Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларны сөендереп, яңа мәйданчыклар ачылды

2 июньдә Бутлеров урамындагы 27нче һәм 37нче күп фатирлы йортлар арасында урнашкан спорт мәйданчыгын тантаналы төстә ачу булды.

- Шушы йортларда яшәү­челәр шундый мәйдан­чык булдыру үтенече белән безгә күп тапкырлар мөрәҗәгать иттеләр, - ди «Жилищник-5» фирмасы директоры Нә­кыйп Хәлиуллин. - Яңа мәй­данчык сатып алуга ак­ча якын-тирәдә яшәүчеләрнең агымдагы түләүләре хисабына бүлеп бирелде.
Узган елны биредә ишегалды төзекләндерелгәннән соң, яшәүчеләрнең дә мөнәсәбәте үзгәрә. Алар ярдәмне сизеп, балалар мәйданчыгын төзекләндерү үтенече белән мөрәҗәгать итәләр.
«Жилищник-5» идарәче компаниясе аларның үтенечен канәгатьләндерә һәм атыну өчен таганнар, турниклар сатып ала, ял итү өчен эскәмияләр барлыкка килә.
Мәйданчык 343 мең сумга төшә, металл конст­рукцияләрен куюга тагын 20 мең сум бирергә туры килгән.
Мәйданчыкны ачуга «Чис­тай шәһәре» МБ башлыгы урынбасары Михаил Ксено­фонтов килде, ул, сүз уңаенда, элек биредә яшә­гән. Ул, шулай ук «Жилищ­ник-5» фирмасы директоры Нә­кыйп Хәлиуллин, «Елгачылар поселогы» ТҖС җитәк­чесе Нәфис Гәрәев, йортлар буенча җаваплы кешеләр биредә яшәүчеләрне сөенечле вакыйга белән котладылар. Рәсми өлештән соң, ишегалды бәйрәме булды, анда 22нче номерлы балалар бакчасыннан сабыйлар һәм тәрбиячеләр катнаштылар.
***
Татарстан Республикасы бәяләүчеләр берлегенең «Сәламәтлек территориясен киңәйтеп» дигән социаль юнәлештәге проекты кысаларында икенче балалар спорт-уен мәйданчыгы ачылды.
- Без социаль проектта катнаштык һәм безгә 134 мең сум күләмендә грант бүлеп бирелде, - ди «Елгачылар поселогы» ТҖС җитәкчесе Нәфис Гәрәев. - Шушы акчага төзекләндерүнең кече формалары сатып алынды, өстәвенә, аларны монтажларга «Жилищник-5» идарәче компаниясе бел­гечләре ярдәм иттеләр, ә әйләнә-тирәдәге йортларда яшәүчеләр мәйданчыкны төзекләндерүдә катнаштылар.
Проект нәтиҗәләрен тәкъдим итү һәм мәй­данчыкны төзекләндерүдә катнашкан активистларны бүләкләү булды. Шуннан соң 11нче балалар бакчасына йөрүчеләр концерт номерлары күрсәттеләр.
Ә күрше йортларда яшәүче малайларга һәм кызларга җәйге ялны үткәрү өчен тагын бер урын барлыкка килде.
Олег ЗИННУРОВ

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев