Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Барлык мөрәҗәгатьләр властька барып җитсен өчен

Татарстанның барлык муниципаль берәмлекләре белән шимбә саен уза торган гадәткә кергән киңәшмә видеоконференция режимында узды. Аны ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә ветераннар өчен , социаль ипотека буенча торак төзү, күп балалы гаиләләргә җир участоклары бирү, бердәм "Халык контроле" системасын эшләтеп җибәрү тикшерелде.

18 май торышына 811,4 мең кв.метр торак сафка бастырылган, шул исәптән социаль ипотека программасы буенча - 162 мең; инвестицион күп фатирлы торак төзү программасы буенча - 301,3 мең; шәхси торак төзү программасы буенча 348,1 мең кв.метр. Еллык бурычтан планны үтәү проценты 33-34 процент тәшкил итә.
Ветераннарның торак шартларын яхшырту программасы кысаларында ел башыннан 54 торак йорт тапшырылган. Хәзер күп балалы гаиләләрне җир участоклары белән тәэмин итү программасын тормышка ашыруга аерым игътибар бирелә. Татарстанда җир участогы алуга 18350 күп балалы гаилә гариза биргән. Бу күп балалы гаиләләрнең гомуми саныннан 66 процент тәшкил итә. Бүгенге көндә республикада 5131 җир участогына межалау үткәрелгән. 2417 җир участогы кадастр исәбенә куелган. Чистай муниципаль районында җир участоклары бирүгә 373 гариза бирелгән, межалау үткәреләчәк һәм җир участоклары кадастр исәбенә куелачак территорияләр билгеләнгән. Татарстанда яңа проект - "Халык контроле" дигән исем астында дәүләт власте органнарының гражданнар белән үзара элемтәсенең бердәм системасы эшли башлаячак. Система дәүләт хезмәтләре (www.uslugi.tatar.ru) порталы кысаларында җибәрелгән.
Республикада Интернет белән тәэмин итү дәрәҗәсе югары. Мәсәлән, йорт хуҗалыкларының 62 процентының компьютеры (яки ноутбугы) бар һәм алар "Бөтендөнья пәрәвезе"нә тоташтырылган. Бүгенге көндә "Халык контроле системасы" 300гә якын мөрәҗәгать теркәлгән, аларны 4000гә якын кеше яклаган. "Халык контроле системасы"нда һәр мөрәҗәгатькә фоторәсем һәм проблеманың кыскача эчтәлеген өстәргә мөмкин. Шушы көннәрдә бердәм системага тоташуның мобиль кушымтасы эшли башлаячак. Республика власте халыкка якынрак булырга, аның проблемаларын белергә тели. Әлеге система якын араларда барлык муниципаль берәмлекләрдә дә эшли башлаячак, сүз уңаенда, татарстанлыларның проблемаларын хәл итүгә контрольне республиканың барлык министрлыклары һәм ведомстволары, шулай ук дәгъвалар һәм мөрәҗәгатьләр керә торган муниципаль берәмлекләрнең башкарма комитетлары буенча каты режимда тормышка ашырылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев