Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баланың үз капиталы

Никахлашу сараенда тантаналы төстә ана (гаилә) капиталына сертификат тапшыру булды. Шундый тантана биредә беренче тапкыр гына үткәрелми. Әйләнә-тирәдәге атмосфера үзе үк дулкынландыра.

- Нәкъ менә тантаналар залында олы могҗиза - гаилә туу уза, - дип сөйли ЗАГС бүлеге начальнигы Вера Белова-Реутина. - Сүз уңаенда, биредә үз вакытында әлеге өч гаилә пары өчен дә Мендельсон маршы яңгыраган иде. Биредә исем кушу, күп еллар дәвамында бергә яшәүче юбилярларны хөрмәтләү тантаналары да үтә, аларны котларга рәхмәтле балалары һәм яраткан оныклары килә. Хөрмәтле ата-аналар, сезнең кызларыгыз һәм улларыгыз да үскәч, сезнең турында кайгыртырлар, игътибарлылык күрсәтерләр, картлык көнендә терәгегез булырлар һәм сезнең үрнәктә үзләренең ныклы һәм ышанычлы гаиләләрен төзерләр дип ышанабыз.
Ә әлегә алар балалар туу уңаеннан котлаулар кабул итәләр. Алсу һәм Сергей Фадеевларның кызлары Диана, ә Игорьның яраткан сеңлесе туган. Алсу һәм Артем Гурьяновларның гаиләсе тагын да тулыланган һәм аларның гаиләсе игезәк кызлары Аделина белән Ангелина тугач, күп балалы гаиләгә әйләнгән. Ике яшьлек Даринаның берьюлы ике якын кешесе барлыкка килгән, җаваплылык та арта төшкән. Ә менә Мезиннар гаиләсендә ир-егетләр өстенлек итә: ирле-хатынлы Елена һәм Дмитрий дүрт яшьлек Максимны тәрбияләгәннәр, хәзер менә икенче уллары Владислав туган.
Беренче туган балалар да игътибар үзәгендә булдылар, чөнки бу алар өчен дә бәйрәм. Аларның һәрберсе апа һәм абый статусы алдылар. ЗАГС бүлеге коллективыннан аларга бүләкләр тапшырылды, ә өлкәннәр өчен матур көйләр яңгырады. Гаиләнең статусын арттыру, демографик хәлне яхшырту, соңгы елларда барлык дәрәҗәдәге дәүләт сәясәте мәсьәлә­ләренә әверелде. Бер­ничә ел элек "Балалары булган гаиләләрне дәүләт яклавының өстәмә чаралары турында"гы РФ федераль законы үз көченә керде. Аны алуга хокук ана (гаилә) капиталына сертификат белән дә раслана. Әлеге адым демографик хәлне яхшыртуга юнәлдерелгән һәм сертификат тапшыру бала тууны стимуллаштыру буенча әһәмиятле чара булырга тиеш. Фаразлар акланды. Безнең муниципаль районда агымдагы елның 11 аенда 984 бала дөньяга аваз сала, бу узган елның шул чоры белән чагыштырганда 74кә күбрәк. Капитал белән нишләргә, акчаны кая тотарга (башлангыч күләме инфляцияне искә алып индексацияләнә), күп балалы гаиләнең нинди ташламалары булу турында тантананың беренче өлешендә "Чис­тай шәһәре" МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксенофонтов һәм пенсия фондының Чистай бүлеге начальнигы урынбасары Татьяна Панфилова сөйләделәр. Алар иң изге теләкләр белән сертификатлар тапшырдылар. Күңелне дулкынландыргыч күренеш - шатлыктан йөзләре балкыган ир белән хатын, балаларына карап горурлык хисе кичерүче әти, сабыен күкрәгенә кысып, олы баласын кочкан ягымлы, мөлаем әни. Туктал, мизгел, бу бигрәк матур - мөгаен, бу минутта һәрберсе шулай әйтергә теләгәндер. Әти-әниләрне котларга хезмәттәшләре дә килгән, монысы аеруча күңелле.
- Билгеле, һәркемнең үз гаиләсендә аңлау тоюы мөһим, - ди ассызыклап Вера Белова-Реутина. - әмма гаиләләр үзләре дә, үзләре эшли торган коллективларда яклау табулары әһәмиятле.
Мондый тантаналар, берсүзсез, гаилә абруен күтәрергә, якыннарың, күңелеңә кадерле булган кешеләр өчен горурлык хисе тоярга ярдәм итә. Гаилә бюджетына үз капиталларын кертеп, дөньяга яшь чистайлылар аваз салды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев