Һәвәскәр балыкчы балык тотуның бөтен нечкәлекләрен белә. Әмма су байлыкларыбызның елдан-ел кими баруын исәпкә алсак, без бервакыт елгаларда һәм күлләрдә балыксыз калырга мөмкинбез.
Чистайда балыкны законсыз тоту белән эшләрнең ничек торуы турында без ТРның дәүләт контроле, күзәтчелек һәм су байлыкларын саклау бүлегенең дәүләт инспекторы Владислав Петровтан сораштык.
- Спиннинг һәм резин амортизатор белән балык тоту кирәк-яракларын, ә халык телендә ул «резинка» дип атала, еш кына закон бозучылар куллана. Узган ел белән чагыштырганда, ятьмә белән балык тоту очраклары шактый кимеде, - ди Владислав Петров.
Балыкчы өчен штрафлар җәза бирүнең төп чарасы булып торалар, шулай ук закон бозучыны җинаять җаваплылыгы да көтәргә мөмкин. Җинаятьләр кодексында су байлыклары белән эш итү кагыйдәләре язылган. Алар Россия Федерациясе Конституциясендә дә күрсәтелгән. Кеше яшәешенең шушы тармагындагы законнар чыгару базасы актив үсүен, камилләшүен дәвам итә. Актуаль үзгәрешләрне күзәтергә кирәк. Киресе булган очракта очраклы рәвештә закон бозучы булырга мөмкинсез.
- 2 мең сумнан 5 мең сумга кадәрге административ штраф бернинди зыян китермичә һәвәскәр балык тоту кораллары белән законсыз тоту өчен яный. Ятьмә белән тоту исә җинаять эше ачуга китерергә мөмкин, - дип аңлатты Владислав Петров.
Көн саен балык күзәтчелеге органнары тарафыннан рейдлар, балыкчылар белән кисәтү әңгәмәләре үткәрелә. Аларның максаты - су байлыкларын законсыз тотуны кисәтү.
Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз
Нет комментариев