Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Басма сүз: кемгә һәм ни өчен кирәк

Һәрбер олы кешенең һәм хәтта күпчелек баланың да кулында смартфон булган заманада кешеләргә «кәгазь биттән уку» нәрсә бирә ала? Ни өчен басма китаплар, газеталар һәм журналлар кешеләрне җәлеп итүне дәвам итә?

Унбиш ел дәвамында үткәрелгән тикшеренүләр шуны күрсәтә: кешеләр кәгазьдә басылган текстны яхшырак кабул итәләр һәм истә калдыралар. Һәм бу башка сиземләү органнары катнашканга гына түгел (сез битләрне әйләндерәсез, кәгазь исен сизәсез, билгеләр калдырасыз), ә кәгазьдән укыганда, кеше азрак читкә юнәлә, башка текстларга (видео, уеннар) күчә алмый, гиперссылкалар буенча йөрми.

Тыныч кына укырга теләгәндә, без кулга «кәгазь» алабыз. Ул чынбарлыкта булган бербөтен объект буларак кабул ителә. Без социаль челтәрләрдә яңалыклар тасмасындагы хәбәрләрне яисә электрон китапларны укуга караганда, кәгазьдән әкренрәк укыйбыз. Әмма әкренрәк начаррак дигән сүз түгел бит.
Чистай үзәк китапханәсе директоры Ирина Герасимова бу хакта болай ди:

— Әйе, яшьләр аудиокитапларны өстен күрә, әмма басма сүз белән кызыксынуны без әти-әниләрдә күрәбез, ул арта бара. Алар басма текст яхшырак кабул ителә һәм гаилә белән уку өчен уңайлырак дип саныйлар.

Әлбәттә, ата-аналар да тикшеренүләр укыйлар һәм күп нәрсәне үз тәҗрибәләрендә күрәләр. Шулай, 2023 елда Валенсия (Испания) университеты галимнәренең 2000 елдан 2022 елга кадәр үткәрелгән 25 экспериментны анализлаган зур доклады чыкты, анда 470 меңгә якын кеше катнашкан. Студентларга төрле форматтагы басма һәм электрон текстлар тәкъдим ителә. Бу экспериментлар күрсәткәнчә, 10 сәгать дәвамында басылган текстны укыганда, кеше мәгълүматны шул ук вакыт дәвамында электрон рәвештә укыганга караганда, 6-8 тапкырга күбрәк аңлый. Шунысы кызык: өлкәнрәк кешеләр электрон форматта текстны яшьләргә караганда яхшырак кабул иткәннәр. Бәлки, уйланып уку гадәте роль уйнагандыр.
Әгәр дә без электрон текстны күз йөртеп чыгу гына түгел, ә игътибар белән укырга телибез икән, моның өчен күбрәк көч куярга кирәк һәм уку тизлеге, киресенчә, кәгазьдән уку белән чагыштырганда, 20-30 процентка төшәчәк. Ә бит үз яктылыгы булган экран күзнең челтәр катлавына өстәмә йөкләнеш тудыра (бигрәк тә бу йоклар алдыннан зарарлы: зәңгәр ут йокы гормоны мелатонин җитештерүне киметә).

Кәгазьдә уку «чын» һәм эстетик яктан күңеллерәк кабул ителә. Шуңа күрә ата-аналарның үз балалары өчен аны өстен күрүләре гаҗәп түгел.

— Балалар белән бергә уку — ул аерым күңелле мизгел. Беркем дә бернәрсә белән дә мәшгуль түгел, игътибарын читкә юнәлтми, бер-берсеннән качмый. Бу бала белән бергә булу һәм аңа игътибар юнәлтү, бәйләнешне, ышанычлы мөнәсәбәтне ныгыту өчен бик яхшы ысул. Китапны кулга тотып, рәсемнәрен карый-карый, битләрне әйләндерә-әйләндерә уку, геройлар белән бергә яшәп һәм алар өчен борчылуны бер генә электрон китап та алыштыра алмый. Бала китапны мөстәкыйль күбрәк укыган һәм өйрәнгән саен, ул иреклерәк булачак һәм аның тәнкыйди фикерләве үсәчәк, — дип саный Чистайның ата-аналар советы рәисе Гүзәл Шакирова.

Тәнкыйди фикерләү, сүз уңаенда, шулай ук дөрес: мондый фикерләү — басма текстны яхшырак аңлау нәтиҗәсе.

Чистай үзәк балалар китапханәсенең баш библиографы Наталья Кушникова билгеләп үткәнчә, соңгы елларда ата-аналар балалар белән бергә укуда активрак катнаша башлады, алар балаларда китап белән эшләргә теләк уяталар. Бигрәк тә, ди ул, китап алырга әтиләрнең килүен күзәтү рәхәт. Шулай булса да, ни кызганыч, хәзер матбугатка күпкә азрак языла башладылар: балалар бик теләп укыган, мәсәлән, «Яшь натуралист» танып белү журналларына да акча бүлеп бирелми.

Вакытлы матбугатны уку гадәте гаиләдә һәм мәктәптә тәрбияләнә. Элек башлангыч сыйныф укытучысы булган Эльмира Галимова сыйныф сәгатьләренә балалар журналларын алып килүе, аларны балаларның кызыксынып караулары һәм шуннан соң әти-әниләреннән журналларга язылуны сораулары турында сөйләде. Аның гаиләсендә дә басма матбугатка язылу гадәте булган. Басма матбугат чаралары электрон матбугатка караганда җирле яңалыкларны яхшырак җиткерә. Алар шулай ук укучыга киләчәктә кулланырга мөмкин булган мәкаләләрне сакларга мөмкинлек бирә һәм моның өчен Интернет, электрон мәгълүмат чаралары кирәк түгел.

Йолдыз авыл китапханәсе методисты Розалия Шәйхетдинова да җирле басмаларның ихтыяҗы турында сөйләде. Аның гаиләсендә «Чистай хәбәрләре»нә, «Безнең гәҗит»кә язылалар. Розалия Харис кызына күренекле кешеләрнең тормышы, шәһәр вакыйгалары турында тәнкыйди мәкаләләр уку ошый. Сүз уңаеннан, Йолдыз китапханәсендә балалар ватманда Йолдыз поселогы яңалыклары турында кулдан газета язалар, бу исә җирле яңалыклар өчен кәгазьнең актуальлеген тагын бер кат раслый: ул аларны әһәмиятлерәк итә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, кайбер республика газеталары һәм журналлары Татарстан Дәүләт Советы дәрәҗәсендә ярдәмгә ия, ә район басмалары һәм Россия журналлары бу ярдәмгә ия түгел. Шуңа күрә Чистай үзәк китапханәсе яздырып алган һәм башка район китапханәләренә килгән вакытлы матбугат — республика журналлары, күпчелеге татар телендә. Александровка авыл китапханәсе мөдире Анастасия Викторовна Сухорукова раслаганча, басма матбугат кирәк, әмма рус телендә матбугат чараларыннан китапханәгә аз санда «Чистопольские известия» һәм «Республика Татарстан», кайвакыт «Непоседа» балалар журналы гына килә. 2015 елда алар күпкә күбрәк булган.

Җирле, муниципаль фактор да бар: Татарстан Милли китапханәсенең тулыландыру бүлеге статистикасы буенча, Чистайда язылуга бик аз акча бүлеп бирелә, бу күрсәткеч буенча шәһәр республикада иң соңгы урыннарның берсендә тора. Чагыштыру өчен якын күршеләребезне — Алексеевск районын алыйк. 2022 елда алар язылуга 498 мең сум, 2023 елда 496 мең сум тотканнар. Чистай районында саннар шул рәвешчә 156 һәм 146 мең сум тәшкил итә. Бу Яңа Чишмә районындагыдан да: 174 һәм 175 мең сум, Аксубай районындагыдан да азрак: 295 һәм 298 мең сум.

Шуңа күрә Чистайда вакытлы матбугат басмаларын укырга яратучыларга, беренче чиратта, үзләренә язылырга туры килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев