Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкны закон бозып сатканнар

Алар балыклы урыннарның кайда булуын яхшы беләләр. Сүз кармак тотып утырырга яратучылар турында түгел, ә балык сатыла торган урам сәүдәсе нокталарында тикшерү белән барган контрольлек итүче органнар хезмәткәрләре хакында бара.

Роспотребнадзор бүлекләре, район башкарма комитеты һәм биоресурслар буенча дәүләт комитеты белгечләре мондый уртак рейдларны даими үткәрә. Бу юлы алар Кызыл Яр авылына юл тоттылар. Алар белән без дә бардык.

Барып җитүгә, тикшерү челәр бу урында эшләүче бердәнбер павильонга таба киттеләр. Киштәдә без ысланган, киптерелгән, каклаган, яңа тотылган балык та күрдек. Дөресен генә әйткәндә, барысы да беренче карашка әйбәт күренә! Әмма бөтен продукция дә куллану өчен куркынычсыз булып чыкмады. Тикшерү күрсәткәнчә, хатын-кыз рәсми рәвештә сату итә, әмма балыкларның берникадәр өлеше законсыз рәвештә – кирәкле документлардан һәм тиешле төрү материалларыннан башка сатыла.

– Балыкка озата баручы һәм ветеринария документлары булмау, аның киштәләргә билгесез урыннан керүен аңлата. Әлбәттә, аның сыйфаты һәм куркынычсыз булуы шик тудыра. Әлеге продукцияне без сатудан алабыз, пломба салабыз, сатучыда вакытлыча саклауга калдырабыз һәм җәмәгать суды карарын көтәбез, – дип аңлата Роспотребнадзорның ТР буенча территориаль бүлегенең әйдәүче белгеч-эксперты Елена Меркушина.

Белгечләр билгеләп үткәнчә, мондый рейдларның төп максаты –сатып алучыларның сәламәтлеге өчен куркыныч булырга мөмкин продукция сатуны туктату.

– Ел башыннан балык белән законсыз сәүдә итүнең 3 очрагын ачыкладык һәм моңа чик куйдык, шул исәптән шәһәрдә дә. Нәтиҗә бар, рәсми булмаган сатучыларның саны кими бара. Хәер, браконьерларга да хәзер балык сату күпкә авыррак, – дип билгеләп үтә район башкарма комитеты гомуми бүлегенең баш белгече Олег Сидоров.

Ә менә рейд вакытында тикшерелгән икенче сәүдә ноктасы законсыз булып чыкты. Балык сатучының сәүдәгә дә, продукциягә дә, павильонга да документлары юк иде. Шуңа күрә бу очракта законсыз балык сатуны тикшерүчеләргә полиция хезмәткәре барында ачыкларга туры килде. Рейдлар дәвам итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев