Чистай хэбэрлэре
  • Рус Тат
  • Бары бер-береңне хөрмәт итәргә кирәк

    Белем бирү өлкәсендә дөньяга толерантлы караш формалаштыру юллары һәм чаралары безнең педагогия көллиятендә узган төбәкара фәнни- практик конференциянең сөйләшү темасы булды.

    Ул Халыкара толерантлылык (түземлелек) көненә туры китереп үткәрелде, ул Берләшкән милләтләр оешмасының генераль Ассамблеясе тәкъдиме буенча 1996 елдан башлап үткәрелә. Муниципаль район җитәкчелеге исеменнән конференциядә катнашучыларны "Чистай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов сәламләде. Хәзерге вакытта башка дин, милләт вәкилләренә ихтирамлы мөнәсәбәт темасы тагын да актуальләшә бара. Әгәр без әйләнә-тирәдәгеләрнең аңлауларын телибез икән, үзебез дә чит карашларга, фикергә, хисләргә түземлерәк булырга тиеш. Директор Энҗе Гафиятуллина ассызык­лап әйткәнчә, педагогия көллияте интернациональ уку йорты булып тора, моның белән горурланырга мөмкин. Студентларны толерантлылык рухында тәрбияләү һәрвакыт күз уңында тора. Биредә традицияләргә, милли йолаларга, бәйрәмнәргә тигез дәрәҗәдә хөрмәт белән карарга һәм, билгеле инде, туган ягыңны, туган телеңне яратырга һәм белергә өйрәтәләр. Үз тарихың, үз традицияләрең, үз телең сине кызыксындырмаса, башка халыкларның мәдәниятенә хөрмәт белән карау мөмкин түгел. Язын әлеге уку йортында "Мәдәниятләр мозаикасы" дигән халыклар дуслыгы фестивале узды. Һәм менә хәзер яңа лаеклы дәрәҗәдә оештырылган республика форумы. Юкка гына, кабат Чистайда нәкъ менә педагогия көллияте базасында ТР халыклары ассамблеясе филиалын оештыру темасы күтәрелмәгәндер. Бу, мөгаен, дөрестер дә, чөнки биредә иң көчле башлангычларны тормышка ашыру, әлеге юнәлештә уңышлы эшчәнлек алып бару өчен уңай җирлек бар. Моны Ассамблея рәисе урынбасары Сәгыйть Джаксибаев та ассызыклап әйтте. Аның сүзләренә караганда, Татарстанда да һәр халык, шул исәптән мин дә үзен өендә кебек хис итә, дип билгеләп үтте ул. Мин, казахка да, биредә бик уңайлы, иркен.
    ТР Мәгариф һәм фән министрлыгының бүлек начальнигы Светлана Матвееваның, Чис­тай муниципаль районы Советының җәмәгать оешмалары, массакүләм мәгълүмат чаралары белән эшләү һәм милләтара мөнәсәбәтләр буенча бүлеге начальнигы Рөстәм Хөснуллинның һәм конференция эшендә катнашкан башкаларның да чыгышлары аның сүзләре белән бер яңгырашта иде. Алар арасында респуб­ликадагы барлык педагогия көллиятләре директорлары, студентлары, тиешле ведомстволар, милли-мәдәни үзәкләр җитәкчеләре, төрле диаспора вәкилләре дә бар иде. Бу аерым секцияләрдә дә эшләр булды, утырышларда күтәрелгән проблеманың төрле аспектлары каралды. Бу дөньяга толерантлы караш нигезләре формалаштыруга эшлекле якын килү, түземлелек һәм үзара аңлашу тәрбияләүдә иң эшлекле юлларның берсе буларак телләрне өйрәнү, тарихи хәтер тәрбияләү... Уңай тәҗрибәне, идеяләрне һәм толерантлылыкның социаль образларын тарату өчен менә дигән мөмкинлек.
    Оештыручылар кунак­ларны милли кухняны (үз куллары белән шундый тәмле ашамлыклар әзерләгән студентларга һәм укытучыларга рәхмәт белдерәсе килә, моны дегустациянең бик җанлы, актив узуы да раслый), шулай ук "Мәдәниятләр мозаикасы" иҗат эшләре күргәзмәсен тәкъдим итүгә чакырдылар. Студентлар матур, ачык киемнәрдә милли йолаларны чагылдыручы сәхнәләштерелгән тамашалар да күрсәттеләр. Хуҗалар адресына бик күп җылы сүзләр, бүләкләүләр булды, ә бу аеруча күңелле, чөнки синең хезмәтеңне, тырышуыңны күрәләр.
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: