Чистай-информ

Чистай районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
Җәмгыять

Балаларның күңелен күрделәр

ТҖС – гамәлдә!

Шушы көннәрдә Текә Тау поселогындагы 18нче номерлы балалар бакчасында Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чарасы узды.

Мәктәпкәчә учреждениедә тәрбияләнүчеләрдә кунакта 1нче номерлы территориаль җәмәгать үзидарәсе җитәкчесе Валерий Ваганов булды. Ул малайларга һәм кызларга сәламләү сүзе белән мөрәҗәгать итте, аларны бәйрәм белән котлады, нык сәламәтлек һәм бәхетле балачак теләде.

Балалар бакчасы мөдире Наталья Краснова җитәкчелегендәге коллектив сабыйлар өчен хәрәкәтчән уеннар оештырды. Балалар күңел ачтылар һәм дәртләнеп командаларда ярыштылар. Очрашу ахырында Валерий Ваганов барлык балаларга татлы бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Район тормышына кагылышлы иң мөһим яңалыкларыбызны «Чистополь-информ» Telegram-каналыбызда да укыгыз


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев