Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Басуларда эш тулы көченә бара

Чистай районы хезмәтчәннәре язгы кыр эшләрен дәвам итәләр.

Кайбер хуҗалыклар чәчүне тәмамладылар
Районда бөртекле культураларны язгы чәчү 22 меңнән артыграк мәйданда үткәрелгән. «Мөкатдисов», «Акбулат», «Кутлушки­но» фирмалары аны тәмам­ладылар дип әйтергә дә була. «Закамья Агро», кайбер фермер хуҗалыклары хезмәтчәннәре чәчүне төгәлләп киләләр. Шул ук вакытта «Кулон» агрофирмасында мәйданнарның бары 20 проценты гына чәчелгән.
Районда арпа - 13 мең гектарда, бодай - 5 мең, солы -1200 гектар мәйданда, борчак - 2500 гектарда чәчелгән. Бөртеккә көнбагыш һәм кукуруз чәчә башладылар.
Иң яхшы механизаторлар билгеле булды
Кайбер авыл хуҗалыгы предприятиеләре хезмәт­кәрләре чәчүне яхшы алып баралар.
Шулай, «Джукетау» фирмасы механизаторы Александр Самотохин «Туман» тракторында 2783 гектар мәйданда күпьеллык үләннәрне һәм уҗым культураларын өстәмә тукландырды. Аның хезмәттәше Виктор Уваров МТЗ-1221 тракторында 800 гектар мәйданда дым каплауны башкарды. Виктор Сухоруков шул ук маркадагы тракторда 550 гектар мәйданда чәчү үткәрде.
«Закамье Агро» фирмасыннан Радик Ногманов Т-150 тракторында 430 гектар мәйданда дым каплый һәм 461 гектарда авыл хуҗалыгы культуралары чәчә, ә аның хезмәттәше Артур Шәрәфетдинов МТЗ-1221 тракторында 166 гектар мәйданда дым каплый һәм 383 гектар мәйданда авыл хуҗалыгы культураларын чәчүне башкара.
«Кутлушкино» фирмасы­ның МТЗ-1221 тракторларында эшләүче механизаторлары Рөстәм Сибгатуллин, Илсур Вәлиуллин, Ринат Дияров хуҗалык басуларында зур күләмдә эшләр башкардылар. Рөстәм Сибгатуллин 717 гектар мәйданда дым каплауны, 558 гектар мәйданда туфрак эшкәртүне башкара. Илсур Вәлиуллин 598 гектар мәйданда дым каплауны башкара һәм 602 гектарда культуралар чәчүне үткәрә. Ринат Дияров 668 гектар мәйданда дым каплауны, 432 гектарда культуралар чәчүне үткәрә, 70 гектар мәйданда культураларны өстәмә тукландыру башкара.
Чәчү комплексларында механизаторлар яхшы эшлиләр. Шулай, «Джукетау» фирмасыннан Рәис Ибраһимов Нью-Холланд тракторында (Horsch ATD чәчү комплексы) - 1123 гектар мәйданда, ә аның хезмәттәше Фәнис Вәлиев Нью-Холланд тракторында (FLEXI-COIL чәчү комплексы) 700 гектар мәйданда заманча технологияләр буенча чәчү башкаралар. «Кутлушкино» фирмасыннан Фәнис Хәмидуллин Challenger MT 685Д тракторында (Salford B 25-40 чәчү комплексы) 1750 гектар мәйданда минималь технология буенча чәчү, 450 гектар мәйданда туфрак эшкәртү башкара.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай басулар