаган Ульян шәһәренең 44нче гимназиясенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы, Ульян өлкә автономиясе президиумының мәгариф бүлеге җитәкчесе Әлфия Сәмигулла кызы Абетдинова, Абдулла авылы мәктәбенең татар теле укытучысы, өлкә күләмендә танылган җәмәгать эшлеклесе Чулпан Шиһапова (бу чарада аңа өлкәнең «Ак калфак» оешмасы исеменнән грамота тапшырылды), Татарстанның атказанган укытучысы, Ульян өлкәсенең атказанган мәгариф хезмәткәре, Ульян шәһәренең 64нче мәктәбенең татар теле һәм әдәбияты укытучысы Зөһрә Рифкать кызы Хәбибуллина, Чардаклыдан югары категорияле татар теле һәм әдәбияты укытучысы, хезмәт ветераны Фәридә Тәүфыйк кызы Әхмәтова, Үрән авылы китапханәчесе, «Ак калфак»ның актив әгъзасы Эльвира Минтаһир кызы Кәримованың чыгышлары Гаяз Исхакыйның иҗатына багышланган иде. Әдипнең иҗатында гаилә мәсьәләләре, әхлак, хатын-кыз темасы зур урын алып тора. Язучының бөтен әсәрләре тормыштан алынган, реаль образлар, күбесендә безнең Яуширмә авылы кешеләренең тормышы, язмышы тасфирлана. Язучы татар тормышында хатын-кызны укытуны, аңа дөрес тәрбия бирүне күтәреп чыга. «Кәләпүшче кыз», «Ос­тазбикә» әсәрләрендә сурәтләнгән персонажларның тискәре һәм мисал итеп куярлык уңай  сыйфатларын анализладык. «Зөләйха» пьесасында Казан ханлыгы алынгач татар халкын көчләп чукындыру тасфирлана. Зөләйха - безнең авыл кызы, Әхмәтҗановлар нәселеннән, кушаматлары керәшен, Зөләйха турында авыл карт-карчыклары ялгыз кабер дип сөйли иделәр. Ул бик зур авырлык­лар күреп, ахыр гомерендә барыбер авылга кайтып егыла. Чукындырылган булганга, авыл аны күңеле белән кабул итми, үлгәч  тә аны мөселман зиратына күмдермиләр. Аерым, берүзен, ниндидер юл буена күмәләр. Бүгенге көндә урынын белүче юк. Татар дәүләт академия театры бу пьеса нигезендә спектакль куйды, Рамил Төхвәтуллин кино төшерде. Безгә - бүгенге көн татарларына, милләт булып сакланып калу өчен Зөләйхадай нык булырга кирәк дигән нәтиҗәгә килдек. «Ике йөз елдан соң инкыйраз» әсәренә аерым тукталдык. Бу әсәр бүгенге көндә, бигрәк тә Татарстаннан читтә, аеруча актуаль яңгырый. Исхакый милләтнең хәлен алдан аңлап, йөз ел элек безне инкыйраз тырнагыннан йолкып калырга тырышкан, кисәткән. Чардаклының (район үзәге) үзендә татарлар шактый булса да, татар теле кулланышта юк дәрәҗәсендә, бер мәктәптә түгәрәк формасында бара, икенчесендә бөтенләй укытылмый. Гаи­ләләрдә үзара аралашу рус телен­дә бара. Дәүләт учреждениеләрендә, эш урыннарында хәтта ике татар да ана телендә сөйләшми. Балаларга чит-ят булган исемнәр кушалар. Район хастаханәсендә табиб булып эшли башлагач, Ульян татарларыннан бөтенләй көтмәгән хәлләрне күзәтә башладым. Мәсәлән, Ульянда татар, рус, чуваш, мордва катнаш гаиләләр төзеп, укмашып беткәннәр. Андый гаиләләрдә инде милли хисләр, ана теле турында сүз алып бару мөмкин түгел. 70 яшьлек һәм аннан да олырак хатын-кызларның чәче кискән, башка яулык ябуны белмиләр, күбесе чалбардан. Ураза тоту, намаз уку бар, әмма бик сирәк. Шул хәлләргә мисал итеп үзем юлыккан берничә вакыйганы язып үтәм. Миңа - табибка килгән яшүсмернең фамилиясе татар, исеме, әтисенең исеме башкача. Нишләп шулай дип сорагач, «дед был татарином», дип җавап бирде. Бу бала инде үзендәге татар канын бөтенләй танымый булып чыга бит. Икенче мисал: Ульян шәһәре табиблары гаиләсе, ире-хатыны татарлар, буй җитеп килүче балаларын татарча сөйләшмәгез, ул тел барыбер бетә, дип тәрбиялиләр. Әмма  Чардаклы татарлары тормышында уңай күренешләр дә бар: ике ел элек Чардаклыда мәдрәсә ачылды. Анда укучыларның бөтенесе дә диярлек олы яшьтәгеләр. Укып йөрүче абыстайлар, олы яшьтәге апа-әбиләр безнең «Ак калфак» оешмасы уздырган чарада икенче тапкыр катнаштылар инде. Олы яшьтәге апалар гаиләдә, үз туганнары арасында, бигрәк тә оныклары белән, ана телендә аралашсыннар иде. 


Кичәдәге халыкка Исхакыйның сәяси эшчәнлеген, «Идел-Урал» хезмәтен бүгенге көннең сәяси күзлегеннән чыгып, мин җиткердем. Милләттәшләр, берләшеп, авылларыбызны, музейларыбызны, ана телен, милләтне Исхакый кисәтеп калдырган инкыйраздан йолкып, саклап калыйк. Исхакыйның «тартышуда гына табарсың үз хакыңны»  дигән сүзлә­рен йөз елдан соң, безнең көннәрдә аеруча актуаль яңгыраганын татар тормышы үзе исбатлады.

Наилә Яуширмәле. Чардаклы районы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай