Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Барысына да шифа бирә киң күңелле табибә!

Малайлар һәм кызлар аның кабинетына курыкмыйча керәләр, чөнки аларның һәркайсын Елена Николаевна елмаеп каршы ала. Көн киеренке булдымы, юкмы, анысы мөһим түгел, безнең героинябыз ару-талуын сиздермичә, ата-аналарны кызыксындырган теләсә нинди сорауларга җавап бирергә әзер.

Күз алдына китерегез, сабыйның температурасы күтәрелә, ул көйсезләнә, аның аппетиты юк. Бу очракта кечкенә пациентка гына түгел, дулкынланган яшь әти-әнигә дә ярдәм кирәк. Бу вакытта Елена Логинова балалар табибәсе генә түгел, ә һәр кешегә якын килү юлларын таба белә торган психолог та.

Аның участогында 900гә якын пациент, алар арасында сабыйлар да, яшүсмерләр дә бар. Кабул итү баланы караудан, дәвалау билгеләүдән һәм медицина карточкасына билгеләп куюдан башлана. Читтән караганда, барысы да гади, эшләнгән схема кебек тоела. Әмма авыру сәбәпләрен аңлау өчен балалар организмының үзенчәлекләрен белергә кирәк. Чөнки кечкенә балалар кайда авыртуын күрсәтә дә, әйтә дә алмыйлар. Нечкәлекләр турында бертуктаусыз сөйләргә мөмкин, әмма Елена Николаевна үз эшенең остасы булуын эштә раслый.

Балачакта Елена Логинова балалар табибы булырга уйламаган да. Бу һөнәрне сайлауга аңа дус кызы бүләк иткән китап ярдәм иткән.

– Балачакта мин эзләндем, бик күп укыдым. Гомумән, башлангыч сыйныфлар укытучысы булырга теләдем, хәтта педагогия институтына әзерлек курсларына да йөрдем. Бервакыт дус кызым миңа архиерей Лука Войно-Ясенецкийның «Я полюбил страдание» китабын укырга бирде. Ул минем уй-фикерләремне тамырдан үзгәртте. Бигрәк тә миңа архиепископ Луканың: «Мин җанны сафландыра торган газапны яраттым...» дигән сүзләре хәтеремә кереп калды. Шушы китапны укыганнан соң мин табибә булырга карар иттем, билгеләнгән максатка ышанычлы адымнар белән алга атладым. Өстәвенә, мин учас­ток балалар табибәсе булып эшләячәгемне төгәл белдем. Табиблар турында бик күп китаплар укыдым, мәсәлән «Ак чәчәкләр», «Кадерле кешем». Алар кабул иткән карарымны тагын да ныгыттылар, – дип искә ала Елена Николаевна.

Балалар поликлиникасында участокта педиатр 20 ел эшли. Әңгәмәдәшем яшьлек чорында һөнәр турында тулы күзаллавы булмавын яшерми. Әмма медицинада эшләү дәверендә әлеге һөнәрне сайлаганына бер тапкыр да үкенмәгән. Тупланган тәҗрибәсе, остазлары һәм хезмәттәшләре ярдәмендә Елена Логинова төрле авырлыкларны җиңә.

– Минем фикердәшләрем, рух буенча якын кешеләрем күп һәм Чистайда гына да түгел. Өлкән буын хезмәттәшләремә зур хөрмәт белән карыйм. Мин аларга карап сокланам, алардан өйрәнәм. Эштә минем шәфкать туташым Ольга Юрьевна Никонорова һәрвакыт ярдәм итә. Ул минем уң кулым, җаваплы, ярдәмчел кеше. Аннан башка бик авыр булыр иде, – ди табибә.

– Сабыйлар белән уртак тел таба аласызмы? – дип әңгәмәдәшемнән кызыксынам.

– Миңа калса, һәр пе­диатр уртак тел таба. Балалар, гадәттә, үз табибларына ияләшәләр. Мин аларның барысын да яратам.

– Сезонлы авырулар вакытында ничек сакланасыз, чөнки кабул итүгә авыручы балалар килә һәм авыру йоктырырга бик җиңел.

– Авырулар арткан чорда саклануның бернинди аерым сере юк: битлек киям һәм борынга оксолин мае сөртәм.

Елена Николаевна стационарда да, поликлиникада да эшли, авыру балаларның өйләренә дә бара. Ике дистә ел хезмәт стажы булуга карамастан, ул үз белемнәрен камилләштерүен дәвам итә.

Эштәге уникаль очраклар турындагы сорауга әңгәмәдәшем тыйнак кына, әмма кызыксындыргыч җавап бирде. Барлык планнарын ачып салмады, әмма кайчан да булса чистайлыларга барысын да сөйләү мөмкинлеген дә күздән ычкындырмый.

– Минем эшемдә кызыклы очраклар, хәтта могҗизалар күп булды. Бәлки, кайчан да булса мин бу хакта китап та язармын әле.

Күпләр эш көне тәмамлангач, табиб поликлиниканың ишекләрен ябып чыгып киткәч, ул үз кызыксынулары, мавыгулары булган гади кешегә әверелә дип саныйлар. Мөгаен, бу чыннан да шулайдыр, әмма буш вакытны да эшкә багышларга туры килгән очраклар да була. Чөнки балалар авыру өчен тәүлек вакытын сайламыйлар, кайчагында табибә киңәше кич белән дә кирәк була. Кайвакыт Елена Николаевна белән эш вакыты узгач телефон аша да киңәшләшәләр.

Әңгәмәдәшем аның өчен эш мавыгу булуын яшерми. Буш вакытларын ул гаиләсе белән үткәрергә, чаңгыда, велосипедта йөрергә ярата.

Әңгәмә ахырында Елена Логинова авыр минутларда эшендә ярдәм күрсәткәннәре өчен хезмәттәшләренә рәхмәт белдерде.

– Безнең җитәкчелек минем барлык башлангычларымны да хуп­лый. Хезмәттәшләремә бәхет, уңышлар, күңел күтәренкелеге, сәламәтлек һәм мәхәббәт телим!

Чистай балалар поликлини­ка­сының күп кенә табиблары үз һөнәрләренә тугры булулары турында сөйли алалар. Алар барысы да коткарылган гомерләр, балаларның сәламәтлеген саклаулары өчен ихтирамга һәм хөрмәткә лаек.

Хезмәттәш һәм табибә турында яратып һәм хөрмәт итеп

Ольга Гаврилова, балалар шәһәр поликлиникасы мөдире:

– Коллективта Елена Николаевнаны һөнәри осталыгы, намуслы һәм киң күңелле булганы өчен хөрмәт итәләр. Чистай үзәк район дәваханәсендә ул 2007 елдан бирле эшли, үзен һәр бала белән уртак тел таба белә торган белемле белгеч буларак танытты. Елена Николаевна әти-әниләргә ни өчен теге яки бу дәвалау билгеләвен аңлатып бирәчәк, аларның файдасы турында сөйләячәк. Аның турында күп сөйләргә була, чөнки ул – профессионал!

Регина Мкртумова, кечкенә пациентларның әнисе:

– Аңа карап, чын балалар табибы нинди булырга тиешлеген аңларга була. Моны аның кабинеты янындагы чиратлар да раслый, күпләр кабул итүгә нәкъ менә аңа эләгергә телиләр, чөнки аның беркайчан да кире бормавын беләләр. Ул һәр баланың сәламәтлеген һәм үсешен күзәтә, савыккан һәр сабыйга чын күңелдән сөенә. Ул билгеләгән дәвалау һәрвакыт булыша. Ул һәр балага шәхси якын килә. Кабул итүдә барлык тәкъдимнәрне төгәл һәм аңлаешлы бирә, бәяләр буенча да сатып алырлык даруларны билгеләргә тырыша. Сабыйларыбызның сәламәтлеген сакларга ярдәм итүе өчен без аңа бик рәхмәтле.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев