Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балыкчылар, гомерләрен куркыныч астына куеп, беренче бозга чыктылар

Күрәсең, алар өчен балык гомерләреннән дә кадерлерәк.

Әле берничә көн элек кенә елгада көймәләр йөри иде, ә бүген инде балык тотарга яратучылар беренче бозның нык­лыгын тикшерәләр. Термометр тамгасы нульдән түбәнрәк төшүгә «батыр» балыкчылар боз астыннан балык тоту өчен кармакларын салдылар.

Җиде сантиметрдан да ким булмаган калынлыктагы боз кеше өчен куркынычсыз санала. Бу кагыйдәне үтәмәгән өчен балыкчыларга административ җаваплылык яный. Бу хакта Дәүләт кече күләмле суднолар инспекциясе бүлеге дәүләт инспекторы Михаил Марфин хәбәр итә.

Ишегалдында ноябрь уртасы, бозның куркынычсыз калынлыгы турында сөйләргә иртә әле. Сүз дә юк, температура алга таба түбәнәячәк һәм бозга тагын да күбрәк кеше чыга башлаячак. Моны эшләргә һич ярамый, чөнки температура түбән булганда да боз тиешле калынлыкка декабрьдә генә җитәчәк, ә бәлки соңрак та. Барысы да һава температурасына бәйле, – ди Михаил Геннадьевич.

Дәүләт кече күләмле суднолар инспекциясе бүлеге инспекторлары якын арада һава мендәрендәге суднода су объектларында профилактик патрульлек үткәрә башлаячак. Балыкчыларның яраткан урыннары игътибар үзәгендә булачак. Хәзерге вакытта район башкарма комитеты каршындагы административ комиссия контроль алып бара. Мобиль төркем составында алты белгеч – Гадәттән тыш хәлләр министрлыгы, Росгвардия, полиция һәм башка ведомство хезмәткәрләре бар. Аларның бурычларына шулай ук чистайлылар белән аңлату эшләре алып бару, куркынычсызлык кагыйдәләре турында белешмәлекләр тарату да керә.

Узган чорда күпме бәхетсезлек очрагы теркәлгән иде?

Узган елның көзге чорында бер кешенең гомерен өзгән бер очрак теркәлде. Фаҗига Кубас авылыннан ерак булмаган урында килеп чыкты. Ул чакта боз тулысынча катып өлгермәгән, күп җирдә ерганаклар күренә иде, шуларның берсенә ират төшкән дә инде. Аның гәүдәсе ярдан бер километр ераклыкта табылды.

Хәзер боз калынлыгы нинди?

15 ноябрьгә көймә станциясе янында боз 2-3 сантиметр калынлыкка җитте.

Кышын балык тотарга яратучыларга нинди киңәш бирәсез?

Балык тотарга ялгыз йөрмәү хәерлерәк. Боз астына киткән очракта, сезгә чыгарга ярдәм итәрлек кеше һәрчак янәшәдә булырга тиеш. Бервакытта да ерганак янына якын килмәгез, аяк астында боз көтмәгәндә ярылырга мөмкин.

 

Салкын суга төшеп киткән очракта, нишләргә

• паникага бирелмәгез, кискен хәрәкәтләр ясамагыз, сулыш алуны саклап калыгыз;

• ярдәмгә чакырыгыз;

• күкрәк яки арка белән боз кырыена таянып, кулларны як-якка җәегез һәм аяклар белән эшләп, боз өстенә чыгарга тырышыгыз;

 • боз өстенә күтәрелгәч, килгән якка таба шуышып барыгыз, анда боз нык­лыкка тикшерелгән;

 • ныклы бозга яки ярга чыккач, як-якка каранып, якындагы торак йортны табыгыз;

 • бары җылы бинада гына ял итәргә туктарга мөмкин;

• кәрәзле телефоннан 112 номеры буенча ашыгыч ярдәм һәм коткаручыларны чакыртуны сорагыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев