Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Барлык игелекле эшләрегездә уңышлар!

Хөрмәтле шәһәр һәм район мөселманнары, изге Корбан бәйрәме белән ихлас котлауларны кабул итегез!

Әлеге иң олы бәйрәмнәрнең берсе тирән әхлакый мәгънәгә, рухи чисталыкка, диннәргә тигез карашка, якындагыларны ярату, һәркемгә карата кайгыртучанлык һәм шәфкатькә ия. 

Игелек һәм гаделлек, вөҗданлылык һәм намуслылык кебек мәңгелек  кыйммәтләргә нигезләнгән ислам традицияләре рухилыкны, күпмилләтле районыбыз халыклары арасында үзара аңлашуны, бердәмлекне һәм килешүчәнлекне ныгытуга, җәмгыятьтә тынычлык һәм татулык саклауга, буыннар бәйләнешен ныгытуга, яшьләргә чын исламның рухи-әхлакый нигезләрен тапшыруга хезмәт итә.

Күп еллар дәвамында районыбызның мөселманнар берләшмәсе, җәмгыятьтәге динара тынычлыкны раслауга саллы өлеш кертеп, башка традицион дин вәкилләре белән дус һәм тату яши.

Ислам динен тотучылар район тормышында актив катнашалар, яңа проектлар эшлиләр, социаль әһәмиятле программалар үсешенә үз өлешләрен кертәләр. Шул рәвешле җәмгыятьне рухи яктан торгызу процессында мөһим роль уйныйлар.

Әлеге якты бәйрәм һәр йортка гаилә учагы җылысын һәм шатлыгын, иминлек һәм тынычлык алып килә. Сезгә һәм сезнең якыннарыгызга нык сәламәтлек, матди байлык, күңел тынычлыгы һәм барлык игелекле эшләрегездә һәм башлангычларыгызда уңышлар телим.

Дмитрий Иванов, Чистай муниципаль районы башлыгы
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев