Чистай-информ
  • Рус Тат
  • Балаларны сөендереп, яңа уен мәйданчыклары ачылды

    Автовокзал-Кулясово микрорайонында урнашкан Можайский һәм Студенческая урамнары буенча малайлар һәм кызлар өчен ике уен мәйданчыгы ачылды.

    «Татарстан Республикасында елның иң яхшы территориаль җәмәгать үзидарәсе» республика конкурсында катнашу ярдәмендә 5нче «Вектор» радиокомпаниясе» территориаль җәмәгать советы грант отты, аның акчасына уен корылмалары сатып алынды һәм монтажланды. Хәзер алар якын тирәдәге йортларда яшәүче балаларны сөендереп торалар.
    Балалар мәйданчыгын төзүне оештыруда Можайский урамы, 100, Студенческая урамы, 7, Герцен урамы, 103, шулай ук 4нче номерлы «Жилищник» начальнигы Дамир Гайнетдинов һәм Ирнас Хөснетдинов актив катнаштылар.

    Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: