Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларны Раштуа белән котладылар

Чистай епархиясенең «Игелекле гамәл» гаиләне, әниләрне һәм балаларны яклау бүлеге бер төркем волонтерлар белән бергә күп балалы һәм аралашуга, игътибарга, җылы сүзгә мохтаҗ үзенчәлекле балалары булган гаиләләрне котладылар. Ата-аналарга рухи ярдәм, кайгыртучанлык күрсәттеләр.

Күпчелек гаиләләр өчен шундый очрашулар дустанә мохиттә, өстәл табыны артында үтә, анда ата-аналар тормышларындагы вакыйгалар белән уртаклаша алалар.
Раштуада кунакка йөрү һәм бүләкләр бирешү гадәте булганлыктан, волонтерлар дөньяны коткаручының тууы турындагы күңелле һәм могҗизалы вакыйга хакында Раштуа хәбәре ирештерделәр. Раштуа җырлары белән үткәрелә торган йола балалар өчен якты бәйрәм белән менә дигән котлау булды! Балаларның эчкерсез елмаюларыннан да кадерлерәк бүләк бармы икән?!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: чистай