Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

«Барлык мөрәҗәгатьләрне шунда ук тикшерергә тырышабыз»

Безнең редакциягә берничә чистайлы мөрәҗәгать итте, аларны шәһәрдә пассажирлар йөртүне оештыру мәсьәләләре борчый.

Яшәүчеләрнең барлык мөрәҗәгатьләренә Чис тайда пассажирларны ташуны гамәлгә ашыручы компания җитәкчесе Сергей Королев аңлатма бирде.

«Өрәк автобуслар» кайдан барлыкка килә

Шәһәрдә яшәүче бер ханым «өрәк автобуслар»дан зарланды. «Кушымтаны ачып карагач, якын арада миңа кирәкле маршрут килергә тиешлеген күрдем. Мин тукталышта аны көттем. Кушымта автобусның инде килеп җиткәнен һәм хәтта узып киткәнен күрсәтте, ә чынлыкта бернинди автобус та юк иде!» – ди хатын-кыз.

Моннан тыш, башка сорау да керде: ни өчен кайчагында яндекс-карталарда барлык автобуслар да күрсәтелми? Ягъни автобус шәһәр буйлап йөри, әмма аның хәрәкәтен яндекс-картада күзәтеп булмый. Бу нәрсә белән бәйле?

– Яндекс-карталарда барлык автобусларны күрсәтүгә килгәндә, безнең оешма автобусларда урнаштырылган ГЛОНАСС-трекерлар эшенә берничек тә йогынты ясый алмый. Спутник элемтәсе системасы автобусларның кайда булуын автомат рәвештә билгели һәм әлеге мәгълүматны «Яндекс транспорт» картасына җибәрә. Автобусның картада урнашуын күчерү яки бу системаны ничек тә булса алдарга омтылу безнең көчебездән һәм мөмкинлекләребездән килми. Шуңа күрә шәһәрлеләрнең һәр мөрәҗәгатен без шунда ук безнең автобусларда ГЛОНАСС-трекерлар урнаштырган оешма белән тикшерергә һәм хата турында «Яндекс-транспорт» администраторларына турыдан-туры хәбәр итәргә тырышабыз. Шәһәр кешеләре белән әлеге проблемалар буенча телефон аша аралашканда без аларның шушы карталарда үз урыннарын дөрес билгели алмауларына юлыгабыз һәм шуның нәтиҗәсендә автобусның килү вакытын билгеләүдә хата килеп чыга.

 

Иң мөһиме - ихтирамлы мөнәсәбәт

Шәһәрдә яшәүчеләр кондук тор ларның үз-үзләрен тотышына борчыла: «Кайбер кондукторлар пассажирлар белән тупас сөйләшә, кайвакыт норматив булмаган лексикадан файдаланалар. Шул ук вакытта әдәпле, кешеләргә хөрмәт белән караучы хезмәткәрләр дә очрый. Бәлки, пассажирларга карата ихтирамлы мөнәсәбәттә булсыннар өчен, алар белән сөйләшүләр үткәрергә кирәк тер?»

– Предприятиедә кондукторларга пассажирлар белән ничек эш итәргә кирәклеге турында даими рәвештә инструктажлар үткәрү гамәлгә ашырыла. Читтән күзәтү һәм әлеге инструктажларга яңалык кертү өчен без кешеләр белән эшләү буенча стажы зур булган педагог-психолог Софья Хәсәнованы чакырдык. Ул инструктаж-әңгәмәләр үткәрде инде. Алга таба мондый эшне дәвам итү планлаштырыла.

 

Я бер-бер артлы киләләр, я бөтенләй йөрмиләр

Шәһәрдә яшәүчедән шулай ук маршрутларның ешлыгы буенча да сорау керде. «Барлык автобуслар да бер-берсен куып тотарга тырышалар дигән хис туа. Иртә белән тукталышка бер-бер артлы берничә автобус килә, аннан озак вакыт алар булмыйча торалар. Аларның хәрәкәт итү расписаниесен ничек тә булса көйләп булмыймы?»

– Барлык маршрутлар ның хәрәкәт итү расписаниесе пассажирлар йөртүгә заказ бирүче – Чистай шәһәре башкарма комитеты тарафыннан расланды. Һәр маршрутны әйләнеп узу вакыты аерыла. Мәсәлән, 21нче номерлы маршрут автобусы бер рейсны – 60 минут, 24нче номерлы маршрут – 48 минут, 30нчы номерлы маршрут – 72 минут, ә 1нче номерлы маршрут автобусы 54 минутта үтә. Шулай итеп, үзәк район дәваханәсе тукталышыннан беренче рейстан башлап барлык автобуслар да 4-5 минут ара белән китсә, киләсе рейска бу ара инде башка булачак. Бу расписаниегә предприятие еллар дәвамында төзәтмәләр кертте һәм бер-бер артлы йөрүче автобуслар белән хәлне без төзәтергә тырыштык һәм хәзер дә моның өстендә эшлибез, чөнки безгә дә тукталышларда пассажирлар калдырып йөрү отышсыз.

Мондый хәл «Медиклар йорты» тукталышында килеп чыгарга мөмкин. Анда 24, 21 һәм 30нчы маршрут автобуслары минималь интервал белән килеп туктыйлар. Әмма шуны да исәпкә алырга кирәк, «ЧЧЗ» тукталышыннан соң 30нчы маршрут автобусы Энгельс урамыннан китәчәк, чөнки үз маршруты буенча Яшьләр урамына борылачак. Ә «Гаро заводы» тукталышыннан соң, 24нче маршрут автобусы Мебель фабрикасы ягына юл тотачак.

 

 

Г. Гомәрова фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев