Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Барлык сораулар да контрольгә алынды

    Районның торак пунктларында гражданнар җыеннары дәвам итә, анда муниципаль власть вәкилләре катнаша.

    Сишәмбе көнне шундый чара Кубасс авылында булып узды, анда муниципаль район башлыгы И.Әхмәтҗанов катнашты. Авыл халкы алдында 2011 елга эш йомгаклары һәм 2012 елга планнар турында доклад белән Кубасс авыл җирлеге башлыгы Т. Кузина чыгыш ясады. Мәсәлән, Березовка авылында җәяүлеләр күперен ремонтлаганнар, әлеге торак пункт өчен зур бак һәм су белән тәэмин итү өчен насос сатып алынган. Байтирәк авылында мәктәп автобусы өчен мәйданны тигезләгәннәр, Иске Иванаево авылында су алу башнясын авыл җирлеге балансына рәсмиләштергәннәр. Башкарылган эшләр җитәрлек булса да, башкарасылары тагын да күбрәк. Моны берничә авыл халкы муниципаль район башлыгына биргән сораулар да күрсәтте. Элеккечә үк халыкның мәшгульлеге белән эшләр начар тора, элек эшләгән җиде ферманың берсе генә эшли. Билгеле, шәхси хуҗалыклар ярдәм итә, тик менә сөтне сатып алу бәясе генә бик түбән. Ике контурлы казаннар, канализация, экология, җир пайлары өчен исәп-хисап буенча һәм күп кенә башка сораулар яңгырады. Кубасслыларның барлык сораулары да контрольгә алынды.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: