Чистай-информ
  • Рус Тат
  • «Башка милләтләрне хөрмәт итеп, килешеп яшибез»

    Чистайлылар районда милләтара һәм динара килешүчәнлек мәсьәләләре турында фикер алыштылар.

    Милләтара һәм динара мәсьәләләр буенча советның чираттагы утырышын Чистай шәһәре башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов алып бара.

    Утырыш эшендә җәмәгатьчелек хәрәкәтләре, коммерцияви булмаган оешмалар, башкарма комитет бүлекләре, дини конфессияләр, миграция хезмәте вәкилләре, авыл җирлекләре башлыклары һәм башкалар катнашты.

    Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлегенең миграция мәсьәләләре бүлеге эшчәнлеге турында миграция мәсьәләләре буенча бүлек начальнигы вазифаларын вакытлыча башкаручы, полиция майоры Светлана Егуданова мәгълүмат бирде.

    – Агымдагы елның 5 аенда район территориясендә килү һәм яшәү урыны буенча 569 чит ил гражданы исәпкә куелган. Аларның 19ы – Әзербайҗаннан, 7се – Әрмәнстаннан, 5се – Белоруссиядән, 33е – Казахстаннан, 4се – Кыргызстаннан, 322се – Таҗикстаннан, 6сы – Төркмәнстаннан, 142 се – Үзбәкстаннан, 16сы – Украинадан, – диде Светлана Сергеевна.

    Ул чит ил гражданнарына һәм гражданлыгы булмаган затларга даими һәм вакытлыча яшәү хокукын раслаучы документлар бирү, аларның яшәү кагыйдәләрен үтәүне контрольдә тоту турында сөйләде.

    Бөтендөнья татар конгрессының Чистай җирле оешмасы каршындагы «Ак калфак» татар хатын-кызларының иҗтимагый оешмасы эшчәнлегенең төп юнәлешләре турында аның җитәкчесе Рушания Закирова сөйләде.

    – Милли үзгәлекне саклап калу һәм туган телгә ихтирамлы мөнәсәбәт тәрбияләү, милли гореф-гадәтләрне һәм йолаларны торгызу, аларны саклау һәм үстерү оешманың өстенлекле бурычлары булып тора. Без мөхтәсибәт, мәгариф идарәсе белән тыгыз элемтәдә торабыз, авыл җирлекләрендәге хатын-кызлар белән теләп аралашабыз, уртак чаралар үткәрәбез. Безнең оешмада «Калфак», «Хәзинә», «Әдәби марафон», «Чишмә», «Шәһәребезнең танылган кешеләре», «Милли кухня», «Театр» һәм башка проектлар эшли. Безнең оешма хатын-кызлары һәр проект эшчәнлегендә актив катнашалар, – дип билгеләп үтте Рушания Вахит кызы.

    Аның чыгышында шулай ук июнь башында Чистайда узган «Ак калфак» иҗтимагый оешмасының күчмә утырышы нәтиҗәләре дә чагылыш тапты.

    – Бөтендөнья татар конгрессының Чистай җирле оешмасы, мөхтәсибәт белән берлектә без районыбызны лаеклы тәкъдим иттек. «Камалия» ял итү-үстерү үзәге, мәдәни үзәк, 2нче номерлы гимназия зур ярдәм күрсәтте. Безнең эшчәнлек турында яхшы фикерләр калды. Шулай итеп, кыска вакыт эчендә без үзебез турында төрле юнәлешләр буенча эшчәнлек алып баручы татар хатын-кызлары оешмасы буларак белдерә алдык, – дип нәтиҗә ясады Рушания Закирова.

    Рус милли-мәдәни җәмгыяте бүлеге эше турында аның җитәкчесе Владимир Пономарев сөйләде. Рус милли-мәдәни җәмгыятенең күпкырлы эшчәнлеге турында сөйләгәндә, ул тыгыз элемтә булдырылган оешмаларны, иҗтимагый хәрәкәтләрне искә алды. Районда рус мәдәниятен саклап калуга һәм үстерүгә зур өлеш кертүче иҗат коллективлары эшчәнлеген аерым билгеләп үтте.

    – Рус җыры халык театры концертларын тамаша кылучылар артистлар белән бергә чын мәгънәсендә кечкенә гомер яшиләр. Җитәкченең югары һөнәри осталыгы һәм таланты ярдәмендә коллектив кабатланмас үзгәлек алды. Башкаручылар рус җырының кәефен нечкә тоялар һәм аның матурлыгын, моңын тамашачыга җиткерәләр. Коллектив репертуарында 150дән артык рус халык җыры һәм рус композиторларының лирик, шаян җырлары, әйлән-бәйләннәр һәм башкалар бар, – дип ассызыклады Владимир Александрович.

    Ул шулай ук «Чистое поле» халык уен кораллары, «Родные напевы» рус җыры ансамбльләре, «Ступени» әдәби берләшмәсе, рус халык театры эшчәнлеге турында сөйләде.

    – «Ступени» әдәби берләшмәсе әгъзалары шәһәрнең мәдәни тормышында, уку йортлары, музейлар үткәргән чараларда актив катнашалар, кичәләр, китаплар тәкъдим итүне үткәрәләр, яшьләрне үз сафларына җәлеп итәләр, иҗади үсешләрендә актив булышалар. Иҗади кешеләр ярдәмендә шәһәребезнең исеме халыкара, Россия һәм республика матбугатында яңгырый. Шагыйрьләребезнең шигырьләре үсеп килүче буында туган якка һәм рус әдәбиятына мәхәббәт тәрбиялиләр. Шулай ук провинциаль театрның шәһәрнең мәдәни тормышына

    йогынтысы да бәяләп бетергесез. Һәр чор үз сәнгатен, көн кадагына җавап бирүче сәхнә әсәрләрен таләп итә, – дип билгеләп үтте доклад ясаучы.

    «Камалия» ял итү-үсеш үзәге эше турында аның җитәкчесе Радик Вафин сөйләде.

    – Безнең оешма Чистай мөхтәсибәте башлап йөрүендә 2019 елда меценатлар һәм хәйриячеләр ярдәме белән оештырылды. Аның төп эшчәнлеге балаларны үстерү һәм гаиләләрне ныгыту белән бәйле. Без балаларда IT-технологияләр, театр сәнгате, телләрне өйрәнү һәм иҗади сәләтләрне үстерү өлкәсендә заманча күнекмәләрне булдыру юлы белән белемгә мәхәббәт тәрбияләргә тырышабыз. Бүгенге көндә бездә 9дан артык клуб оештырылды, – дип башлады үз чыгышын Радик Газинур улы. Ул төрле социаль грант проектларын гамәлгә ашыруга җентекләп тукталды.

    – Безнең оешманың грант эшчәнлеге 2020 елда башланды. Бу чорда безнең шәһәрдә тормыш сыйфатын яхшыртуга юнәлдерелгән 6 социаль проект тормышка ашырылды. Быел без «Шатлык бүләк итәбез – тылсым булдырабыз» һәм «Авыл мәктәпләрендә робот техникасы» проектларын уңышлы гамәлгә ашырдык, ул «Татнефть» хәйрия фонды тарафыннан ярдәм алды. «Мөмкинлекләр сәхнәсе» проекты Президент грантлары фонды конкурсында җиңүче булды. Һәр проект аерым бурычларны һәм максатларны хәл итүгә юнәлдерелгән. Безнең күңел ачу чараларын үз эченә алган барлык программаларыбыз тәрбияви характерга ия, – дип аңлатты оешма җитәкчесе.

    Каргалы авыл җирлеге башлыгы Марат Заһидуллин милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм мигрантлар белән эшләү турында сөйләде.

    – Авыл җирлегендә җиде милләт вәкиле: 1571 татар, 249 рус, 2 украин, 2 мордва, 16 таҗик, 6 үзбәк, 7 чегән яши. Җирлек территориясендә даими рәвештә милләтара мөнәсәбәтләрне ныгыту һәм мигрантлар белән эш алып барыла. Авыл җирлегендәге миграция торышы тотрыклы һәм контрольдә тотылучы дип бәяләнә. Төрле милләт кешеләре күп еллар тату һәм килешеп гомер итәләр. Милләтара, социаль киеренкелек күзәтелми, – диде Марат Әхмәдулла улы.

    Ул яшьләрдә авыл җирлегендә яшәүче мигрантларга һәм халыкның гореф-гадәтләренә хөрмәт тәрбияләүче мәгариф һәм мәдәни учреждениеләрнең эш системасының уңай нәтиҗәсен билгеләп үтте.

    – Каргалы авыл җирлеге территориясендә яшәүче халыкларның милли гореф-гадәтләренә һәм мәдәниятенә, РФ конституциясе һәм законнарына карата хөрмәт тәрбияләү буенча чаралар җирлекнең белем бирү учреждениеләренең тәрбия эшләре планына кертелде. Күпмилләтле җәмгыятьне берләштерү һәм милли үзаңны арттыру процессында җирлектә яшәүче халыкларның милли йолаларын һәм фольклорын торгызуга һәм үстерүгә юнәлгән халык бәйрәмнәре һәм гореф-гадәтләре мөһим роль уйный. Безнең авыл җирлегендә яшәүчеләр башка милләт вәкилләре белән аралашуда кыенлыклар кичермиләр. Башка милләтләрне хөрмәт итеп, дус-тату, килешеп яшибез, – дип нәтиҗә ясады доклад ясаучы.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: