Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Балаларыгызны мәктәпкә әзерләгәндә сез нинди авырлыклар белән очрашасыз?

    Җәй тәмамлана, шуның белән бергә Белем көне якынлаша.

    Мәктәп бусагасын беренче тапкыр атлап керүчеләр өчен – бу истәлекле вакыйга, башка мәктәп укучылары өчен чираттагы уку елы башлану, сыйныфташлар, укытучылар белән күптән көтелгән очрашу. Әти-әниләр өчен бу күп көч, энергия һәм матди чыгымнар таләп итә торган әзерлек чоры. Без чистайлылардан: «Балаларыгызны мәктәпкә әзерләгәндә сез нинди авырлыклар белән очрашасыз?» – дип кызыксындык.

    Татьяна Яшина, веб-мөхәррир:

    – Безнең кызыбыз Арина быел беренче сыйныфка бара. Мәктәпне сайлау белән проблема булмады – балага ерак йөрергә туры килмәсен өчен өйгә якын булганын сайладык. Мәктәп формасын эзләгәндә авырлыклар белән очраштык. Безнең мәктәптә форма куе кызыл төстә, ә кибетләрдә, нигездә, кара һәм зәңгәр төстәгеләр тәкъдим ителә. Ә бит төсне дә, кызыбызга ошаган модельне дә туры китерергә кирәк. Озак эзләдек, әмма күңелгә хуш килгәнен таптык. Хәзер 1 сентябрьне түземсезлек белән көтәбез.

    Айрат Кәримов, ике мәктәп укучысының әтисе:

    – Безнең шәһәрдә кулай бәядән сыйфатлы мәктәп формасын табу кыен. Кибетләрдә тәкъдим ителгән кием-салым күпчелек очракта синтетик тукымалардан эшләнгән, ә ошаганы кыйммәт. Аяк киеме белән дә шул ук хәл. Баланың аягы «сулый» торган, уңайлы аяк киемен табып булмый диярлек. Шуңа күрә мәктәпкә әйберләр сатып алу өчен зур шәһәрләргә барырга туры килә, анда ташламалар да булгалый. 

    Регина Биктаһирова, беренче сыйныфка баручының әнисе:

    – Әти-әниләр очраша торган төп авырлыкларның берсе – балага укырга, яңа белемнәр алырга уңайлы һәм кызыклы булсын өчен мәктәп, сыйныф сайлау. Беренче сыйныфка баручының әнисе буларак, миңа кызымның кайсы укытучыда укуын белү мөһим иде. Шулай ук күп кенә әти-әниләргә балаларын мәктәпкә әзерләү кыйммәткә төшә, чөнки берьюлы форма, букча, канцелярия кирәк-яраклары сатып алырга кирәк. Гаиләдә ике яки өч укучы булса, аеруча авырга туры килә, чөнки ул вакытта чыгымнар берничә тапкыр арта. 

    Елена Кузьмина, педагог:

    – Быел улыма кием-салымнан аяк киеме, күлмәк, чалбар сатып алдык. Букча, бердәм үрнәктәге жилет узган елдан калды. Улым бишенче сыйныфка барганлыктан, тәҗрибәм буенча шуны әйтә алам: берьюлы күп чыгымнарга юлыкмас өчен, канцелярия товарларын җәй дәвамында сатып алырга кирәк. Ә мәктәпкә әзерләнүдә төп кыенлык – баланы җәй көне укырга, кагыйдәләрне кабатларга мәҗбүр итү.
     

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: