Чистай-информ
  • Рус Тат
  • «Башкаларга булышып, бездә мәрхәмәтлелек арта»

    Чистай мөхтәсибәтенең «Социаль ашханә» проекты президент грантлары Фонды социаль конкурсының грантына лаек булды. Бу исә ярдәмгә мохтаҗ булган күп кенә кешеләргә ярдәм итәргә мөмкинлек бирде.

    Бу тормышта теләсә кем белән авыр хәлләр килеп чыгарга мөмкин. Һәркем дә аны мөстәкыйль генә чишә алмый. Мондый очракларда авыр хәлдә калган кешегә аңа ярдәмгә килүчеләр барын белү аеруча мөһим.

    Грант проектны киңәйтергә ярдәм итте

    Тормышта авыр хәлләрдә калган кешеләргә ярдәм итү йөзеннән Чистай мөхтәсибәте тарафыннан 2016 елда «Нур» мәчете янында социаль ашханә оештырылды. Мәчеттә эшләүчеләр төшке ашлар әзерләделәр, ә мөселман яшьләре активистлары аларны өйләргә таратырга ярдәм иттеләр.

    Беренче этапта әлеге проект кайнар ризык белән 20гә якын кешене тәэмин итәргә мөмкинлек бирде. Соңрак бу сан 30га җитте. Бу вакыт проект шәһәр эшмәкәрләре тарафыннан финансланды. Әмма эпидемиологик вәзгыять кешеләрнең тормышларын үзгәртте, эшмәкәрлеккә тәэсир итте.Шуңа күрә дә алга проектны финанслау мәсьәләсе килеп басты.Шулай итеп, президент грантлары Фондына тәкъдим ителү турында карар кабул ителде. Чистай мөхтәсибәтенә бәхет елмайды: социаль ашханә проекты финанс ярдәме алды.

    Грант ярдәмендә безгә проектны киңәйтергә һәм социаль төшке аш алучыларны 50 кешегә хәтле күбәйтергә мөмкин булды. Нигездә болар пенсионерлар, сәламәтлекләре чикләнгән кешеләр, шулай ук авыр тормыш хәлендә калучылар. Социаль төшке аш алучыларны без социаль яклау бүлеге аша табабыз. Кайчакта безгә үзләре төшке аш әзерли алмаучы өлкән кешеләр турында күршеләре, танышлары хәбәр итәләр. Мохтаҗларны табарга мөселман яшьләре берлеге активистлары ярдәм итте, – дип сөйли Чистай шәһәре һәм Чис­тай районы имам-мөхтәсибе Мөхәммәт хәзрәт Кыямов.

    Башкаларга булышып, үзебезне тәрбиялибез

    Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, проектның Чистай мөхтәсибәте каршында тормышка ашырылуына карамастан,ярдәмгә мохтаҗларның диненә, милләтенә карамастан, барысына да ярдәм күрсәтелә.

    Әлеге проект,беренче чиратта, тирә-юньдәгеләргә мәхәббәт, үзара аңлашу, толерантлык, мәрхәмәтлелек тәрбияли.Күп кенә чистайлылар социаль ашханә турында ишетеп, үзләреннән өлеш кертергә ашыгалар, үз бакчаларында үстерелгән яшелчәләр китерәләр. Корбан бәйрәмендә исә һәр мөселман диярлек безнең ашханә өчен чалынган корбаныннан өлеш калдырырга тырыша. Әлеге ярдәм алучыларның сөенүләрен күреп, без әлеге проектның бик кирәкле булуын, аны үстерергә кирәклеген аңлыйбыз.Билгеле, барыбыз да күңелебез белән авыр тормыш хәлендә калучыларның аз булуын телибез, әмма тормыш уйламаган җирдән дә үз сынауларын куя.Башкаларга ярдәм итеп, без үзебезне дә тәрбиялибез: калебләребез тагын да йомшара, – дип ассызыклый Мөхәммәт хәзрәт.

    Өйдәге кебек тәмле әзерлиләр

     Форсаттан файдаланып, без ашханә эше белән танышырга булдык. Төшке аш әзерләнүче бинага якынлашуга хуш исле, тәмле аш исләре сизеп, хәтта иреннәрне ялап куйдык. Гадәттә мондый аш исләре уңган хуҗабикәләр өйләрендә гаиләләре өчен файдалы, тәмле, туклыклы ашлар әзерләгәндә тарала.

    Билгеле булганча, социаль ашханәдә тукланучылар өчен дә бар күңелләрен биреп, тәмле ашлар пешерәләр икән. Пешекче Рамил Хөснуллин менә берничә ел инде кайнар төшке ашлар әзерли. Без анда кергәндә ул аш пешерә иде.

    Меню төрле булсын дип тырышам.Мисалга, бүген беренчегә токмачлы аш, икенчегә исә карабодай белән ит. Иртәгә - борщ, ит, гарнирга-дөге. Шулпа тәмле, майлы-тук­лыклы булсын өчен тавык, бозау, сарык итләре салабыз.Әлеге сыйларыбыз бер үк вакытта файдалы булсын дип тә тырышабыз. Чөнки күбесе өлкән яшьтәге кешеләр, аларга билгеле диетаны сакларга кирәк, – дип сөйли Рамил Хөснуллин.

    Башкаларга яхшылык эшләгәч, үзеңнең күңелең дә шатлана, моны сүзләр белән генә аңлатып та булмый. Шуңа күрә без кешеләргә аш әзерләгәндә ул тәмле дә, файдалы да булсын өчен тырышабыз. Волонтерлар аларның шатлануларын, рәхмәт әйтүләрен килеп сөйләгәндә без икеләтә шатланабыз. Үзең эшләгән эшнең файдалы булуы сөендерә.

    Рамил Хөснуллин безгә зур горурлык белән үзенең кухнясын күрсәтте.Анда чисталык һәм тәртип хөкем сөрә, бар азык- төлек үз урыннарына куелган. Өстәлдә чиста контейнерлар, аларга пешекче өләшү өчен кайнар аш һәм ит белән карабодай тутыра.

    Җылылык, яктылык та бүләк итәләр

    Социаль ашханә эшендә үзләре теләп ярдәм итәргә теләүчеләр арасында Лилия Камил кызы белән аның улы Рүзәл Шәрифуллин да бар. Алар кайнар ашны адреслар буенча таратып йөриләр.

    Без порцияләрне өлкән, азкеремле, күпбалалы гаиләләргә таратабыз. Килгән саен аларның безне көтеп торуларын, шатланып каршы алуларын күрәбез. Чөнки аларның күбесенә, аеруча өлкәннәргә, ризык кына түгел, аралашу, җылы сүз, җылы караш та кирәк. Без килгәч, аларның кәефләре күтәрелеп китә, – дип уйкичерешләре белән уртак­лаша Лилия Камил кызы. Без әле күптән түгел генә бер әбигә ашарга китерә башладык. Баштарак ул әбиебез көчкә генә йөри иде. Хәзер безне каршы алырга йөгереп дигәндәй чыга.Өлкәннәргә ризык китереп кенә калмыйча, аларга көч-куәт, кәеф күтәренкелеге бирә алуыбызга без бик шатланабыз.

    Безгә социаль төшке аш алучы Мәрзия Ихсанова белән дә аралашырга туры килде. 88 яшьлек Мәрзия Ихсанова берьялгызы яши. Тормыш иптәше моннан берничә ел элек вафат булган, балалары еракта – төньякта яшиләр.Ул көн саен волонтерларны түземсезлек белән көтеп ала. Без килгән көнне дә ул Лилия Камил кызын һәм аның улын елмаеп каршы алды.

    Өлкәннәргә мондый ярдәм күрсәтүчеләргә ихластан рәхмәт белдерәм. Безгә көн саен кайнар ризык: аш, ботка, икенче ашлар китерәләр. Барысы да бик тәмле, нәкъ өйдәгечә. Өлкәнәйгәч, аш пешерүе дә, кибеткә йөрүе дә авырлаша икән. Волонтерлар бик мәрхәмәтлеләр, безгә хөрмәт белән карыйлар, алар һәрчак ярдәмгә килергә әзер. Моңа ничек шатланмыйсың инде?! Сезгә бик зур рәхмәт!, – дип чын күңеленнән рәхмәт сүзләре җиткерә Мәрзия Сәләхи кызы.

    Яхшылыгың меңе белән кайтачак

     Яхшылыкка яхшылык белән җавап бирергә кирәклегенә Рүзәл Шәрифуллин ихластан ышана.

    Әлеге проектны уйлап табучыларга рәхмәт әйтәсе килә. Кешеләргә булышуны мин игелекле эш дип карыйм. Мин үзем дә тормышта төрле авырлыклар аша үттем. Ул вакытта мине авыр хәлдә калдырмадылар, булдыра алганча ярдәм иттеләр. Хәзер менә мин дә яхшылыкка яхшылык белән җавап бирергә уйладым. Хәтта гади генә игътибар да кеше өчен бик мөһим. Кешеләрнең сиңа рәхмәт әйтүләрен күрү бик күңелле. Бу тагын да яхшырак эшләргә рухландыра. Бу проектның гомерле булуын телибез, аны тормышка ашыручылар да исән-имин булсыннар, – ди Рүзәл Шәрифуллин.

     Әлеге проектның дәвамлы буласына волонтерлар гына түгел, аны тормышка ашыручылар да ышана. Иганәчеләр кайнар аш алучылар санын 100 гә хәтле җиткерергә ниятлиләр. Аларга җиңел булмаган, әмма игелекле эшләрендә уңышлар телибез.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: