Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Башкарма комитетка яңа җитәкче сайланды

Узган атнада шәһәр советының утыз өченче утырышы булды

Утырышта тикшерелгән темалар­ның берсе – шәһәр башкарма комитет җитәкчесен билгеләү турындагы мәсьәлә булды. Исегезгә төшерәбез, моңа кадәр әлеге вазифаны башкарган Александр Заикон­никовтан үз вәкаләтләрен алдан төшерү турында гариза керде. Шуннан соң шәһәр башкарма комитет җитәкчесе вазифасына конкурс игълан ителде.
– Шәһәр башкарма комитет җи­тәкчесе вазифасына кандидатларны тикшереп һәм фикер алышып, конкурс комиссиясе Рәхимов Илдар Фаил улы һәм Юртаев Евгений Владимирович кандидатураларын тикшерүгә чыгарды, – дип мәгълүмат бирде конкурс комиссиясе сәркатибе Ольга Добронравова.
Ачык тавыш бирү нәтиҗәсендә шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе итеп Илдар Фаил улы Рәхимов сайланды.
– Депутатларга күрсәткән ышанычлары өчен рәхмәт сүзләре җиткерәсем килә. Шәһәрдә хәл итәргә тиешле мәсьәләләр күп, болар – каты көнкүреш калдыкларын чыгару, юлларны ремонтлау һәм тулаем төзекләндерү. Алар өстендә эшләрбез, республика программаларында актив катнашырбыз, – диде Илдар Рәхимов.
– Эш җиңел түгел, җаваплы якын килүне, көч, сыйфатлы эшләүне, халык белән элемтә көйләү осталыгын таләп итә һәм аларның үтенечләрен тиз арада хәл итүне сорый, – дип ассызыклады Дмитрий Иванов.
Шәһәр башкарма комитеты җитәкчесенә үз теләкләрен шулай ук ТР Дәүләт Советы депутаты Виктор Смыков та җиткерде:
– Комиссиядә без Илдар Рәхимов белән җентекле сөйләштек, ул уңай тәэсирләр калдырды. Әмма алда катлаулы эш көтә, шуңа күрә аңа уңышлар телисем килә.
2019 елга һәм 2020-2021 елларның планлы чорына «Чистай шәһәре» муниципаль берәмлеге бюджетына үзгәрешләр кертү турындагы док­лад белән финанс-бюджет палатасы җитәкчесе Наталья Карманова чыкты.
– Ел башыннан күп вакыт үтмәсә дә, шушы вакыт эчендә бюджетның керем һәм чыгым өлешендә һәм хәтта дефицитны каплау чыганагында үзгәрешләр барлыкка килде, – дип билгеләп үтте Наталья Афиногентовна. – Бюджетның керем өлеше тулаем 16 миллион 220 мең сумга артты. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, 1 гыйнварга бездә 2018 ел өчен 33 миллион 714 мең сум күләмендә өстәмә алынган керем барлыкка килде. Бүгенге көндә без әлегә планлы билгеләнешләргә ориентлашабыз.
Финанс-бюджет палатасы җитәк­чесе докладын тыңлап һәм фикер алышып, депутатлар шәһәр бюджетына үзгәрешләр кертүче карар кабул иттеләр.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев