Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балык тоту шөгыле өчен гомере белән җавап бирде

Узган ял көннәрендә Булдырь авылы районында Прость елгасында фаҗига килеп чыга.

Балык тоткан вакытта 1955 елгы ир-ат боз астына китә.

Бу фаҗиганең нечкәлекләре турында 67нче номерлы янгын-сүндерү бүлеге начальнигы Артем Кипров сөйләде.

- Вакыйга шаһитеннән Глонасс системасы буенча хәбәр 27 ноябрьдә, 7 сәгать 57 минутта килеп иреште. Әлеге кеше Булдырь торак пунктында елгада су астына бер ир-атның төшеп китүен, аны тартып чыгарырга тырышуларын, әмма булдыра алмаулары турында хәбәр итте, - дип аңлатма бирә Артем Юрьевич.

Күрүчеләр әйтүенчә, әлеге кеше белән тагын берәү боз астына киткән, әмма ул үзе чыга алган. Урынга кече күләмле көймәләр дәүләт инспекциясе һәм 67нче янгын сүндерү-коткару хезмәткәрләре килеп җиткәч, алар ярым боз астында калган кешене күрәләр. Янгын сүндерү-коткару хезмәткәрләре баскыч, таяк һәм бау ярдәмендә зыян күрүче янына килеп җитәләр. Хезмәткәр юлында боз чатнап китә. Аннары ул йөзеп бара, килеп җиткәч, зыян күрүчене куллары белән кочаклап ала. Ярга чыкканда ир-ат түзмичә, ни кызганыч, хезмәткәрнең кулыннан шуып төшеп китә...

66 яшьлек ир-атның үле гәүдәсен ярдан 30 метр ераклыкта, 3 метр тирәнлектә табып алалар.

Вакыйга булган урыннан күренгәнчә, юка бозда балык тотучылар шактый. Бу көндә боз калынлыгы бары 2-6 сантиметр гына тәшкил иткән.

- Бу вакытта боз өстенә чыгу бик куркыныч. Һәр ел саен кешеләр үз сәламәтлекләрен куркыныч астына куялар, саклану чаралары күрмиләр. Үз-үзегезне, гомерегезне саклагыз, әйләнә-тирәдәгеләргә дә игътибарлы булыгыз! Шулай ук елгаларда, күлләрдә, буаларда, сулыкларда боз өстеннән чыкканда сак булыгыз! – дип билгеләп үтә Россия гадәттән тыш хәлләр министрлыгы кече күләмле көймәләр дәүләт инспекциясенең ТР буенча Чистай инспекторлык бүлекләренең дәүләт инспекторы Михаил Марфин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев