Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Барысы өчен дә сиңа рәхмәтлемен

Никахлар теркәү йортында илле ел элек ике язмышны бер иткән Шакировлар гаиләсен котлау тантанасы булды.

Гаяз һәм Нәрисә Казахстанда очрашканнар, алар бирегә икесе дә бәхет эзләп килгәннәр. Яшьләрнең бер йортка килүе кызык, чөнки аларның абыйлары һәм апалары ул вакытка ир белән хатын булганнар инде. Алар да бер-берсен яратканнар. Гаяз Шакир улы 30 ел шахтер булып эшләгән, Нәрисә Әхмәтгали кызы - тегүче. Өч кыз үстергәннәр, шатлыклар да, кайгылар да булгалаган. 1981 елда бәла була. Гаилә башлыгы авария вакытында шахтада кала, умыртка баганасы җитди имгәнә. Өч ел дәвамында ул урын өстендә ята. Һәм бернинди ышаныч калмаганда, аның аякка басуы могҗиза була. Тормыш иптәшенә, балаларына булган зур мәхәббәт, туган кешең турында бертуктаусыз кайгырту булышкандыр, мөгаен. Бу мәхәббәт хакына уртак батырлык түгелмени?! Гаяз Шакир улы яңадан йөрергә өйрәнә.
Ә шул вакытта һичнәрсә белән алмаштыра алмаслык кайгы килә, ата-ана олы кызлары Галияне югалта. Хәсрәт артыннан хәсрәт, моңа ничек түзәргә? Йөрәкләргә мәңге төзәлмәслек яра уела, әмма нихәл итәсең, тормыш дәвам итә. Алар да үзләрендә ике кызлары хакына яшәргә көч табалар. Кызларының берсе Гөлнара бүгенге көндә үз гаиләсе белән Германиядә яши ( әти-әниләренең юбилей тантанасына кайттылар), икенчесе, Нурия, Чистайда. Гаяз һәм Нәрисә Шакировларның биш оныклары бар, алар бәхетле әби белән бабай.
-Сез балаларыгызны лаеклы тәрбияләгәнсез, алар үзләре сезне игътибар, мәхәббәт белән чолгарга тырышалар, бу зур бәхет! - ди тантананы алып баручы ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина. - Сезгә тормыш иминлеге билгесе ак калач, дөресрәге, аның яртысын тапшырырга рөхсәт итегез, бу сезнең гомерегезнең әле яртысы гына узуын билгели, ә икенче яртысын якыннарыгыз, туганнарыгыз белән бергә уздырыр өчен бүген ашап бетерергә тиешсез.
Аннан соң юбилярлар вальс биеделәр, бер-берсен котладылар, мактаулы юбилярлар китабына кул куйдылар. ЗАГС бүлегеннән "Совет да любовь" медале һәм кечкенә генә бүләк, истәлеккә фотографияләр алдылар. Һәм, әлбәттә, котлаулар, шул исәптән, бу көнне бергә җыелган туганнардан бик күп булды. Бер сүз белән әйткәндә, алтын өйләнешүчеләр аларны ир белән хатын дип билгеләгән, күңелләрне дулкынландыргыч мизгелләрне кабат кичерделәр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев