Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балигъ булмаганнарның мәнфәгатьләрен һәм хокукларын яклап

Безнең муниципаль районда социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрнең бердәм мәгълүмат базасы булдырылган, хокук бозуларны кисәтү, караучысызлык, социаль ятимлек буенча ведомствоара эшчәнлек җайга салынган. "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм үзәге җитәкчелеге үз киңәшмәләренә кисәтү субъектларының барысын да, үз социаль партнерларын чакырдылар.

Ышанычсыз гаиләләрне һәм балаларны социаль патронажлау системасының нәтиҗәле эшчәнлеге тернәкләндерү чараларын оештыру үз нәтиҗәләрен бирә. Социаль куркыныч хәлдә булган гаиләләрне әлеге системадан динамикалы чыгару күзәтелә. Узган ел мәгълүматлар базасыннан хәл тулысынча тотрыклану сәбәпле, 76 гаилә чыгарылган, шул исәптән балалар җинаятьчелеге дә кимегән.
Үз чыгышында шәһәр прокуроры Рәсим Хәкимҗанов Чистайда балигъ булмаганнарның хокук бозуларын, караучысызлыгын һәм социаль ятимлекне кисәтү буенча ведомствоара эшчәнлек яхшы дәрәҗәгә куелган, эш җентекле, төгәл алып барыла дип ассызыклап үтте. Бигрәк тә балигъ булмаганнар подразделениесе, "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге эше уңай яктан билгеләп үтелде. Сүз уңаенда, әлеге үзәк өч республика программасын, шулай ук үз белгечләренең авторлык проектларын тормышка ашыру өчен эксперименталь мәйданчык булып тора. Балигъ булмаганнарны социаль озата баруның участок системасын кертү дә үзен аклады, бу һәрбер аерым алынган йорттагы проблемаларны белеп тору мөмкинлеге бирә, шулай ук ышанычсыз гаиләләр тормышына алдан катнашу үз чиратында күңелсез нәтиҗәләрне булдырмауга ярдәм итә. Ведомствоара кысаларда һәм дисциплинар үзара ярдәм итү дә биредә кулланыла, аерым алганда, "Гаилә", "Яшүсмер" ведомствоара кичке рейдлар, гаиләләрне социаль патронажлау, тиз тәэсир итә торган төркемнәрнең баруы, шулай ук балигъ булмаганнар белән шәхси эшләү кебек профилактик чаралар кулланыла.
"Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәге директоры гаиләләрне һәм балаларны социаль озата бару, балигъ булмаганнарның хокук­ларын, мәнфәгатьләрен яклау, ата-аналарның җаваплылыгын формалаштыру буенча эшнең инновацион алымнарын кертү турында сөйләде. Ул үз чыгышында социаль партнерлыкның зур ярдәм күрсәтүен билгеләп үтте, алар арасында музейлар берләшмәләре хезмәткәрләре, "Әнәс" мәчетенә йөрүчеләр дә бар. Әлеге мәчетнең имам - хатыйбы Әбүбәкр хәзрәт үзәк коллективы мәрхәмәтле эш белән шөгыльләнә дип саный. Аның эшен "Чистай шәһәре" МБ берәмлеге башлыгы Михаил Ксенофонтов та югары бәяләде. Россия Эчке эшләр министрлыгының Чистай районы буенча бүлеге җитәкчелеге хокук саклау органнары белән, балалар-яшүсмерләрнең караучысызлыгын, хокук бозуларын булдырмау буенча актив хезмәттәшлек иткәне өчен "Салават күпере" гаиләгә һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү үзәгенә Рәхмәт хаты тапшырды. Үз чиратында коллектив ышанычлы ярдәмчеләрен, социаль партнерларын билгеләп үтте. Биредә уртак көч белән яхшы нәтиҗәләргә ирешү мөмкин булуына ышаналар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев