Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларыбызга нәрсә калдырабыз?!

Ел саен 1 апрельдән 31 майга кадәр шәһәрләр һәм торак пунктлар территорияләрен санитар чистарту буенча икеайлык уздырыла. Аның кысаларында территорияләрне чистарту буенча шимбә, чәршәмбе өмәләре оештырыла.

2011 елда Чистайда икеайлык чорында каты көнкүреш калдыклары полигонына 24398,6 кубометр калдык чыгарылган. 50 контейнер ремонтланган. Тулаем, төбәк буенча 159 автотранспорт эшләгән, төзекләндерү буенча эшләрдә 69 меңгә якын кеше катнашкан.
Идел-Кама территориаль идарәсе тарафыннан узган елны икеайлык дәвамында 100дән артык объект тикшерелгән, тикшерүләр барышында 108 хокук бозу ачык­ланган, 79 беркетмә төзелгән, шуларның өчесе юридик затларга, 25е вазифаи затларга, 51е физик затларга.
Коммуналь хезмәтләр иртәдән кичкә кадәр территорияләрне чис­тарту буенча вахтада торалар, әмма коммунальщикларның гына тырышлыгы җитәрлек түгел. Шәһәр чокырлар белән микрорайоннарга бүленгән, агучы елгалар санкцияләнмәгән чүплекләргә әверелгән. Шәхси хуҗалыкларның ишегалларыннан чыгарыла торган калдыкларны нәкъ менә шул яр буйларына ташлыйлар. Ничә еллар дәвамында гамәлдә булу сәбәпле, меңнәрчә тоннадан артык калдык җыелган. Ярлар текә булу сәбәпле, аннан калдыкларны җыеп алу һәм чыгару мөмкинлеге юк. Узган ел әлеге чүп-чар ташланган урыннарны туфрак белән күмәргә тырышканнар иде, әмма бу проблеманы хәл итмәде. Өченче көнне үк шул урында яңа чүп-чар өемнәре барлыкка килде. Күрәсең, безнең шәһәр халкына әлеге чүп-чар оясында яшәве ошый.
Яр буе зоналарының, шәһәр яны урманнары­ның һәм посадка тирәләренең чүпләнүе икенче актуаль проб­лемага әверелде. Җәйге чорда күп кенә шәһәрлеләр һәм шәһәребез кунаклары Кама аръягына, утрауларга һәм урман массивларына ял итәргә чыгалар. Алардан соң зур-зур чүп өемнәре кала. Әлеге матур урыннар әкрен генә полиэтилен шешәләр, пыяла ватыкларыннан торган чүплекләргә әверелә.
Аеруча шәһәр янындагы посадкалар чүпләнгән. Анда чүп-чарны йөк автотранспортында тәүлекнең караңгы вакытында чыгаралар күрәсең.
Урман буйларында шулай ук чүп-чарлы участок­лар күзәтелә. Табигатьне саклау структуралары көче белән генә әлеге проблемаларны хәл итеп булмый. Күрәсең, шәһәребез халкы әлегә боларның барысы да балаларыбызга һәм онык­ларыбызга калып, аларга безнең өчен кызарып тәртип урнаштырырга туры киләчәге турында аңларга теләмиләр һәм аңларга әзерләр дә түгел.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев