Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Барысы да: биек таулардан зәңгәр диңгезгә кадәр сокландырды

    Үзебез өчен Россиянең гүзәл почмакларын ачабыз: корреспондент үзенең сәяхәте турында сөйли.

    Җәй – ял итү чоры һәм күпләр аны гадәти ыгы-зыгыдан ераграк уздырырга тырыша. Кайберәүләр яңа хис-кичерешләр артыннан чит илгә бара, ә кемдер илебезнең төрле почмакларында үзе өчен кызыклы урыннар ача.

    Быел без гаиләбез белән ялыбызны Төньяк Кавказда үткәрергә, башка халыкларның гореф-гадәтләре, безгә таныш булмаган табигать белән танышырга һәм үз илебез турында күбрәк белергә булдык. Безнең кечкенә сәяхәтебез турындагы тәэсирләремне, кадерле газета укучыларыбыз, сезгә дә җиткерергә булдым.

    Ерак сәфәрләргә күнеккән кешеләр буларак, без үз машинабызда барырга булдык. Өстәвенә, бу яңа урыннарны күбрәк күрергә, димәк, күбрәк уңай тәэсирләр алырга мөмкинлек бирә.

    Юл буйлап берничә километрга сузылган киң Идел, яшел калкулыклар, урманнар, басулар һәм болыннар, сәфәребезнең беренче сәгатьләрендә үк күзләрне иркәли башлый. Әмма иң якты хис-кичерешләр безне алда көтә иде.

    Герой-шәһәр Волгоград аша үткәндә «Мамай Курганы» тарихи-мемориаль комплекска бармыйча мөмкин түгел. Бу гаҗәеп урын. Биредә Сталинград сугышы вакытында канкойгыч сугышлар уза, Ватанны саклап, меңләгән совет солдаты батырларча һәлак була. Мамай Курганында берничә туганнар каберлеге һәм аерым каберлекләр бар, аларда Сталинград өчен көрәшкән 35 меңнән артык кеше җирләнгән.

    Баскычтан күтәрелгәндә, 1942-1943нче елларда Сталинградтагы хәл турында бөтен илгә хәбәр иткән Левитан тавышын ишетергә мөмкин. Бу урында барысы да символик һәм барысы да күңелне тетрәндерә: Сталинград сугышы барган көннәрне чагылдырган ике йөз баскыч, «Сталинград сугышы геройларына» һәйкәл-ансамбль, Дан залы һәм биеклеге 85 метр булган төп һәйкәл «Ватан-Ана чакыра!».

    Совет халкының бөеклеген һәм ныклыгын тою, Ватанны саклаучыларга хөрмәт күрсәтү өчен, шундый мөмкинлек барлыкка килгән һәркемгә, һичшиксез, бирегә барырга кирәк.

    Төньяк Кавказны без үзебез өчен Чечен Республикасыннан ачтык. Төбәк башкаласы – Грозный шәһәренә төн уртасында диярлек килеп җиттек. 10-15 минут дәвамында без бормалы-бормалы тау юллары аша акрын гына бардык һәм, ниһаять, безнең алда биеклектән бик күп утлар белән балкып торган матур күренеш ачылды. Башкала эчендә барысы да тагын да матуррак иде.

    Күпләрнең Грозный хәрби хәрәкәт, җимереклекләр, куркыныч белән күзаллана. Әмма бу алай түгел. Хәзер республика җитәкчелеге тырышлыгы белән Грозный Кавказ Дубаена – туризм һәм сәүдә үзәгенә әверелә. Хәрби хәрәкәтләрдән соң җимерелгән шәһәр яңадан торгызылган һәм Төньяк Кавказның иң матур шәһәрләренең берсенә әверелгән.

    Грозный урамнары үзенең чисталыгы, архитектурасы – зиннәтле, ә кешеләре ачык булуы белән таң калдыра. Республика халкы өчен дин мөһим роль уйный һәм бу күп нәрсәдә чагылыш таба. Биредә өлкәннәрне олылыйлар һәм хөрмәт итәләр, ә балаларны – ихлас яраталар. Барлык туклану урыннарында ризык хәләл, ә исерткеч эчемлекләр бөтенләй юк. Спиртлы эчемлекләр сатып алырга теләүчеләр аларны зур авырлык белән генә таба алачаклар. Күп санлы матур мәчетләр беркайчан да буш тормый, бирегә гыйбадәт кылырга олысы да, кечесе дә килә. Җомга намазларына меңләгән мәхәллә кешесе җыела, алар гадәти киемнәрен милли киемнәргә алыштырып, мәчеткә ашыга. Чечняда бу көнне барысы да кыскартылган график буенча эшли.

    Чечня, нигездә, мөселман республикасы булуга карамастан, урамнарда барысы да ябык киемнәрдә йөрми. Әлбәттә, кыска итәк һәм артык ачык киемнән җирле халыкны күрмәссең, әмма тездән бераз озынрак күлмәкле хатын-кызлар һәм яулык урынына косынка бәйләүчеләр күп. Ә менә джинс, чалбар, шортикларда гүзәл зат вәкилләре йөрми. Хәер, шорталар җирле ир-атлар гардеробына да керми. Бу төбәккә барырга теләүчеләргә боларны исәпкә алырга кирәк.

    Җирле ризыклар бик тәмле һәм туклыклы. Иң киң таралган сый –жижиг-галнаш. Сыер яки сарыкның сөякле итеннән майлы шулпа пешерелә, анда соңыннан бодай яки кукуруз оныннан чумар әзерлиләр. Чумарны зур сай тәлинкәгә салып бирәләр, өстенә ит кисәкләре салалар. Уртада касәдә сарымсаклы соус белән шулпа бирелә.

    Шулай ук бер тамчы май салмыйча пешерелә торган эремчек һәм яшел суган салынган кабарган җәймә – чепалгаш авыз итәргә кирәк. Ә менә тәм-том яратучылар күңеленә хингалш – кабак эчлеге белән төче, юка җәймә хуш киләчәк.

     

    Грозный шәһәренең гүзәл урыннары

    – «Чечня Йөрәге» мәчете. Аның архитектурасы нигезе итеп Истанбулдагы Зәңгәр мәчет файдаланылган.

    – Архангел Михаил храмы. Шактый борынгы, гамәлдәге гыйбадәтханә.

    – Каралган бакчалары, архитектура формалары белән таң калдыра торган Чәчәк паркы.

    – «Грозный диңгезе» комплексы. Ял көннәрендә биредә утлы-музыкаль су тамашасы уза.

    – «Грозный-Сити» күзәтү мәйданчыгы. Моннан шәһәр уч төбендәге кебек күренә.

    - Чечен Республикасының Милли музее.

     

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: