Чистай-информ

Чистай районы

16+
Рус Тат
Җәмгыять

Балыкны законсыз тоткан өчен — 100 сәгать мәҗбүри эшләр

Чистай суд районы буенча 3нче номерлы суд участогы җәмәгать судьясы тарафыннан Казанда яшәүче гражданин К. РФ Җинаятьләр кодексының 256нчы маддәсенең 1нче өлеше «б» пунктында каралган җинаять кылган өчен хөкем ителде.

Үзйөрешле йөзү чарасын кулланып, су биологик ресурсларны законсыз тоту (континенталь шельф һәм Россия Федерациясенең махсус икътисади зона ресурсларыннан кала) буенча җинаять башкарылган. Бу хакта шәһәр суды матбугат хезмәте хәбәр итә.

Суд тикшерүе барышында ачыкланганча, узган елның апрелендә ир-ат, белә торып һәм табыш алу ниятеннән эш итеп, су биологик ресурсларын законсыз тоту максатыннан, асылмалы моторлы металл көймә һәм балык тоту өчен тыелган корал — ятьмә кулланган. Чулманда ул законсыз рәвештә 10 данә балык тоткан, шуның белән дәүләт биологик ресурсларына 5000 сумлык зыян китергән.

Суд утырышы барышында гаепләнүче үз гаебен танымый. Ул аңлатканча, көймәне билгеле бер түләү хакына ике ир-атка биреп торган, соңыннан алар балык тоткан. Аның сүзләренчә, бу ир-атлар, балык тотып ярга кайткач, аңа гаепне үз өстенә алсын өчен акчалата бүләк тәкъдим иткәннәр, шуннан соң качканнар. Урынга килгән полиция хезмәткәрләре гражданин К.ны тоткарлыйлар һәм хокук бозуны рәсмиләштерәләр.

Гаепләнүченең гаебен танымавына карамастан, суд аның гаебен дәлилләүне җитәрлек дип тапты. Гражданин К.ның сыйфатнамәсен, шулай ук йомшарта торган шартларны исәпкә алып, суд аңа 100 сәгать мәҗбүри эш рәвешендә җәза билгеләде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев