Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларны тәрбияләү өчен уңайлы шартлар тәэмин итеп

Соңгы елларда республикада балалары булган гаиләләрнең актуаль проблемаларын хәл итүгә юнәлдерелгән уннарча проектлар тормышка ашырылды. Күп балалы гаиләләр - аерым игътибар үзәгендә. Бүген 32 меңнән артыграк Татарстан гаиләсе күп балалы гаиләләр булып тора.

Менә инде биш ел Татарстан Рес­публикасында күп балалы гаиләләргә бушлай җир участоклары бирү турындагы закон эшли. Татарстан күп балалы гаиләләргә торак төзү өчен җир участоклары бирү буенча Идел буе федераль округында беренче урынны алып тора. 25,5 меңнән артыграк күп балалы гаилә җирне шәхси милеккә алды. Чистай районында да әлеге программа уңышлы тормышка ашырыла.
- Чистай муниципаль районы буенча җир участоклары бирү реестрына күп балалы гаиләләрне лаек­лы һәм уңайлы торак белән тәэмин итүнең Федераль программасында катнашуга барлыгы 942 гариза бирелгән, - дип хәбәр итте муниципаль районның җир һәм мөлкәти мөнәсәбәтләр палатасы җитәкчесе Илдар Вәлиев. - 831 җир участогы бирелде, шулардан 119 участок быел бирелде. Күп балалы гаиләләргә бирү өчен Данауровка торак пункты районында 100дән артык җир учас­тогын формалаштыру һәм кадастр исәбенә кую планлаштырыла.
Чистайда сайлап алу өчен ҖБИ районы, Данауровка авылында берничә җир массивы тәкъдим ителә, Йолдыз һәм Чистай Выселкасы авыллары янында да участоклар бар.
Чистайда шулай ук «Россия гаиләсе өчен торак» федераль программасы кысаларында «Җүкәтау» торак комплексын төзү проекты тормышка ашырыла башлады. Ул торак шартларын яхшыртуга мохтаҗ булган гражданнарның аерым категориясенә ярдәм итү максатында эшләнгән иде.
Шәһәр чикләрендә (мәсәлән ЖБИ, Данауровка районында) җир учас­тогы алган күп балалы гаиләләр аларны «Җүкәтау» проектындагы участокка алмаштыра һәм программада катнаша алалар. Күпчелек күп балалы гаиләләрнең ана капиталы буенча сертификатлары бар, кайберләре яңа торакка алмаштыру өчен фатирларын сатарга әзерләр.
Берничә ел элек күп балалы гаиләләргә Чистай-Аксубай юлыннан ерак түгел ЖБИ заводы районында торак төзү өчен җир участок­лары бүлеп бирелгән иде. Әлегә кыр уртасында бары бер йорт кына төзелгән, анда Кәбировларның күп балалы гаиләсе - ирле-хатынлы Дмитрий белән Әлфия һәм аларның дүрт балалары яши. Ике бала мәктәптә укыйлар, берсе балалар бакчасына йөри, кечкенәсенә әле 6 ай гына.
- Өченче ел инде төзибез, - дип сөйли Әлфия. - Елдан артык электр энергиясе тоташтыруларын көттек, газ әлегә юк. Салкын вакытларда электр казаны ярдәмендә өйне җылытырга туры килә. Кар күп булганда юлларны чистарту өчен трактор яллыйбыз.
Элек гаилә яшәгән йортның мәйданы кечкенә булу яңа торак төзүгә этәргән.
- Автовокзал микрорайонындагы Инкубаторная урамында урнашкан 40 квадрат метрлы йортта яшәдек, - дип сөйли Әлфия. - Йортны киңәйтеп булмады, шуңа да яңасын төзергә булдык. Бераз куркытты билгеле, әмма барыбер алындык. Иске йортыбызны саттык, акчаны шунда куштык.
Хәзер гаилә йөз квадрат метрлы иркен өйдә яши, җир участогы бар, анда яшелчәләр үстерәләр, тавык­лар асрыйлар. Кәбировларның йортларыннан ерак түгел генә тагын берничә гаилә төзелеш башлаганнар, әмма андый йортлар әлегә аз.
Кайбер күп гаиләле гаиләләр җир участогы алу өчен зур процедура узарга кирәк дип саныйлар, әмма бу алай түгел.
- Без дәүләт хезмәтләре сайты аша гариза бирдек, - дип сөйли өч бала әнисе Наталья Миронова. - Башта безгә ЖБИ районын тәкъдим иттеләр, әмма без аннан баш тарттык. Аннан соң Данауровка авылы районындагы участокка ризалаштык. Безгә җиде сутый җир бүлеп бирделәр, хәзер безнең үз җиребез бар.
Сүз уңаеннан, күп балалы гаиләләр өчен җир участоклары мәйданы арттырылган. Күптән түгел булып үткән Чистай шәһәр Советы сессиясендә Чистайның җирдән файдалану һәм төзелеш буенча кагыйдәләренә үзгәрешләр кертелде. Аерым алганда, депутатлар күп балалы гаиләләр өчен участокның мәйданын арттыру турында карар кабул иттеләр. Чистайда күп балалы гаиләләр өчен шәхси торак, дача төзүне бакчачылыкны тормышка ашыру өчен җир участогының чиге 700дән 900 квадрат метрга кадәр арттырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай Күп балалы гаиләләр җир участоклары