Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Барысы белән дә бертигез аралашты»

Фәйзеләхәт Фәссахов авыл хуҗалыгында 43 елдан артык эшләгән.

Авыл хуҗалыгында 43 елдан артык эшләгән Фәйзеләхәт Фәссахов Чистай районында яшәүчеләргә таләпчән, намуслы, ярдәмчел, кешеләргә игътибарлы җитәкче буларак билгеле. Җитәкчелек итү елларында ул «Чистай» кошчылык фаб рикасын үстерүгә зур өлеш кертте. 30 августта аңа 80 яшь тулган булыр иде.

Фәйзеләхәт Гаяз улын белгән кешеләр аның фикер лидеры гына түгел, яхшы дус, киңәшче булуын да билгеләп үтәләр. Биог рафиясе белән танышканда, аның белән бөтен хезмәт юлын үткәндәй буласың. Фәйзеләхәт Фәссахов 1941 елның 30 августында ТАССРның Яңа Чишмә районы Зирекле авылында туган. Хезмәт эшчәнлеген 1963 елда, Казан авыл хуҗалыгы институтын тәмамлаганнан соң, Чистай кырларында «Буревестник» совхозында һәм «Дружба» колхозында агроном булып башлый. Озак та үтми тырыш, җаваплы белгечне колхоз рәисе итеп сайлыйлар. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы сайтында хәбәр ителә.

Ике ел эчендә Фәйзеләхәт Фәссахов артта калган хуҗа лыкны алдынгылар рәтенә чыгара. 1970 елда колхоз бөтен байракларны диярлек: уңдырышлылык, терлекчелек, туңга сөрү буенча районныкын һәм хәтта зур икмәк өчен Кызыл Байракны да яулый. Ул үзен «Каргалы» совхозы директоры итеп таныта.

1970 елда Фәйзеләхәт Гаяз улы «Чистай» кошчылык фабрикасында эшли башлый. Аның профессиональ һәм шәхси сыйфатлары предприятиедә шунда ук азык җитештерүне җайга салырга, катнаш азык цехы төзергә ярдәм итә. Базарга алар заманча кош абзарлары, инкубатор, автоном котельный, суыткыч һәм мехмастерскойлар белән керәләр. Биредә барысы да аның уй-ниятләре, турыдан-туры катнашында булдырылган.

 

«Ул төрле звено хезмәт кәрләренә хөрмәт белән карый»

Хезмәттәшләре сүзләренә караганда, аларның җитәк чесе тыйнак кеше булган, әмма предприятиедә тәртип хөкем сөргән. Кошчылык фабрикасының элеккеге баш бухгалтеры Фәйрүзә Ибраһимова берничә дистә ел бергә эшләгән җитәкче турында материал әзерләвебезне белгәч, аның турындагы хатирәләре белән бик теләп уртаклашты. Аның күңелендә иң элек беренче очрашу турындагы җылы хатирә калган.

– Мин «Чистай» кошчылык фабрикасына эшкә урнашырга килгәч, Фәйзеләхәт Гаязовичны күрүгә предприятие дәрәҗәсенә туры килә, таләпчән җитәкченең өметләрен аклый алырмынмы дип борчылдым. Ул вакытта миңа 20 яшь иде. Директор миннән ике тапкырга өлкәнрәк булуга карамастан, миңа һәм башка яшь хезмәттәшләремә үзебезне түбәнрәк вазифада хис итәргә сәбәп бирмәде. Ул һәр кеше белән бик тиз уртак тел таба белә иде. Шулай ук ул һәр хезмәткәрнең күңелендә ышаныч тудыра, үз-үзеңне түбән бәяләүгә ирек бирми иде, шуңа күрә без һәрвакыт илһамланып эшләдек һәм аның ышанычын акларга тырыштык, – дип искә ала Фәйрүзә Шәүкәт кызы.

Әңгәмәдәшебез кошчылык фабрикасында үз карьерасын кассир булып башлаган, аннары техник-нормировщик, бухгалтер булып эшли. 1987 елда декрет ялына китә, ә балага бер айдан аз гына күбрәк вакыт булганда, Фәйзеләхәт Фәссахов аңа баш бухгалтер вазифасын тәкъдим итә. Фәйрүзә Шәүкәт кызы ризалаша, чөнки җитәкчесе кешелек ле һәм гаилә хәлләре дә аның өчен эше кебек мөһим була. Әңгәмәдәшебез бәйрәмнәр вакытын да хәтердән сызып ташлап булмавын белдерә.

– Мәсәлән, авыл хуҗалыгы көнендә без ел саен берәр хезмәткәрнең өендә җыела идек. Фәйзеләхәт Гаяз улы бер бәйрәмне дә игътибарсыз калдырмады, барысын да югары дәрәҗәдә оештырды. Безнең бердәм коллективыбыз – аның зур казанышы. Ул кече персоналга да, урта звено хезмәткәрләренә дә хөрмәт белән карый иде.

Фәйрүзә Шәүкәт кызы җитәкчеләренең кырыс һәм бер үк вакытта мәрхәмәтле, таләпчән һәм гадел булуы турында сөйләгәндә, аның тавышында ихласлык, хәтта бераз моңсулык сизелә иде. Чөнки болар барысы да хәзер җылы истәлекләр генә.

 

«Ул бәйрәмнәрдә дә, ял көннәрендә дә эшләде»

Һәрвакыт таләпчән, гадел, ярдәмчел, кешеләргә игътибарлы җитәкче Фәйзеләхәт Гаяз улының төп сыйфатлары – кешеләр белән уртак тел таба белү. Аның предприятиесендә барлык белгечләр дә диярлек дистә еллар алышынмыйча эшлиләр. Мирас Насыйбуллин кошчылык фабрикасында 1972 елдан бирле эшләгән. Тәтеш совхоз-техникумын тәмамлагач, Каргалы авылына кошчылык фабрикасына эшкә җибәрелгән.

– Фәйзеләхәт Гаязович мине эшкә кабул итте һәм 1нче бригада агрономы итеп билгеләде. Вакыт узгач, «Каргалы» совхозын үзгәртеп корганнан соң, «Чистай» кошчылык фабрикасы барлыкка килә. Анда 1996 елга кадәр бергә эшләүне дәвам иттек. Бәйрәмнәрдә дә, ялларда да эшләдек. Әмма бу директор безне артык сәгатьләр эшләргә мәҗбүр итә иде дигән сүз түгел. Киресенчә, без шат кына идек, чөнки безнең хезмәт хакыбыз моңа карап бирелә иде, ә ул начар түгел иде. Лаеклы ялга баш агроном вазифасыннан киттем, – дип сөйли Мирас Шәрифулла улы.

Фәйзеләхәт Фәссахов үзе эш көннәрендә дә, ял көннәрендә дә эшләде. Елның теләсә кайсы вакытында эш җитәрлек иде. Кыш көне кошчылык фабрикасында өмәләр, кизү тору һәм укулар узды.

– Андый җитәкчеләр бүтән юк. Ул нык, гадел һәм акыллы иде. Моннан тыш, аңа һәрвакыт киңәш сорап мөрәҗәгать итәргә була иде, директор миннән 10 яшькә өлкәнрәк иде. Безне уртак эш берләштерде, безнең арада үзара ихтирамлы мөнәсәбәт хөкем сөрде. Бу кешенең үз төбәге хакына эшчәнлеге онытылырга тиеш түгел дип саныйм. Нәкъ менә шуңа күрә мин аның турындагы хатирәләрем белән уртаклашырга һәм Фәйзеләхәт Гаязович истәлегенә тирән хөрмәтемне белдерергә булдым.

 

«Беркайчан да мактанмады, барысы белән бертигез аралашты»

Татарстанның атказан ган авыл хуҗалыгы хез мәткәре, кошчылык фаб рикасы җитәкчесе, эштән тыш ул нинди булган? Луиза Сәйфуллина әтисе турындагы хатирәләрендә якын кешесе турында үткән заманда сөйләү авыр булуын билгеләп үтте, күнекмәгән.

– Әтинең безнең арадан китүенә ярты елга якын вакыт узды. Ул таләпчән, принципиаль, шул ук вакытта олы йөрәкле һәм ярдәмчел иде. Ул эшләргә генә түгел, ә миңа бәхетле, онытылмаслык балачак та бүләк итәргә өлгерде. Кыш көне, без әле кечкенә булганда, гаиләбез белән чаңгыда шуарга, җәен җиләккә йөри идек. Без аларны җыйган арада әти җиләкле урыннар эзләп китә иде, – дип искә ала Луиза Фәйзеләхәт кызы.

Хатирәләрнең дә исе бар, диләр. Әңгәмәдәшемнең дә шулай. Кыш көне мунчадан соң мәтрүшкәле чәй – күңелне җылыта торган балачак исе.

– Мәтрүшкәле чәйне әти үзе пешерә иде. Әле тагын ул чәчәкләр бик ярата иде, әнигә аларны утыртырга үзе тәкъдим итә иде. Каргалыда безнең ишегалды төрле чәчәкләргә күмелгән иде. Ә кошчылык фабрикасы янында элегрәк гөлчәчәкләр күп үсә иде, – ди Фәйзеләхәт Фәссаховның кызы. – Хатирәләр күп, алар якты һәм җылы. Тик менә аларны сөйләргә генә җиңел түгел. Әти беркайчан да мактанмады, барысы белән бертигез аралашты. Безне дә шулай тәрбияләде.

Ә мактанырлык нәрсәләр бар иде. Фәйзеләхәт Фәссахов Чистай район Советы депутаты да булды. Авыл хуҗалыгын үстерүгә зур өлеш кертүе һәм нәтиҗәле хезмәте өчен ул күп кенә хөкүмәт бүләкләренә лаек булды. Ул Ленин ордены, Мактау билгесе, ике Хезмәт Кызыл Байрак ордены белән бүләкләнде.

Авыл хуҗалыгы ми нистр лыгының рәсми сай тын да аның турында түбәндәгеләрне язалар: «Җитәкченең тормыш асылы дөреслек кебек гади. «Иң мөһиме – кешеләр тук һәм аларга җылы булсын». Холкы буенча ул бу сүзнең иң яхшы мәгънәсендә консерватор иде. Чын крестьян кебек, сак һәм уяу – җиде кат үлчәп, бер кат кисә торган кеше».

Фәйзеләхәт Фәссахов талантлы, акыллы һәм хөрмәтле җитәкче буларак күзаллана.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев