Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Баланы тәрбияләүгә алиментлар: түләтү тәртибе һәм түләмәгән өчен җаваплылык

Россия Федерациясе Конституциясенең 38нче маддәсе нигезендә, әниләр һәм балалар, гаилә дәүләт тарафыннан якланганнар. Балалар турында кайгырту, аларны тәрбияләү - әти-әниләрнең тигез хокукы һәм вазифасы. Баланы матди карау тулы канлы физик һәм рухи үсеш өчен кирәкле бар нәрсә белән тәэмин итүдән гыйбарәт.

Балигъ булмаган һәм эшкә сәләт­сез балигъ булган балаларны Россия Фе­дерациясе тер­риториясендә тәрбияләү мәсьәләләрен җайга са­лу­чы төп норматив-хокукый акт булып Россия Федерациясенең Гаилә ко­дексы тора. Әти-әниләр үзләренең балигъ булма­ган, шулай ук эшкә сәләт­сез, ярдәмгә мохтаҗ балигъ булган балаларын карарга мәҗбүрләр (РФ ГКның 80нче маддәсенең 1нче пункты, 85нче маддәсенең 1нче пункты).
Еш кына аерылышкан парлар алимент вазифаларын ирекле башкару турындагы килешүгә ирешә алмыйлар һәм алимент түләтү суд тәртибендә башкарыла. Хокукларны яклау суд тарафыннан гражданлык суд производствосы кагыйдәләре буенча башкарыла.
Эчтәлек структурасы буенча алимент йөкләмәсе гади: бер як - алимент алучы - алимент түләүне таләп итә ала, ә икенче як - алимент түләүче - тиешле йөкләмәне үти.
Гадәттә, судка алимент түләтү турындагы суд боерыгы чыгару турындагы гариза бирелә - бу иск бирүгә караганда җиңелрәк юл.
Статистика мәгълүмат­ларына караганда, соңгы өч елда балаларга алимент түләтү турында эшләрнең саны кимүе күзәтелә. Шулай, 2014 елда алимент түләтү турында 283 гариза бирелгән булса, 2015 елда - 229 гариза, бу 2014 елга караганда 19 процентка кимрәк. Ә 2016 елның 10 аенда 180 гариза тапшырылган, бу 2015 елга караганда 21,4 процентка азрак.
Алимент суд карары яки алимент килешүе тарафыннан билгеләнгән срокларда түләнергә тиеш. Алиментны вакытында түләмәгән очракта гаепле зат җавапка тартыла.
Әмма әлеге җаваплы­лыкның төре соңгы вакытта, 2016 елның 3 июлендә кабул ителгән «Җинаять җаваплылыгыннан азат итү тәртибен һәм нигез­ләрен камилләштерү мәсьәләләре буен­ча Россия Федерациясе Җинаятьләр Кодексына һәм Россия Федерациясенең Җинаять-процессуаль кодексына үзгәрешләр кертү турында»гы 323нче Федераль закон үзгәрешләр кичерде, ул РФ Җинаятьләр кодексына үзгәрешләр кертү өлешендә РФ ҖКның 157нче маддәсендә каралган җинаятьне (алимент түләүдән баш тарту) декриминализацияләү турындагы нигезләмәне үз эченә ала.
Элек балаларны карауга алимент түләүдән баш тарткан өчен РФ ҖКның 157нче маддәсе, 1нче өлеше буенча җинаять җаваплылыгы каралган иде. Хәзерге вакытта балаларны карауга акча түләмәгән өчен җаваплылыкны РФ Административ хокук бозулар турындагы кодексның 5.35.1 маддәсе күздә тота.
Әгәр зат элек балаларын карауга алимент түләмәгән өчен админист­ратив җәзага тартылган булса, ул РФ ҖКның 157нче маддәсенең 1нче өлешендә каралган җинаять җаваплылыгына тартылачак.
Татарстан Республикасы Чистай суд районы буенча җәмәгать судьялары эшчәнлеге анализыннан күренгәнчә, 2016 елның беренче яртыеллыгында РФ ҖКның 157нче маддәсе, 1нче өлеше буенча 10 кеше хөкем ителгән, ә 2016 елның өченче кварталында РФ Административ хокук бозулар кодексының 5.35.1 маддәсе, 1нче өлеше буенча хокук бозулар кылган өчен 19 кеше административ җавапка тартылган.
Югарыда атап үтелгән, 2016 елның 3 июлендә кабул ителгән 323нче Федераль законны яклаучылар, күрсәтелгән гамәлләрне җинаятьтән административ хокук бозулар рәтенә кертү, шул рәвешчә, иректән мәхрүм итүне җәза бирүнең административ төрләре белән алыштыру юлы белән җаваплылык күләмен киметү бары уңай гына булачак дип фаразлыйлар.
Әлеге категориягә кергән эшләр буенча административ җаваплылыкны билгеләү алимент түләүдән баш тарткан әти-әниләргә вакытында уйланырга һәм үз гамәлләренең хокукка каршы булуын аңларга, үзләрен сак­ларга һәм җинаять җаваплылыгыннан сакланырга ярдәм итә.
Е. Титова, ТР Чистай суд районы буенча җәмәгать судьялары аппараты консультанты

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай алиментлар