Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - Гаилә елы
Җәмгыять

Балаларының яратуын, кайгыртуын тоеп яши

Исләй авылында туып үсеп, бар гомерен туган авылында, фидакарь хезмәттә үткәргән, күпләрне сокландырып яшәгән Фәүзия Нигъмәтша кызы Булатовага 90 яшь тулды

Аның белән сөйләшкән саен сөйләшәсе килә. Аралашкан саен зиһененең искиткеч булуына, үткәннәрнең барысын да ачык хәтерләвенә, төгәл итеп, бәйнә-бәйнә сөйли белүенә шаккатасың. Ачык йөзле, киң күңелле, янәшәдәгеләрен гел кайгыртып, шатландырып торучы, бар кешегә хәерхаһлы, гыйбрәтле тормыш юлы үткән кеше ул Фәүзия апа.

Сугыш җиле читләп үтмәгән

Әтисенең ничек сугышка киткәннәрен яхшы хәтерли ул. Аның ничек итеп атка менеп утыруы да, Татар Сарсазы авылына җиткәч, полуторкага күчеп утырулары да күз алдында… Сугыш афәтен тулысы белән аңлап бетермәсә дә, сабый йөрәге моның нинди зур югалту икәнен сизенә. Дүрт баласы өчен өзгәләнгән Нигъмәтша абый «бу балаларны ачка үтермәс өчен ничек тә кайтырбыз» дип күңелсез уйларын куарга тырыша… Ни хәл итмәк кирәк, җан биргәнгә, җүн бирер дигәндәй, дүрт баласын кочаклап калган Әбзүния апага тырмашып-тырышып көн итәргә туры килә.

Тылда да фронт өчен көрәш кайный. Самолетлар, танклар өчен ярдәм җыялар. Көне буе авыр хезмәттә талчыккан апалар, яшь кызлар фронт өчен оекбашлар бәйли. Бала-чагалар да ярдәмгә килә, көндезләрен олыларга ияреп кырдан башак та җыялар, ындыр табагында да булышалар. Авыл тирәсенә агачлар утыртуда да ярдәм итәләр…

Ул заманның законнары халыкка никадәр кырыс булуы хәзер беркемгә дә сер түгел инде. Бала- чагаларын туендыру өчен кырда ятып калган башакларны җыйсалар да, кире бушаттырганнар. 18 километр ерак­лыктагы җиргә юа җыяр өчен арбалар тартып баралар. Тукмаклы дигән җиргә чикләвеккә барган җирләреннән, җыйган чикләвекләрен дә алып калалар… Ирең сугышта дип тормаганнар, хатыннарны бала-чагасын ашатыр өчен алган бер уч бодай өчен дә хөкем иткәннәр. Ачлы-туклы яшәгән халыкны салым белән җәфалыйлар. Бер елга 40 килограмм ит, 350 литр сөт, 300 йомырка тапшырырга тиеш булалар. Сыер бозауласа, аның бозавын да фермага алып китәләр. Әби-апаларыбыз әнә шушы шартларда да бала-чагаларын саклап калу өчен тырышканнар, тизрәк җиңү килүен көткәннәр… Әмма бик күпләрнең өмете акланмый шул. Җиңү килсә дә, ятимнәрнең күз яше кипми. Нәни Фәүзиягә дә әтисе кочагында иркәләнергә насыйп булмый. Кайтырбыз дип китсә дә Нигъмәтша абыйга да, аның туганнары Әхмәтхан, Хәсәнша абыйларга да, шулай ук бик күпләргә туган якларына кайту насыйп булмый…

Математиканы су кебек эчә

Фәүзия апага, ни хикмәт, сугыш елларында мәктәптә укырга насыйп була. 1942 елда беренче сыйныфка бара ул. Өлкән сыйныфларны Каргалы мәктәбендә дәвам итә. Каргалыга җәяү йөриләр.
Ул бик яхшы укый, аңа математика укытучысы булырсың дип тә әйтә торган булалар. Кайчандыр кендек әбисе Мөслимә апаның апрельдә туучылар бик башлы булалар дип юравы фәрештәләрнең амин дигән чагына туры килә бугай, ул чыннан да, бик башлы була, математиканы су кебек эчә…
Тик менә урта мәктәптән соң укуын дәвам иттерергә генә насыйп булмый. Авыл мәктәбенә хисапчы булып урнаша ул. Аннары исә Алабуга мәдәни-агарту училищесында укый. Алабугадан хәтле җәяү кайтырга да туры килә. Аны тәмамлагач, Канаш дигән авылда киапханәче, Ишәле авылында клуб мөдире вазифаларын башкара. Керәшен, чуваш милләте яшәгән бу авылларда да үткен, чая кыз уртак телне тиз таба. Төрле чаралар, укулар оештыра. Үз эшен җиренә җиткереп башкара ул. Ә менә 1956 елда туган авылы Исләйгә клуб мөдире булып кайта. Озакламый яңа клуб салалар, эшләргә мөмкинлекләр дә күбәя. Ә тугыз елдан соң ул китапханәче булып эшли башлый һәм шул хезмәтендә пенсиягә чыкканчы шушы хезмәтне башкара. Әмма пенсиягә чыктым дип тик утыра торганнардан түгел. Алты елдан соң почтага эшкә керә. Иске Роман авылыннан җәяүләп газета-журналлар, пенсия ташый.
— Һәр чорның, һәр эшнең үз авырлыгы була. Без эшләгән елларда ягарга утын, утлар да булмаган вакытлар булды. Йортлар саен лампалар җыеп йөри идек. Әмма эш туктап тормады. Салкын клубларда да концертлар куйдык, төрле чаралар үткәрдек. Атка утырып тирә-күрше авылларга да концертлар куярга бара идек. Эшләр өчен уңайлы шартлар
булмаса да, күңелле иде. Авыл халкы бик актив булды, концертта катнашырга да, карарга да килделәр. Яшь кызларны әниләреннән рөхсәт сорап репетицияләргә алып килә идек. Бернинди техника юк, ярый радио булды, кайчакта патефон ярдәмгә килде. Китапханәдә эшләгән елларым да матур хатирә булып саклана. Халык китапны күп укый иде ул елларда. Мәктәп укучылары китапларны чират торып алалар иде. Авыл халкы да китап белән бик дус иде, рәхәтләнеп укый иделәр. Китаплар да бик кадерле иде, күз карасыдай сак­ладык, — дип искә ала хезмәт елларын Фәүзия апа.
Ул вакытта үзе белән эшләгән җитәкчеләр Дмитрий Ятмановны, Ибраһим Вилдановны, Мансур Гафиятуллиннарны зур хөрмәт белән, халык өчен тырышучы, акыллы, тырыш иделәр дип искә ала.

Җиде балага тормыш бүләк иткән

Туган авылының чибәр, уңган-булган егете Кәлимуллага кияүгә чыга Фәүзия апа. Ул да ятим үсә, әтисе үлгәндә тумаган да була. Кәлимулла абый өч елдан артык Украинада танкист булып хезмәт итә, ил алдындагы бурычын намус белән үти. Тырыш, авырлыклардан курыкмый, алга карап яшәүче бу гаиләдә бер-бер артлы җиде бала дөньяга аваз сала. Ул заманда, сер түгел, авылдан бала табу йортына бару да җиңел булмый, узгынчы машиналар белән дә барырга туры килә. Кәлимулла абый көн-төн эштә, телефоннар юк… Ул вакытларны көлә-көлә искә ала Фәүзия апа, һәр очрак үзе бер тарих… Түземле, сабыр, зарлануны белми торган татар хатыннары шундый инде алар, бар нәрсәгә дә түзә!
Балалар үстерешергә әниләре Фәүзия апаның каенанасы да исән була әле. Аның белән бергә 16 ел яшиләр. Урман кисеп ике йорт төзиләр. Ул-кызлары да үзләре кебек тырыш, эш яратып үсәләр. Чөгендер басуында да, ындыр табагында да эшлиләр, көтү дә көтәләр. Яшьтән алган хезмәт чыныгуы бүгенге тормышларында нык ярдәм итә. Алар һәрберсе үз юлын табып, әти-әниләре йөзенә кызыллык китермичә, гомер итәләр. Олы уллары Фәрит тормыш иптәше Гөлчәчәк белән Яр Чаллы шәһәрендә, кызлары Фәридә тормыш иптәше Сәет белән Татар Сарсазында, Фәргать тормыш иптәше Сирин белән Исләйдә, Фәнис Чистайда, Гөлфия тормыш иптәше Роберт белән Чистайда, аның игезәге Зөлфия тормыш иптәше Сәмигулла белән Чаллыда яши. Оныклары да үсеп беткән инде, оныкчык­лар үсеп килә. Бүгенге көндә 10 оныгы, 16 оныкчыгы бар.
Ни кызганыч, бала хәсрәте дә күрергә туры килә шул Фәүзия апа белән Кәлимулла абыйга. 1996 елның 19 гыйнварында уллары Рәис 29 яшендә фаҗигале төстә вафат була. Кайгының да иң зурысы бу, тик нишләмәк кирәк, тәкъдирдән узып булмый шул. Бүген инде Кәлимулла абый да безнең арада юк, каты авыру аны 2012 елда гаиләсеннән, балаларыннан, оныкларыннан аерды. Шушы авыр югалтулар, бала хәсрәте йөрәгендә саркып торса да, сабыр, түзем булып калырга көч тапкан Фәүзия апа. Балалары, оныклары, оныкчыклары янәшәсендә, аларның кайгыртуын, игътибарын, кадер-хөрмәтен тоеп яши. Аллаһы Тәгаләдән аларның барысына да көч-куәт, бәхетле гомер, ил-көннәребезгә тиз арада тынычлык урнашуын, ир-егетләребезнең гаиләләре янына тиз арада кайтуларын теләп дога кыла. Ул шулай ук балаларына, шулай ук тирә-күршеләренә, авылдашларына бик рәхмәтле. «Хәзер балаларым кунактан кунакка гына йөртәләр инде, кияү-киленнәрем дә ах итеп торалар. Кунакка киткәндә исә өемне күршеләрем карап торалар, шалтыратып хәлемне беләләр, барысына да зур рәхмәт», — ди ул ихлас күңеленнән.
Без исә үз чиратыбызда Фәүзия апа Булатованы гомер бәйрәме — 90 яшьлек юбилее белән ихластан котлыйбыз. Бүгенгедәй көр күңелле булып, исәнлек, күңел тынычлыгы белән балаларының игелеген күреп, аларны шатландырып, җылытып, үзе дә шатланып, хәерле, бәхетле гомер кичерергә Аллаһы Тәгалә насыйп итсен.

Чын күңелдән Гөлфия Фәсхетдинова, кызы:
–Әниебез исән-сау булу — безнең өчен зур шатлык. Әни ул бик үткен, зиһенле. Ут бетсә дә, су бетсә дә, коммуналь түләүләр белән аңлашылмаучалык килеп чыкса да, авылдашлар аңа шалтыраталар. Әтиебез дә бик кешелекле, тәртипле иде. Аларга җиде бала үстерүе җиңелләрдән булмагандыр. Алар безгә һәрвакыт ярдәм иттеләр, кая укырга барырга теләсәк тә, каршы килмәделәр, укыттылар. Авылда хөрмәтле гаилә булдык, безнең уңышларыбыз — әти-әни тырышлыгы. Шундый мәрхәмәтле әти-әнием, апа-абыйларым булганга мин бик
бәхетле. Яшь барган саен моның кадерен тагын да ныграк аңлыйсың. Әле озак еллар әниле булып яшәргә язсын иде!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев