Авылыбызның мөхтәрәм кешеләре Рафика апа һәм Камил абый Саматовлар гаиләсендә төпчек бала булып туган Рушания кечкенәдән үк тәрбияче булырга хыяллана.
Иң яраткан уеннарының берсе иптәш кызлары белән курчак-курчак уйнау була аның. Шушы сабыйлык шөгыле сигезенче сыйныфны тәмамлагач, педагогия училищесына китерә дә. Училищены уңышлы тәмамлаганнан соң мәктәпкә пионервожатый булып эшкә кайта. Бар күңелен биреп, яратып эшли, бер үк вакытта укучыларга татар теле һәм әдәбияты, рәсем дәресләре дә укыта. Күңелендә озак еллар йөрткән югары белем алу турындагы хыялын тормышка ашырырга да җай чыга, 1999 елда Казан дәүләт педагогия университетының татар филологиясе факультетына укырга керә. Билгеле, бу юнәлешне сайлауда аңа яраткан укытучылары - озак еллар Иске Роман мәктәбендә татар теле һәм әдәбияты укыткан Халидә апа Закированың тәэсире дә булгандыр. Халидә апа үз фәнен ихластан яратучы, укучыларын иҗатка этәреп, дәртләндереп торучы, киң холыклы, чын мөгаллимә иде (урыны оҗмахта булсын). Рус теле укытучысы Факия апа Закированың ныклы киңәш-белемнәре дә, сыйныф җитәкчесе Рәсимә Миңнебаеваның сыйныфны бербөтен итеп туплап торуы да булачак укытучы күңелендә якты эз калдыра.
Ә беренче укытучысы Рәхимә апа Дәминованы белем, матурлык дөньясына алып керүче гүзәл бер образ буларак күңелендә саклый ул. Әлеге зыялы, мөхтәрәм мөгаллимә укучыларына бар йөрәк җылысын бирә, аларны сәнгать дөньясына алып керә, бию серләренә төшендерә. Шуңадырмы, Рушания үзе дә биергә, шигырь сөйләргә яратып, мәктәп тормышында бик актив булып үсә. Тырышып укый, җәмәгать эшләрендә башлап йөрүчеләрдән була. Хәер, ул әлеге сыйфатларын хәзер дә югалтмаган: озак еллар авылда яшьләр комитетын җитәкләде, озак еллар сайлау комиссиясендә катнаша. Укучылары да Бөтенроссия, республика, муниципаль конкурсларда актив катнашып, призлы урыннар яулыйлар, ана телебезнең бар матурлыгын, кирәклеген тоеп үсәләр. Укучылары арасында үз юлын татар теле белән бәйләүчеләр булуы аеруча сөендерә: Гөлүсә Хәлиуллина журналист, Гөлүсә Закирова, Эльвира Хәмзина татар теле укытучысы һөнәрләрен сайлаганнар. Һәр укучысының уңышына сөенеп, борчу-мәшәкатьләренә аналарча борчылып яши Рушания Камил кызы.
- Башка эшне күз алдыма да китерә алмыйм, балаларны, мәктәпне бик яратам. Һәрчак үземнең остазларым дип Розалия Гыйззәтуллинаны һәм Сәгъдия Фәтхетдинованы санадым, алар ярдәмен тоеп, киңәш-тәкъдимнәрен тыңлап эшләдем. Искиткеч кешелекле, кайгыртучан Роберт Сабитов җитәкчелегендәге коллективыбыз дус-тату. Бер-беребезне аңлашып, ярдәмләшеп эшлибез, - ди ул ихластан сөенеп. Рушания Камил кызы авыл тарихы белән дә кызыксына, бүгенгесе көндә тарихны тирәнтен өйрәнү белән мәшгуль.
Иҗат белән дә шөгыльләнергә вакыт таба ул. Быел олы йөрәкле авылдашыбыз Альберт Дәминов белән берлектә авылдашлары өчен җан атучы Рушания Билалованың «Туган җир: шәхесләр һәм язмышлар» исемле китабы дөнья күрде. Туган авылларын ихластан яратучы әлеге авылдашларыбызга зур хезмәтләре өчен без бик рәхмәтле.
Гаиләсе дә матур, түгәрәк аның. Тормыш иптәше Фәрит белән кызлары Алисәне, уллары Булатны тәрбияләп үстерделәр. Алисә югары уку йортын тәмамлап, гаиләсе белән Казан шәһәрендә яши, Камилә исемле кыз үстерәләр. Булат - студент. Уңышлары белән әти-әниләрен сөендереп торалар.
Туган авылы мәктәбендә укучыларны утыз ел буена туган тел серләренә төшендерүче, аны зурларга, яратырга өйрәтүче Рушания Камил кызы көн саен бер сукмактан яраткан эшенә ашыга. Күңеле һәрчак шат, йөзе елмаюлы аның. Шулай булмыйни?!! Чөнки аны анда яраткан эше, берсеннән-берсе кызыксынучан укучылары көтә. Ә бүгенге көн аның өчен аеруча сөенечле - гүзәл гомер бәйрәме 50 яшьлек юбилее. Аны чын күңелебездән шушы бәйрәме белән котлыйбыз, сәламәтлек, җан тынычлыгы, тигезлек, күңел күтәренкелеге, имин тормыш, бәхетенең гомерлек булуын телибез.
\
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев