Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Барысы да отачак кына

    "Вектор" радиокомпаниясе" ЯАҖндә "НИОКР (фәнни-тикшеренү һәм тәҗрибә-конструкторлык эшләре) һәм 2010-2015 елларга Чистайда инновацияләр" дигән исем астында семинар булды. Аны генераль директор В. Классен уздырды, анда муниципаль район башлыгы И. Әхмәтҗанов та катнашты.

    Чистайда күп кенә фәнни эшләнмәләр барлыкка килде, алар Кама буендагы шәһәрдәге фәнне югары дәрәҗәгә чыгарырга мөмкиннәр. Арктик шельфны эшләү буенча фәнни проектлар башланды, хәрби-сәнәгать комплексы өлешендә эшләр дәвам итә, шул исәптән корал техникасын проектлау буенча. Шулай итеп, СССР таркалганга кадәр оборона предприятиесе булган "Вектор"ның статусын яңадан торгызу бурычы тора. Фирма узган РФ Президентын сайлауларда да катнашты, ул 3000 сайлау учас­тогы өчен Интернетка ярдәм итеп, спутник элемтәсе станциясе өчен терәк-борылу җайланмасы куйды. Чистайда ТР Президенты Р. Миңнеханов ярдәме белән кәрәзле спутник элемтәсен тормышка ашыру буенча комплекслар җитештерү өчен цех төзү планлаштырыла. Радиокомпания Россиянең өч министрлыгы - Эчке эшләр министрлыгы, федераль иминлек хезмәте һәм Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы өчен даими партнер булды. Боларның барысы да зур җаваплылык йөкли.
    И. Әхмәтҗанов ассызыклап үткәнчә, Чистайда фән үсә, хәзер аның төп бурычы югары уку йортлары тәмамлаган студентларга Кама буендагы шәһәрдә эш урыннары оештырырлык итеп үзләренә урын табарга ярдәм итү, ә җирле власть бу мәсьәләдә ярдәм итәчәк. "Чистай-2020" планы гамәлдә. Биредә шулай ук шәһәр предприятиеләре һәм оешмалары өчен НИОКР планын да яклыйлар. Чистайның моношәһәрләргә ярдәм итүнең федераль программасында катнашуы запаска эшләнгән эш булды, "Чистай" индустриаль паркында инновацион технологияләр тулы күләмдә кулланылачак.
    Семинар эшендә кайбер Чистай предприятиеләре вәкилләре дә катнашты, шул ук вакытта җирле югары уку йортлары җитәкчеләре үз студентларын фәнни эшкә җәлеп итү белән активрак шөгыльләнсеннәр дигән мәсьәлә дә куелды. Соңгы нәтиҗәдә барысы да - югары уку йортлары да, шәһәр предприятиеләре дә отачак кына.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: