6 июньдә Чистай муниципаль районы Советының чираттан тыш 9нчы утырышы булды, аны Чистай муниципаль районы башлыгы Дмитрий Иванов алып барды.
Утырышта депутатлар берничә мәсьәлә карадылар. Аерым алганда, алар Чистай муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе вәкаләтләрен вакытыннан алда туктату турында карар кабул иттеләр. Совет аппараты җитәкчесе Константин Иванов муниципаль район башкарма комитеты җитәкчесе вазифаларын башкаруга конкурс игълан ителү турында мәгълүмат белән чыкты. Конкурс комиссиясе тарафыннан квалификация таләпләренә туры килгән башкарма комитет җитәкчесе вазифасына кандидат расланачак. Депутатлар шулай ук башкарма комитет җитәкчесе вәкаләтләрен башкарма комитет җитәкчесенең беренче урынбасары Ләйсән Кашаповага вакытлыча йөкләү турында карар кабул иттеләр.
Дмитрий Иванов Владимир Пещеровның башкарма комитет җитәкчесе вазифасында эшчәнлеген югары бәяләде.
- Җиңел булмаган икътисадый вакытта шәһәрне һәм районны үстерү, аның территориясендә төрле федераль һәм республика программаларын гамәлгә ашыру буенча зур эш башкарылды, - дип билгеләп үтте Дмитрий Алексеевич.
Башлык Владимир Пещеровка Мактау грамотасын тапшырды. Үз чиратында Владимир Пещеров муниципаль район башлыгы Дмитрий Ивановка, башкарма комитет һәм Совет коллективларына, предприятиеләр җитәкчеләренә һәм депутатларга бердәм эш өчен рәхмәт белдерде һәм үзенең туган шәһәре - Әлмәттә эшләргә тәкъдим итүләрен әйтте, аның гаиләсе дә шунда яши.
Моннан тыш, депутатлар «2016 елга Татарстан Республикасы «Чистай муниципаль районы» муниципаль берәмлеге мөлкәтендә торган милекне хосусыйлаштыруның фаразлау планы (программасы) турында»гы 2015 елның 29 декабрендә кабул ителгән Чистай муниципаль районы Советы карарына үзгәрешләр һәм өстәмәләр кертү мәсьәләләрен тикшерделәр. Шулай ук җир участогын арендалау килешүен төзү хокукына аукцион предметына башлангыч бәя кую буенча тиешле карар кабул ителде.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев